Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
26 апрель , 11:28

Атаклы биатлончы белән мастер‑класс

Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбенең чаңгы‑биатлон комплексында дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Европа чемпионы, биатлон буенча атказанган спорт мастеры Антон Бабиков белән очрашу үтте.

Атаклы биатлончы белән мастер‑класс
Атаклы биатлончы белән мастер‑класс

Чарада хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов катнашты. Ул атаклы биатлончыны сәламләде, аның үрнәгендә балаларга тырышып шөгыльләнүләрен һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләде.
2009‑2010 һәм 2011‑2012 елгы малайлар һәм кызлар арасында биатлон буенча Башкортстан Республикасы Беренчелеге призерлары һәм җиңүчеләре бүләкләнде.
Октябрьскийның яшь биатлончылары Русиянең спорт мастерын бик теләп тыңладылар, сораулар бирделәр. Антон Игоревич шәһәрдә биатлончыларның лаеклы буыны үсүенә, алар шөгыльләнсен өчен бик яхшы шартлар булуына соклануын белдерде.
Ахырда Антон Бабиков яраткан спорт төре буенча мастер‑класс үткәрде.


Дмитрий ГОЛИУС фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: