Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 апрель 2023, 16:15

Яңа биеклек яуланды!

Октябрьский спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Илья Кандалин 18 яшькә кадәр үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Русия Беренчелеге җиңүчесе булды.  

Яңа биеклек яуланды!
Яңа биеклек яуланды!

РФнең атказанган төзүчесе, хәйрияче һәм меценат Игорь Найвальт истәлегенә «Яңа биеклек» дип исемләнгән ярышлар март аенда Самарада үтте.

Турнирның ахыргы көнендә Илья Кандалин 51 кг авырлык төркемендә алтын медаль яулады. Хәлиткеч очрашуда шәһәрдәш Мәскәү өлкәсеннән Иван Соломин белән көрәште. Бу алышта җанатарларны нык дулкынланырга мәҗбүр иткән мизгелләр күп булды. Беренче периодта Илья көндәшенә 2:4 исәбе белән биреште. Әмма икенче өлештә ул исәпне тигезләп кенә калмыйча, алдынгылыкка чыгуга иреште. Арытаба Кандалин очрашуны тулысынча контрольгә алып, җиңү яулады! Әйтергә кирәк, Илья узган елгы Беренчелектә көмеш медаль иясе булды. Ул вакыттагы интервьюсында спортчы икенче елга мотлак рәвештә реванш алачагын, җиңүгә омтылачагын әйткән иде. Һәм шәһәрдәш сүзендә торды, бу юлы алтынны кулыннан ычкындырмады. Әлеге вакыйга уңаеннан шәһәр хакимиятендә талантлы спортчы һәм аның тренерлары — Алексей Зиманов һәм Илдар Карипов белән очрашу оештырылды. Очрашуда хакимият башлыгы Алексей Шмелев, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Әхмәт Ишмөхәммәтов, шәһәр ветераннар Советы рәисе Юрий Корольков, Русиянең атказанган тренеры, «Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнгән Венер Гайнуллин, спорт һәм физик культура комитеты рәисе Илдар Рамазанов, мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

— Шәһәребез спортчыларының уңышы безнең өчен һәрвакытта да зур горурлык ул, — дип ассызыклап үтте Алексей Николаевич. — Октябрьскийда грек-рим көрәше иң популяр спорт төрләренә керә. Бездә шәһәр, республика, ил һәм дөнья күләмендә дә югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар бар. Бүген без шушы көннәрдә 16 яшен билгеләгән Ильяны Русия Беренчелегендә җиңүе уңаеннан хөрмәтлибез. Япь-яшь егетләребезнең шундый казанышларга ирешүе, әлбәттә, куанычлы хәл. Димәк, төбәкнең спорт мәктәпләренә горурланырлык җирлек бар. Кандалин күләмле ярышларда 2019 елдан чыгыш ясый, бүләкле урыннар ала, ул Европа Беренчелеге призеры, Русия укучылары арасындагы XI спартакиада, Бөтенрусия турниры җиңүчесе булган. Агымдагы елны да шәһәрдәш зур җиңү белән башлап җибәрде. Уңышка ирешүдә Ильяга беренче чиратта үзенең сәләте, ныкышмалы, максатчан булуы һәм, әлбәттә, остазлары биргән белем-күнекмәләр булышкандыр. Моннан тыш, якын кешеләрнең, дус-туганнарның теләктәшлеге дә мөһим.

Хәзер мин сүзне Корылтай депутаты Әхмәт Ишмөхәммәтовка бирергә телим. Ул һәрчак безнең спортчыларга, ветераннарга теләктәшлек күрсәтә. Бүген дә Әхмәт Вәлиәхмәтович бүләксез килмәгән, Илья һәм Алексей Зимановка акчалата сертификатлар әзерләгән.

— Ильяга спорт өлкәсендә киләчәктә дә уңышлар, яңа биеклекләр телим, — диде депутат, бүләкләрне тапшырып. — Көндәшләргә бирешмә, ахырга кадәр көрәш, синдә моның өчен сәләт тә, ихтыяр көче дә бар. Тренерларга перспективалы егетләрне тәрбияләүләре өчен зур рәхмәт!

Мәкаләбезнең төп каһарманы — Ильяның үзенә дә сүз бирик.

— Мин спортка 6 яшьтән килдем. Әтием көрәш белән шөгыльләнә иде, аңардан күреп әлеге спорт төренә кызыксыну уянды. Беренче остазым Илдар Зәйтунович булды. Хәзер Алексей Владимирович кул астында күнекмәләрне үстерәм. Өч тапкыр ил күләмендәге ярышларда чыгыш ясадым, икесендә җиңү яуладым. Һәр очрашуда үзенә аерым стратегия кулланам, алымнарны алдан остазлар белән уйлап куябыз. Киләчәктә дә көрәшче карьерасын дәвам итәчәкмен. Үземне спорттан башка күз алдына китерә алмыйм. Минем өчен спорт — ул сәламәтлек, көч-куәт һәм рухи тотрыклылык. Аның ярдәмендә тугры дуслар, фикердәшләр дә табасың.

Әйтергә кирәк, Ильяны үзе укыган 12нче мәктәптә дә һәрчак уңай яктан гына телгә алалар, казанышлары өчен куаналар. Ул укуда яхшы билгеләргә өлгәшә, аерым сәләтле балаларга тапшырылучы Башкортстан Башлыгы стипендиаты булган.

Өметле яшь спортчыбыз — Илья Кандалинны югары казанышлары белән чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: