+4 °С
Болытлы
Нижневартовск шәһәрендә бокс буенча «Социалистик Хезмәт Герое Форман Салманов истәлегенә нефть илләре кубогы» Халыкара ярышларның йомгаклау көнендә безнең шәһәрдәшебезгә 66 кг авырлык категориясендә тиңнәр булмады. Тренер‑укытучы Александр Савкин җитәкчелегендә шөгыльләнүче спортчы финалда Белоруссия боксчысы Дарья Лецко белән очрашты һәм беренче урынга чыкты.
Биш көн дәвам иткән турнирда 16 ил, шул исәптән Сербия, Нигерия, Конго Республикасы, Гвинея, Куба, Әзербайҗан, Белоруссия һәм башка илләрдән 165 вәкил катнашкан.
Фото: bashinform.ru