Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 апрель , 14:16

Дуслык җиңде!

Берничә көн элек Октябрьский Боз сараенда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатында хоккей буенча иптәшләрчә хәйрия матчы узды.

Дуслык җиңде!
Дуслык җиңде!

Мондый чараны үткәрү инициативасы белән спортчылар чыгыш ясады.
Бозда Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәре һәм Татарстан Республикасының Баулы районы җыелма командалары очрашты. Аларга көч биреп торырга күп санлы җанатарлар җыелды.
Матчка хөрмәтле кунаклар — БР Дәүләт җыелышы депутаты Алексей Шмелев, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаиров, Русия Герое Степан Беловның әнисе — Тамара Белова, «Барнаул» чакырулы махсус хәрби операциядә катнашучы килде.
Матч башланыр алдыннан Баулыдан килгән кунаклар өчен Боз сарае буйлап экскурсия оештырдылар, шәһәребезнең спорт казанышлары күргәзмәсен, легендар спорт экспонатларын күрсәттеләр.
Боз сараена керү урынында qr‑кодлы зур баннер урнаштырылган, аның буенча акчаларны шәһәрнең «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» хәйрия фондының махсус счетына күчерергә мөмкин булды, шулай ук кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен контейнер куелган иде.
Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский, иптәшләрчә матчта катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, Октябрьскийның һәм Баулы районының шактый еллар дәвамында күп юнәлешләр буенча уңышлы хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Безнең шәһәрдә Боз сарае барлыкка килүе белән әлеге дуслык тагын да ныгыячак.
Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаиров ассызыклаганча, уенда кем җиңүе мөһим түгел, иң мөһиме — спорт ярдәмендә безнең яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуыбыз һәм хәрби хезмәткәрләребезгә алгы сызыкта ярдәм итүебез. Сүз уңаеннан, Баулының җыелма командасы составында район җитәкчесе үзе дә боз өстенә чыкты.
Уен кызу булды, җанатарлар үз командаларына көч бирде. Тәнәфесләрдә тамашачылар өчен призлар уйнатылды. Ниһаять, ярыш нәтиҗәләре дә билгеле булды — дуслык җиңде — исәп 4:4.
Без киләчәктә дә бу җыелма командаларны дусларча очрашулар көтүенә ышанабыз. Бары тик киләчәк кенә якты һәм имин булсын!

 

Виктор ЛУШКИН фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: