Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
4 апрель , 13:44

Хуш, чаңгы юлы!

Үткән шимбә иртәсендә 3нче спорт мәктәбенең биатлон‑чаңгы комплексында чаңгы узышлары узды.

Хуш, чаңгы юлы!
Хуш, чаңгы юлы!

Ярышларда Октябрьский, Туймазы, Бакалы, Серафимовкадан 100гә якын спортчы ике яшь төркемендә катнашты: 2007‑2010 елгы үсмерләр, 2006 елгы һәм аннан өлкәнрәкләр.
«Команда спринты» — эстафетада ике спортчы, өч түгәрәктән торган трассаны узып, бер‑берсен алыштырдылар. Түгәрәк озынлыгы
1 чакрым. Командалар
2 чак­рым дистанциядә пролог нәтиҗәләре буенча формалаштырылды. «Пролог»та үсмерләр арасында — Артем Шәрәфетдинов һәм Полина Кобелева, ә өлкәннәр арасында Роман Якимов һәм Эльвина Якимова иң яхшылар дип танылды.
Шулай итеп, командалар формалаштырылганнан соң старт бирелде. Медальләр өчен көрәш кырыс булды: һәркем үз иптәшенә ярдәм итәргә һәм аның алга ыргылуын теләде. Ләкин спортның үз кануннары — кемдер өч түгәрәкне дә түзде, ә кемдер беренчесеннән соң ук «йомшаклык» күрсәтте. Нәтиҗәдә, өлкәннәр арасында Шамил Мәхмүтов һәм Руслан Булатов, үс­мер­ләр арасында Артур Гыймаҗетдинов һәм Эрик Сәхибгәрәев командасы җиңүче булды.
Һәр төркемдә прологта иң яхшы вакыт күрсәткән алты катнашучы грамоталар һәм медальләр, иганәчеләрдән призлар һәм оештыручылардан бал белән бүләкләнде.
Команда спринтында (эстафетада) өлкәннәрнең беренче алты командасы һәм үсмерләрнең беренче алты командасы әлеге старт өчен махсус ясалган грамоталар һәм медальләр белән билгеләнде.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: