Ул махсус Олимпиада программасында гына булган һәм Русия өчен чагыштырмача яшь адаптив спорт төре санала.
Чара бик кызыклы үтте. Безнең интернат тәрбияләнүчеләре югары нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм гомумкоманда буенча беренче урынга чыктылар.
— Йөгерүдә 100дән артык кеше катнашты. Һәр ярыш алдыннан егетләр һәм кызлар бераз борчылды, әмма алар куелган бурычны үти алдылар һәм призлы урыннар яуладылар, — дип сөйли ЛФК инструкторы Рена Агалиуллина.
Евгений Егоров һәм Николай Бурдаков мактаулы беренче урынга чыккан, Гөлнара Хафизова — өченче урында.
Ярышларда җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм призлар тапшырылган.
Бу ярыш спорт дәрте, команда рухы, җиңү теләге белән истә калды, дип хәбәр иттеләр Октябрьскийның картлар һәм инвалидлар өчен йорт-интернатыннан.