Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 ноябрь 2023, 10:01

Шашка буенча иптәшләр турниры

Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне алдыннан полиция хезмәткәрләре һәм ведомство ветераннары шашка буенча турнирда катнашты.  

Шашка буенча иптәшләр турниры
Шашка буенча иптәшләр турниры

Чарада Октябрьский һәм Туймазы полициясе командалары көч сынашты.

Турнирны Туймазы эшкуары шашка сөюче Әнур Мөхәммәдиев оештырды, 66 ел стажы булган тәҗрибәле уенчы Анатолий Грюмов мастер-класс үткәрде.

Октябрьский полициясе бүлегеннән үз коллегаларына ярдәмгә ветераннар советы рәисе Радик Еникеев килде.

Киеренке көрәштә Туймазы районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җиңү яулады. Күршеләребез бары тик бер генә очкога отты. Шәхси беренчелектә Туймазы полициясе пенсионерлары Радик Шәймөхәммәтов һәм Зөфәр Гатауллин беренче һәм икенче урыннарны яуладылар. Октябрьский эчке эшләр бүлегенең участок полиция вәкаләтлеләре бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә начальнигы вазыйфаларын башкаручы полиция подполковнигы Максим Трофимов — өченче урында.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: