Туган як
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 февраль , 11:25

Чаңгы юлларында — җиңү дәрте!

«Русия чаңгы юлы-2024» массакүләм ярышлары, шактый салкын кыш иртәсе булуга карамастан, берничә йөз октябрьскийлыны чаңгы юлына дәште.

Чаңгы юлларында — җиңү дәрте!
Чаңгы юлларында — җиңү дәрте!

Узган шимбә иртәсендә «Спартак» спорт‑сәламәтләндерү комплексы территориясендә алма төшәр урын юк иде — биредә «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектны гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган массакүләм узышлар узды.

Сүз уңаеннан, мондый төрдәге чаңгы ярышлары ил буенча 42нче тапкыр узса, безнең шәһәрдә ул 2005 елдан алып оештырыла.
Ярышларны ачу тантанасында Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский, спорт һәм физик культура комитеты рәисе Русиянең спорт мастеры Илдар Карипов, «Спартак» спорт‑сәламәтләндерү комплексы директоры Русиянең атказанган тренеры Халыкара класслы спорт мастеры Валериан Лукьянов, ярышларның баш судьясы, Бөтенрусия категорияле судья Владимир Прохоров катнашты. Килгән кунаклар арасында махсус хәрби операциядә катнашучы Спортик чакырулы якташыбыз булуы аеруча күңелле булды. Ул — Русиянең спорт ориентирлашу буенча спорт мастеры.
Алексей Евгеньевич ярышларда катнашучыларны җылы сәламләде, уңышлы старт, алдынгы финиш һәм, иң мөһиме, яхшы кәеф теләде:
— «Русия чаңгы юлы» — колач җитмәслек илебезнең төрле почмакларында яшәүче сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларны берләштерә торган иң зур кышкы бәйрәм. Күпләр өчен массакүләм узышта катнашу гаилә традициясенә әверелде. Ул безнең шәһәр халкына да актив ял итү һәм аралашу өчен искиткеч зур мөмкинлек. Бүген тәүге тапкыр чаңгы юлына баскан балалар арасында киләчәктә шәһәр, республика һәм илнең спорт абруен лаеклы яклаучылар булмый калмас, дип ышанам. Спорт ветераннарына рәхмәт белдерәм — сез үз үрнәгегез белән яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәсез.
Көннең тантаналы өлешен дәвам итеп, 2023 елда шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары арасында үткән комп­лекслы Спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче урынга чыккан «Пакер» фирмасы, икенче урынны яулаган «Альтернатива» заводы һәм өченче урынга лаек булган «Озна — Измерительные системы» җәмгыяте командалары дипломнар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
2024 елда чаңгы ярышлары 2, 4 һәм 5 чакрым дистанцияләрдә узды. «Русия чаңгы юлы»ның максаты — үз тирәсенә һөнәрман спортчыларны җыю түгел. Бу иртәдә, кышкы табигатьнең матурлыгы белән хозурланып, чаңгыда ашыкмыйча йөрергә яратучылар да массакүләм стартка кушыла алды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, дипломнар, кубоклар белән бүләкләнде. Спорт чарасын оештыручылар, күркәм гадәт буенча, күпләргә ихтыяр көче күрсәтүдә яхшы үрнәк булып торган өлкән чаңгычыларны да барларга оныт­мадылар — 1946 елгы Вячеслав Петров истәлекле кубок һәм диплом белән билгеләп үтелде.

 

Виктор ЛУШКИН фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: