Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 апрель , 14:20

Берләштерүче һәм тәрбияләүче фестиваль

Узган атна ахырында шәһәрнең Спорт сараенда «Әти, әни һәм мин — спорт гаиләсе» гаилә командаларының спорт фестивале үтте

Берләштерүче һәм тәрбияләүче фестиваль
Берләштерүче һәм тәрбияләүче фестиваль

Чарада катнашучылар парадын «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрусия физкультура‑спорт комплексының муниципаль тест үзәге җитәкчесе Владислав Коптилин, шәһәр хакимиятенең спорт һәм физик культура комитеты рәисе, Русиянең спорт мастеры Илдар Карипов, «Гаилә» район-ара үзәге директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Светлана Лукасеевич, Спорт сарае директоры, Октябрьский шәһәренең иҗтимагый советы әгъзасы Александр Кузнецов, җиңел атлетика һәм полиатлон буенча Русия спорт мастеры, халыкара йөгерүләр һәм йөзүләр җиңүчесе Камиллә Шәмсетдинова кабул итте.
Гаилә фестивале разминкадан башланды. Аны Камиллә Шәмсетдинова үткәрде. Фестивальдә өч кешедән — әти, әни һәм баладан торган 20 команда катнашты. Алар дартс, аркылы борыста күтәрелү, озынлыкка сикерү, электрон коралдан ату кебек дисциплиналарда көч сынаш­тылар.
Командалар арасында Фәйзуллиннар гаиләсе дә бар иде, алар 2023 елда Краснокама районында узган ВФСК ГТО гаилә фестиваленең республика этабында бронза призер булдылар. Фәйзуллиннарның кызы Ясминә кызлар арасында җиңү яулады, әниләре Лена аналар арасында чемпион дип танылды. Гаилә башлыгы Марат та сер бирмәде: ул әтиләр арасында көмеш призер. «Без спорт фестивалендә бик теләп катнашабыз, чөнки мондый чаралар гаилә әгъзаларын үзара якынайтып кына калмый, ә үсеп килүче буынга чын гаилә кыйммәтләре турындагы күзаллауларны тудырырга, аларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә дә ярдәм итә», — дип шәхси фикерләре белән уртаклаш­ты Фәйзуллиннар.
Быел да барлык гаиләләр лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте. Ярышлар дәвамында аларны гаилә әгъзалары, дуслары, хезмәттәшләре дәртләндереп торды.
Спорт бәйрәме уңышлы узды. Ул фестивальдә турындан‑туры катнашучыларга да, җан атып торган тамашачыларга да яхшы кәеф бүләк итте!

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: