Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 апрель 2023, 16:02

Йөрәкләре яшь аларның!

Октябрьскийда 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен «Хезмәткә һәм яклауга әзер» (ГТО) фестиваленең бердәм көне үтте.  

Йөрәкләре яшь аларның!
Йөрәкләре яшь аларның!

Спорт сараенда ярыш көннәрендә була торган күңелле ыгы-зыгы. Өлкән буын шәһәрдәшләр йөзү буенча ГТО нормативларын тапшыра. Бу әле сынауларның беренчесе генә. Арытаба спорт сөючеләр тестлау үзәгенә юл алды. Йөзләрендә ярыш дәрте сүрелеп бетмәгән апа-абыйлар юл уңаеннан нәтиҗәләре белән бүлешергә дә, матур кояшлы көнгә сокланырга да, күмәк фотога төшәргә дә өлгерде.

Тестлау үзәгендә исә алар физик әзерлек нормативлары буенча сынаулар тапшырды. ГТОның ВФСК тестлау муниципаль үзәге өлкән инструктор-методисты Владислав Коптилин катнашучыларга баскан килеш алга иелү, идәннән сыгылу кебек биремнәрне үтәү тәртибен аңлатты. Ул шулай ук фестиваль тәмамлангач, барлык нәтиҗәләрнең автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертелүен сөйләде. Сынауларны узучылар спорт объектларына бушлай дәресләргә йөри алачак.

Сиксәндә дә алгы сафта!

Норматив тапшыручыларның төп өлешен Спорт сарае каршында эшләп килүче «Сәламәтлек» төркемендә шөгыльләнүчеләр тәшкил итте.

— Сынауларда 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк 23 кеше катнаша, — ди адаптив физик культура инструкторы Ләйлә Әхмәтгәрәева. — Тәрбияләнүчеләрем мондый дәрәҗәдәге чарада беренче тапкыр көч сыный.

Әйтергә кирәк, төркемдәге иң олы спортчы Азат Гатауллинга 82 яшь икән! Әлбәттә, аксакал белән әңгәмәләшеп алмыйча булдыра алмадым.

— Мин сугыш чоры баласы, 1941 елда туганмын, —дип сөйли Азат Кәфи улы. — Октябрьскийда инде 75 ел яшим. Шәһәребезнең елдан-ел яхшы якка үзгәрүенә, төзекләндерелүенә, яшеллеккә күмелүенә бик куанам. Үземнән дә өлеш кертергә тырышам. Бу максаттан күп фатирлы йорт ишегалдыбызда ун төп агач утырттым. Моннан тыш чәчәк түтәлләре дә ясыйм, яшел үсентеләрне карап-тәрбияләп торам. Табигать «балалары» турында да онытмыйм. Менә өч ел инде көн саен күгәрченнәрне ашатам.

Ике бала атасы Азат Кәфи улы иң олы югалту кайгысы да кичергән. Улының вакытсыз фани дөньяларны калдырып китүе аның йөрәгенә гомерлек яра салса да, ул тормышны, кешеләрне ярату хисен югалтмаган, бүген дә максатчанлыгы, энергиясе белән башкаларны илһамландырып яши.

Азат ага «Сәламәтлек» төркеменә ике ел элек йөри башлаган. Яшьрәк вакытта да ул спортны үз иткән, акробатика, тимераякта шуу белән мавыккан.

«Спорт сәламәтлекне ныгытырга булыша, — ди шәһәрдәш. — Элегрәк үзаллы рәвештә ишегалдында күнекмәләр эшли, турникта тартыла, йөгерә идем. Спорт сараена йөри башлагач, тормыш тагы да ямьләнеп китте. Монда бит спорттан тыш, фикердәшләр белән аралашу мөмкинлеге дә бар. Тренерыбыз Ләйлә Ирек кызына рәхмәтлемен, бик ягымлы, хәстәрлекле кеше ул.

«Мәхәббәтемне базарда таптым…»

Фестивальдә катнашучы җор телле Рәфидә ханым сүзен шулай шаяру катыш башлады. 40 елдан артык бергә тату гомер итүче Шәисламовларның танышу тарихы чынлап та бик кызыклы. Алар дискотекада да, кинода да түгел, ә бик үзенчәлекле урында — базарда танышкан!

— Булачак ирем Рафаил анда шофер булып йөри, ә мин — кассир, — дип искә ала Рәфидә Рәис кызы. — Шулай бер көнне төшке аш вакытында очраклы рәвештә аралашып киттек. Бер күрүдән гашыйк булу шул булгандыр. Менә инде 40 елдан артык матур гомер итәбез. Мондый яхшы ирне каян таптың, дип сораучыларга: «Базарда үзем сайлап алдым!», — дип җавап бирәм…

— ГТОга килгәндә, сынауларда мин үзем «Сәламәтлек» төркеменнән, ә тормыш иптәшем эш урыны — «Газпром газ бүлү Уфа» җәмгыятенең Туймазы филиалы вәкиле буларак катнашабыз, — ди әңгәмәдәшем. — Без һөнәри спортчылар түгел, әмма сәламәт тормышны яратабыз. Мәктәп чорында ук спортка тартыла идек, балалар тренеры Аркадий Чапайкинда шөгыльләндек. Бүген дә велосипедта җилдерәбез, бассейнга йөрибез, чаңгы шуабыз. «Сәламәтлек» төркеменә 5 еллап элек килдек. Бирегә безне бәхетсезлек очрагы китерде. Рафаилгә инсульт булган иде, шуннан соң сәламәтлеге начараеп китте. Спорт сараена йөри башлагач аның хәле күпкә яхшырды. Тренерыбыз Ләйлә Ирек кызы һәркем белән уртак тел табуга сәләтле. Олы яшьтәгеләрне үзегез беләсез инде, саулык та җитми башлый, борчу-зарлар да арта. Инструктор беребезне дә игътибарсыз калдырмый, киңәшен бирә, хәл-әхвәлне сорашып тора, һәрчак ярдәмгә әзер. Шуңа күрә төркемдә без бер гаиләдәй дуслашып, якынаеп беттек.

Рәфидә Рәис кызының шөгыльләре спорт белән генә чикләнми. Ул рухи кыйммәтләр турында да онытмый. «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә укып, дини белемгә ия булган. Бүген исә Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. «Безнең әнкәй бик тә дини белем алырга теләгән, әмма гаилә сәбәпләре аркасында (абыйларым авырып китә) укый алмаган, — ди Рәфидә ханым. — Кызым, син минем өчен дә укы, диде ул миңа. Мин инде әниемнең үтенечен башкардым».

Рафаил аганың да спорттан тыш мавыгуы бар. Аның дәү әтисе һәм әнисе маһир бакчачылар булган, аларның эшен дәвам итеп, ул да агачлар утырта, тулы бер посадкага нигез салган, бу гамәлен киләчәк буын өчен, дип аңлата. «Мин иремнең хоббиен хуплыйм, кулдан килгәнчә булышам, — ди Рәфидә Рәис кызы. — Гомумән, без табигатьне, актив ялны яратучы гаилә. Иремнең буш вакытларында 85 яшьлек әниебезне дә алып, Уязы-Тауга пикникка чыгабыз. Әйтергә кирәк, безнең табында һәрчак коймак, кыстыбый, бәрәңге тәкәсе кебек камыр ризыклары була. Төбәктәге матур табигатьле бер урынны да игътибардан калдырмаска тырышабыз. Әле менә Нарыштау экологик сукмагына сәфәр кылырга ният бар.

Шәисламовлар ел саен Җиңү бәйрәмендә «Үлемсез полк» сафларына да кушыла. Рәфидә ханымның ике бабакае сугышта катнашкан, берсе Шәйморатов генерал полкында хезмәт иткән, икенчесе хәбәрсез югалган, кызганычка каршы аның җирләнгән урыны бүгенгәчә билгесез. Тормыш иптәшенең әтисе дә сугыш ветераны, хәрби-һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән, самолетлар торышы өчен җавап биргән.

... Хәзерге заманда хаклы ялга чыккач та тормыш тукталып калмый. Киресенчә, өлкән яшьтәгеләр өчен спорт түгәрәкләре, фикердәшләр клублары һәм башка шөгыльләр барлыкка килеп тора. Өйдә моңсуланып, сырхауларга зарланып ятуга карата күпкә яхшырак бит бу! ГТО фестивалендә катнашкан апа-абыйлар белән танышкач, әлеге фикернең дөреслегенә тагын бер кат инандым. Тормышны чын күңелдән яратып, һәр көнгә куанып яши белә алар!

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: