Туган як
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
3 Май 2023, 16:00

Җиңү белән, Азалия!

Октябрьскийдан Азалия Әминева Венесуэлада Боливариан уеннары чемпионы булды.  

Җиңү белән, Азалия!
Җиңү белән, Азалия!

Бокс турнирының финалында 66 килограмм авырлык категориясендә ул Венесуэладан Юлианна Альваресны җиңә.

Безнең якташыбызга бүләкне Русия Федерациясе гимны астында тапшыралар.

Үзенең рәсми telegram-каналында Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров Азалия Әминеваны җиңүе белән котлады: «Искиткеч талант, югары осталык, арымый-талмый хезмәт һәм үткен акыл белән эш йөртү якташка үз исемен дөнья спортының алтын елъязмаларына кертергә мөмкинлек бирде. Без Азалиянең казанышлары белән горурланабыз һәм аңа республикабызны һәм бөтен илебезне дөньякүләм спорт җәмәгатьчелегендә данлаганы өчен рәхмәт белдерәбез».

Боливариан уеннарының бишенче көнендә Русия җыелма командасы 19 медаль яулый, шуларның 10ы — алтын. Әлеге югары казанышларда Октябрьский спортчысының да өлеше бар.

Искәртеп узабыз, Русия спортчылары Боливариан уеннарында 16 ел эчендә беренче тапкыр катнашты.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: