+7 °С
Болытлы
Бу фестиваль турниры инде өченче ел рәттән үткәрелә. Быел анда 40 инвалид катнашты. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү теләген шәһәрнең киң күңелле иганәчеләре дә хуплады. «Бүген безнең инвалидлар бергә җыелып, шашка‑шахмат кына уйнап калмыйлар, алар үзара аралашу мөмкинлегенә дә ия. Җиңүчеләрне билгеләмибез, чөнки бу көрәш түгел, бу — дусларча очрашу», — дип хәбәр итте шахмат мәктәбе директоры Ирина Волкова.
Аклы‑каралы кырда очрашкан якташларны бу көнне тагын бер күңелле сюрприз көтте — алар янына, бүләкләр күтәреп, Кыш бабай килде.