Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
5 апрель 2023, 11:59

Спорт белән дус һәм актив булу модада

Октябрьскийда Башкортстан Республикасы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек — 2023» Спартакиадасының зона этабы узды.  

Спорт белән дус һәм актив булу модада
Спорт белән дус һәм актив булу модада

27 ел элек Русия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан республикасы оешмасы тәкъдимендә һәм БР мәгариф Министрлыгы теләктәшлегендә беренче тапкыр «Сәламәтлек» спартакиадасы үткәрелә. Шушы чордан алып мондый ярышлар оештыру традициягә әйләнә.

Шәһәребездә спорт чарасын ачу тантанасы 22нче мәктәп нигезендә оештырылды. Октябрьский, Туймазы шәһәрләре, Бишбүләк, Благовар, Бүздәк, Ярмәкәй районнары вәкилләренә сәламләү сүзләрен хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов, РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан республикасы оешмасы рәисе урынбасары Наталия Алексеева, БР профсоюзының Октябрьскийдагы оешмасы рәисе Кристина Анисимова, Башкортстанның атказанган укытучысы, Әфган сугышы ветераны Юрий Егоров җиткерде.

— Спартакиаданың Укытучы һәм остаз елы кысаларында узуы аеруча әһәмиятле, — дип ассызыклады Октябрь Рәис улы. — Бу хөрмәтле педагогларыбызга игътибар күрсәтү, аларның сәләтләрен тагы да ныграк ачу өчен яхшы чара. Мәгариф хезмәткәрләре өстендә зур җаваплылык ята — алар илебезгә чын шәхесләр һәм патриотлар тәрбияли. Сезгә мактаулы эшегездә уңышлар, акыллы, белемгә омтылучан укучылар теләп калам.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары дүрт спорт төре — волейбол, өстәл теннисы һәм шахмат, шашка уеннарында көч сынады. Ярышлар 20 һәм 22нче, шулай ук шахмат мәктәбендә үткәрелде.

Волейбол турнирына судьялык итүче 1нче мәктәпнең физкультура укытучысы Станислав Тюрин белән әңгәмәләшеп алдык.

— Бүгенге спартакиадада катнашучы мәгариф өлкәсенең профсоюз хезмәткәрләре арасында элеккеге спортчылар, физкультура, ОБЖ, башлангыч сыйныфлар укытучылары бар, — ди Станислав Валерьевич. — Аларның күбесе мәктәптә, институтта укыган вакыттан ук спорт белән шөгыльләнгән, даими ярышларда чыгыш ясаган. Хәзер исә алар остазлык эшен алып бара, спортны да ташламыйлар. Зона өлешендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары финалга чыгачак һәм җиңүче исеме өчен көрәшәчәк.

Спартакиадада катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтәсе килә. Волейбол «суккан» егет-кызларны гына күрегез! Бу спорт төрендә бердәм команда рухы аеруча сизелә. Уенчыларның көйле эш итүе сокландыргыч, әйтерсең дә, туп белән бербөтен алар, ялгыш хәрәкәтләрне бик сирәк эшлиләр. Өстәл теннисы, шахмат уены белән дә шул ук хәл. Ярышларны читтән генә укучылар да күзәткәли, укытучыларның шәп уены аларның игътибарыннан да читтә калмый, димәк. Остазларыннан күреп, балаларда да спортка кызыксыну уянуы билгесе бу.

Нәтиҗәләргә килгәндә, алар түбәндәгечә билгеләнде. Октябрьский шәһәре командасы 70 очко җыеп, җиңү яулады. Туймазы шәһәре — 2нче (63 очко), Ярмәкәй районы 3нче (59 очко) урын алды.

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: