Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2023, 15:39

Ярыш рухы тантана итте

Октябрьскийда иң популяр спорт төрләренең берсе — ул йөзү.  

Ярыш рухы тантана итте
Ярыш рухы тантана итте

Шушы көннәрдә йөзәргә һәвәс кешеләр арасында спорт сарае бассейнында II ачык шәһәр Кубогы оештырылды. Бүләкле урыннар өчен Октябрьский, Туймазы, Әлмәт шәһәрләре һәм Кандра, Урыссу бистәләреннән 60ка якын катнашучы көрәште.

Ярышларны физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Рамазанов ачты. Ул спортчыларга көч-куәт, илһам, җиңел финиш һәм уңышлар теләде.

Судья Альберт Хөснияров ярышлар программасын игълан итте. Чара дәвамында бассейнда спорт рухы, катнашучыларның һәм җанатарларның бер-берсенә теләктәшлек күрсәтүе сизелеп торды.

«Камелот» триатлон мәктәбе, «Энергия холода», «Альтернатива» заводы һәм «Пакер» фирмасы вәкилләренең активлыгын билгеләп үтү зарур. Ярышларның инициаторы, тренер Марина Плеханова барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, бүләкләнүчеләргә медаль-грамоталар тапшырды.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: