Әлеге сынауларны узу спорт объектларында бушлай дәресләргә йөрү мөмкинлеге бирәчәк. 14 апрельдә катнашучыларны теркиячәкләр, шәхси һәм коллектив гаризалар [email protected] электрон почтасына җибәрелә.
16 апрельдә, 10-15 сәгатьтә «Спорт сарае»нда (адресы: Девонская урамы, 8а) йөзү буенча ГТО нормативлары кабул ителәчәк.
12.00 сәгатьтән тестлау үзәгендә (Гараж урамы, 11нче бина), «Нефтьче» стадионы) гомуми физик әзерлек нормативлары (кулларны яткан килеш бөгү һәм турайту, баскан килеш алга иелү, гәүдәне өскә күтәрү) тапшырылачак.
18 апрельгә кадәр барлык нәтиҗәләр ГТОның автоматлаштырылган мәгълүмат системасына кертеләчәк.
Сынауларда катнашу шартларын исегезгә төшерәбез:
1) https://gto.ru сайтында теркәлергә (УИН номерын алу өчен);
2) ГТО нормативларын үтәүгә рөхсәт турында медицина белешмәсе алырга (гамәлдә булу вакыты — 10 көн);
3) [email protected] электрон почтасына гариза җибәрергә.
ГТОның муниципаль тестлау үзәге барлык теләүчеләрне нормативларны үтәүгә кушылырга чакыра. Сынауларны тапшыру графигы белән https://vk.com/gtookt2019 сайтында танышырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефоннар: 6-71-72 (спорт комитеты), 6-06-50 (ГТО үзәге