Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 февраль , 10:03

Йолдызлар гына югарырак

Александр Дергунов истәлегенә спорт акробатикасы буенча X Бөтенрусия ярышларында Русиянең һәм Казахстанның 29 шәһәреннән, 17 субъектыннан 760 катнашучы чыгыш ясады

Йолдызлар гына югарырак
Йолдызлар гына югарырак

Турнирны хакимият башлыгы Алексей Пальчинский ачты. Ул, әлеге ярышларның спорт күгендә яңа йолдызлар кабызу өчен зур мөмкинлекләр тудыруын билгеләп үтеп, егетләргә һәм кызларга үз осталыкларын үстерүләрен һәм матур җиңүләр теләде.
БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Алексей Шмелев чарада яңгыраган изге теләкләргә кушылды. Русиянең Спорт акробатикасы федерациясе исеменнән аның башкарма директоры илнең атказанган тренеры Ирина Никитина исә шәһәр җитәкчелегенә искиткеч спорт бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
Ярышларны ачу тантанасы кабатланмас шоуга әверелде. Октябрьский курайчылары чыгышы илаһи бер моң булып күңелләргә үтеп керде. Яктылык эффектлары белән акробатларның чыгышы тамашачыларны тагын бер кат үзенә гашыйк итте.
Спортчылар Русия акробатикасы үсешенә зур өлеш керткән Александр Дер­гуновка зур хөрмәт белдерде. Александр Михайлович истәлегенә төшерелгән фильм аңа багышланган шигырь юллары белән озатылды. Ярыш мәйданына җыелган халык меценатны бер минут тын калып искә алды, яшь акробатлар кулында янган шәмнәр йөрәккә әверелде.
Өч көн дәвамында ярышларда катнашучылар — парлар, өчлеләр, дүртлеләр — кабатланмас акробатик элементлар күрсәттеләр. Әлеге һәр чыгыш артында көндәлек зур хезмәт һәм көндәлек күнегүләр тора. Шуңа күрә тамашачыларның көчле алкышлары спортчыларга хуплау һәм мактау булып барып иреште.
Ярышларның өченче, йомгаклау көне дә төрле төсләргә манылган тантана белән генә истә калмады. Ниһаять, без дәрәҗәле жюри тарафыннан иң яхшы, көчле һәм матур акробатларның исемнәрен дә ишеттек. Алар статуэткалар, медальләр, грамоталар һәм бүләкләр белән билгеләнде.

 

Ярыш нәтиҗәләре

 

Бөтенрусия ярышларында 70кә якын октябрьскийлы — 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм шәһәрнең Спорт акробатикасы федерациясенең Александр Дергунов исемендәге залында шөгыльләнүчеләр көч сынашты.
Шулай итеп, 12‑18 яшьлек кызлар арасында Анета Антипина, Арина Исламгулова, Мәрьям Кашапова — икенче урында.
13‑19 яшьлек катнаш парлар арасыннан Алана Зиннәтуллина һәм Роман Гилев өченче урынга чыкты.
11‑16 яшьлек катнаш парлар арасында чыгыш тоткан Полина Сәфәрова һәм Арсений Ефремов пьедесталның икенче баскычына күтәрелде.
8‑15 яшьлек «өчле» кызлар арасыннан Варвара Дударева, Полина Бурашникова, Кира Тацкая мактаулы икенче урынга чыкты. Өченче урынны ике төркем — Карина Суюндукова, Сафина Әхмәтова, Екатерина Рязанова; Маргарита Садовникова, Софья Кутлуева, Камилла Кириллова бүлеште.
11‑16 яшьлек кызлар арасында Варвара Филипова, Лия Сәләмова һәм Анастасия Иванова — өченче урында. Җиңүгә теләк белдергән өчен Айгөл Сәлимьянова, Ралина Касыймова, Яна Трофимовага бүләк бирелде.
12‑18 яшьлек егетләр һәм кызлар — катнаш парлар арасыннан
Азалия Насрыева һәм Тимур Минһаҗев — өченче урында.

 

Фото: Виктор ЛУШКИН

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: