Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2023, 15:25

Шахмат — ул уен да, көрәш тә, иҗат та

Октябрьский шәһәренең шахмат буенча 2нче спорт мәктәбенең 30 еллык юбилеена багышлана.  

Шахмат — ул уен да, көрәш тә, иҗат та
Шахмат — ул уен да, көрәш тә, иҗат та

Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге югары технологияләр заманында да популярлыгын югалтмый.

Шәһәребездә бу уен белән мавыгучылар елдан-ел күбәя. Бу очраклы түгел, чөнки төбәктә инде өч дистә ел шахмат буенча көчле спорт мәктәбе эшләп килә. Анда ел саен меңгә якын укучы, шул исәптән мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм студентлар да шөгыльләнә; 150дән артык тәрбияләнүче спорт разрядларына ия була. Учреждение нигезендә ел дәвамында 200дән күбрәк турнирлар оештырыла. Яшь шахматчылар Башкортстан, Идел буе федераль округы һәм Русия күләмендәге ярышларда катнашып, бүләкле урыннар яулый.

Утыз еллык тарих: беренче адымнар, яңа проектлар, ирешкән нәтиҗәләр

Агымдагы елда шахмат буенча 2нче спорт мәктәбе 30 еллык күркәм юбилеен билгели. Учреждениегә нигез салу тарихы 1986 елга ук барып тоташа. Нәкъ шушы чорда Анатолий Ильясов укучылар белән шахмат дәресләре үткәрә башлый. 1993 елның 27 мартында исә шәһәр советы Президиумы сессиясе карары белән 12нче урта мәктәп нигезендә шахмат мәктәбе ачу йөкләмәсе куела. Аның директоры вазыйфасына уку йортын җитәкләгән Валентин Бурцев тәгаенләнә. Өч елдан тагын бер күңелле яңалык була. Шәһәр хакимияте тарафыннан (ул вакытта мэр вазыйфасын Ю. Корольков башкара) яшь шахматчыларга аерым бина бирелә. Шахмат мәктәбе директоры итеп Ирина Волкова билгеләнә. Шушы чордан шахмат уены уку расписаниесенә кертелә, хәзерге вакытта исә тренерлар шәһәр мәктәпләре һәм балалар бакчаларында дәресләр алып бара.

Учреждениегә нигез салынганнан алып, аңа һәрдаим теләктәшлек күрсәтүче җитәкчелекне билгеләп үтәсе килә. Алар арасында мәгариф бүлеге (М. Тюгаев, В. Бурцев, И. Зиннәтуллин), физик культура, спорт һәм туризм буенча шәһәр комитеты (Ю. Поляков, В. Бобкова, Д. Данилов, И. Рамазанов) вәкилләре дә бар. Беренче елларда зур ярдәм күрсәтүчеләр исемлегендә республика балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе, БРның шахмат федерациясе һәм шәхсән Владимир Старцев та була. Хөрмәтле ветераннар хезмәте турында да онытырга ярамый. Алар шәһәр турнирлары һәм беренчелекләрендә катнаша, үзләренең бай тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра.

Шулай итеп, шахмат мәктәбе үсешен дәвам итә. 1998 елда Ирина Антоновна тәкъдиме белән «Беренче сыйныфлар Кубогы», ә иң нәниләр өчен «Пешки крепкие орешки» шәхси һәм «Алтын пешкалар» команда беренчелекләре үткәрелә башлый. Бу ярышларда балалар ел саен көч сыный. Биредә шулай ук классик, тиз һәм блиц-шахмат буенча чемпионатлар уздыру гадәткә кергән.

Коллективның фантазиясенә исең китәрлек! Алар бер проект белән генә чикләнми, һәрчак яңалыкка, кызыклы юнәлешләр ачарга омтыла. Әйтик, 2014 елда көлке көненә багышланган «Мудрые зеваки» турнирын игълан итәләр. Ике елдан иң кадерле кешеләргә хөрмәт йөзеннән, «Минем әнием — Королева» ярышларын башлап җибәрәләр.

Яшь буында Ватанга мәхәббәт, патриотлык хисләре тәрбияләү юнәлешендә дә күләмле эш алып барыла. Сәләтле малай-кызлар «Җиңү Кубогы», «Ватанны саклаучы көне» турнирларында бик теләп катнаша. Ветеран-шахматчылар һәм укучылар арасындагы ярышлар, күрше-тирәдәге шәһәрләр вәкилләре белән дусларча очрашулар, квалификацияле рейтинглы турнирлар осталыкны тагы да үстерергә, тәҗрибә уртаклашырга, яңа алымнарны үзләштерергә мөмкинлек бирә. Соңгы елларда башлангыч салынган турнирлардан исә «Шахмат офыклары» җәйге ярышлар сериясе; башлангыч сыйныф укучылары арасындагы Советлар Союзы Герое Ш. Гатиатуллин истәлегенә шахмат турниры; инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен «Каралы-аклы кырларның игелекле очрашулары» шахмат-шашка ярышларын билгелисе килә.

Әйтергә кирәк, коронавирус авыруына бәйле пандемия чорында да шахмат мәктәбе эшчәнлеге туктап тормый, онлайн режимда бара. Спортчылар республика һәм илкүләм турнирларда катнаша. БР шахмат Федерациясе тарафыннан команда тупланып (анда И. Волкова да керә), спорт уены буенча видео дәресләр яздырыла. Алар Башкортстан төбәкләрендә, социаль челтәрләрдә күрсәтелә. Бу дәресләр әлеге вакытта да файдаланыла.

Шәһәр, республика профсоюз оешмалары белән хезмәттәшлек тә дәвам итә. Октябрьскийның производство коллективлары арасында шахмат турнирлары, истәлекле көннәр уңаеннан дусларча очрашулар оештырыла. Ярышларда элеккеге тәрбияләнүчеләр — Д. Щукин, Б. Мызгин, А. Зайдуллина, В. Збарский һәм башкалар актив катнаша.

Бу урында шахмат мәктәбенә чараларны оештыруда, кирәкле җайланмалар, техника тәэминатында ярдәм күрсәтүче химаячыларны әйтеп узу урынлы булачак. Менә алар: «Пакер» фирмасы, «ГлобалОйл-Сервис», ТЭРА җәмгыяте, ВНИИГИС предприятиесе.

Буыннар дәвамчанлыгы шахмат мәктәбе укучыларының республикада алдынгы урыннарга чыгуына, шулай ук төбәк һәм ил күләмендә, хәтта Европа дәрәҗәсендә уңышларга ирешүенә ярдәм итә. 30 еллык эшчәнлек дәверендә яшь шахматчылар мәктәп командалары арасындагы «Ак Ладья» республика балалар турнирында, «Спорт, сәламәтлек, дуслык» районара эстафетасында, «Мәктәптә шахмат» фестивалендә, төрле спартакиадалар һәм спорт уеннарында, «Балалар шахмат лигасы» беренчелегендә күп тапкырлар җиңүче һәм бүләкләнүче була. 2012 елда октябрьскийлылар мәктәп командалары арасында классик шахмат буенча Европа чемпионаты призеры исемен ала. 2015 елда шахмат буенча 2нче спорт мәктәбе «Мин спортны сайлыйм!» Бөтенрусия акциясендә җиңү яулап, РФ спорт министрлыгы дипломы белән бүләкләнә; 2016 елда «Чемпион белән зарядка» илкүләм чарасында беренчелекне ала; узган елда 2009-2010 елгы кызлар арасында шахмат буенча БР Беренчелеге җиңүчесе, «Анапа-2022» Бөтенрусия турниры, «Кубок Надежды» ачык шәхси-команда беренчелеге һәм Кама аръягы Гран-Приена шахмат уеннары призерлары була.

Бердәм максат белән эшлиләр

Ирина Волкова җитәкчелегендәге коллективта үз эшен ихластан яратучы, бер-берсен ихтирам итүче чын һөнәр ияләре тупланган. Остаз-тренерлар шахмат уенын шәһәрдәшләр арасында таныту, әлеге спорт төренә кызыксыну уяту, чемпионнар тәрбияләү өстендә эшли. Акыл уены нигезләрен өйрәтүдән тыш, алар балаларны сәламәт яшәү рәвешенә дә җәлеп итә: бергәләп бассейнга йөри, чаңгы-тимераякта шуа, футбол уйный, сәламәтләндерү лагерьларында ял итә.

Шахмат мәктәбе коллективы белән якыннанрак танышып үтик. Учреждение гамәлгә куелган чордан озак еллар дәвамында директор урынбасары вазыйфасын Ольга Шпарло башкара. Аның мәктәп үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Хәзерге вакытта Ольга Владимировна 19нчы коррекция мәктәбендә тренер булып эшли. Сукырлар җәмгыяте, картлар һәм инвалидлар йорты белән хезмәттәшлек итә, кызыклы турнирлар үткәрә.

Ольга ханымнан соң директор урынбасары эшен ун ел дәвамында Гөлназ Вәлиева алып бара. Ул бүген Калининградта тренер булып эшли.

Арытаба эстафета Гүзәл Хафизовага күчә. «Гүзәл Шәйхрази кызы «алтын куллы» затлардан, мәктәпне чаралар алдыннан бизәү, дизайн эшләре — барысы да аның өстендә, — дип билгели директор. —Бүген ул башлангыч әзерлек һәм разрядчылар төркеме тренеры вазыйфасында».

Әлеге вакытта директор урынбасары булып Земфира Хәлиуллина эшли.

— Земфира Әдип кызы безгә Төрекмән мәктәбеннән килде, — ди Ирина Антоновна. — Аның төпле белеменә, тырышлыгына, үз эшен зур җаваплылык белән башкаруына сокланып карыйбыз. Элек ул математика укыткан, бүген исә спорт эше буенча директор урынбасары вазыйфасында М. Гернер белән берлектә документлар эшен алып бара. Спортчылар исәбе дә аның җавалылыгында. Моннан тыш Земфира ханым мәктәпнең интернет-порталында эшли, мәгълүмат чаралары белән элемтәдә тора. Безнең өчен зур табыш ул, дисәм, һич арттыру булмас!

Земфира ханымның шахмат уенына кагылышлы фикере игътибарга лаек:

«Нәни балалар өчен шахмат — ул гади уенчык, ә уен белән ныклап мавыгучыларга — көрәш яланы. Бу ике төркемне берләштерүче нәрсә — ул фикерләү һәм иҗат итү».

Бүген инде коллективтан билгеле сәбәпләр буенча киткән белгечләр дә бар.

 Алар белән хушлашу аеруча авыр… Мисалга, методист булып эшләгән Лилия Кашапова.

— Лилия Рәдиф кызының максатчанлык, хезмәт сөючәнлек, таләпчәнлек кебек күркәм сыйфатлары безне генә түгел, башкаларны да җәлеп иткән, күрәсең, — дип елмая Ирина Антоновна. — Шуңа күрә дә аны бездән спорткомитетка алдылар. Шунысы куандыра: Лилия ханым яңа вазыйфада да югары күрсәткечләргә иреште. Димәк, мактаулы хезмәткәрне тәрбияләүдә шахмат мәктәбенең дә өлеше бар!

Шундый ук хөрмәтләү сүзләренә тагын ике гүзәл ханым лаек. Сүзем Елена Владимировна һәм Елена Геннадьевна Чинчиклар турында. Елена Владимировна мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү буенча иң яхшы тренер исеменә лаек булган. Бүген инде ул мәктәптә эшләми. Елена Геннадьевна исә профком рәисе буларак, иҗтимагый эшчәнлеккә идарә итә.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлегенә ия Айсылу Ирназарова турында И. Волкова болай сөйли: «Айсылу Баязит кызы безгә эшкә 21нче мәктәп таркатылганнан соң килде. Биредә аның бай педагогик тәҗрибәсе бик килеште. Ул балаларга төпле белем бирә, сәләтлеләрен укыту-тренировкалау төркемнәренә юллый». Әйтергә кирәк, Айсылу ханым хезмәттәшләренең киң күңеллелегенә олы ихтирам белән җавап бирә. Шахмат уенында кумирыгыз кем, дигән сорауга ул: «Минем коллегаларым», — дип җаваплый.

Тренер Әлфия Зиязетдинованың тарихы да кызыклы. Әлфия ханым озак еллар буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Хаклы ялга чыккач, шахмат мәктәбенә вахтер булып урнашкан. Башта ул биредәге эшчәнлекне зур кызыксыну белән күзәткән. Нәтиҗәдә, үзе дә тренерлык эшенә кереп киткән!

Чираттагы каһарманыбыз — Надежда Кузнецова шахмат мәктәбе белән биш яшеннән таныш. Ул кечкенәдән әлеге спорт төре белән мавыга, Ирина Антоновна җитәкчелегендә уен алымнарын үзләштерә. Бүген исә Надежда Александровна үзе дә тренерлык эшендә.

— Без Надежда Кузнецовага зур өметләр баглыйбыз, — дип ассызыклый директор. — Хәзерге вакытта ул 125тән артык кызлар һәм малайлар белән эшли. Үзе дә шәһәр, республика ярышларында катнашуын дәвам итеп, призлы урыннар яулый.

Роза Дәүләтшина озак еллар Чишмә районы шахмат мәктәбендә эшләгән. Язмыш җилләре аны Октябрьскийга алып килгән. «Роза Фаил кызының гаиләсе белән дә яхшы дусларга әверелдек, — дип сөйли Ирина Волкова. — Абыйсы Илдар Байбурин безгә турнирлар үткәрүдә ярдәм итә. Бертуганының улы Айнур Сабирьянов иң яхшы спортчыларыбызның берсе. Роза ханым үзе разрядчылар төркемен җитәкли. Балаларны яратучы, сабыр, игелекле күңелле остаз ул. Тәрбияләнүчеләре өчен үрнәк булып тора. Үзе дә ярышларда катнаша, хатын-кызлар арасында шәһәребез чемпионы исеменә лаек».

Валентина Кузьмина шахмат мәктәбендә 2019 елдан эшли. «Тормышымның катлаулы чорында миңа теләктәшлек күрсәткән Ирина Антоновнага рәхмәтлемен, — ди Валентина Петровна. — Безнең коллектив зур түгел, әмма бик тату, биредә үзеңне гаиләдәгедәй хис итәсең. Бер-беребезне аңлап, киңәшләшеп, ярдәмләшеп яшибез».

Әйтергә кирәк, гүзәл ханымнар «патшалыгында» көчле затларга да урын бар. Михаил Гернер — 25 еллык стажга ия тренер. «Михаил Леонтьевич ир-атлар арасында шахмат буенча шәһәр чемпионаты призеры исеменә лаек, — дип ассызыклый Ирина Антоновна. — Турнирларда ул еш кына судья сыйфатында чыгыш ясый. Һәр тәрбияләнүче буенча документлар туплау эше дә аның өстендә, бу йөкләмәне ул зур җаваплылык белән, бик җентекле башкара».

Равил Идиятуллин шахмат белән 3нче класстан мавыккан, әлеге спорт төре буенча Туймазы чемпионы булган агасы белән көч сынашырга яраткан, институтта укыганда җыелма команда составында ярышларда катнашкан. «Шахмат мәктәбенә дә мине әлеге уенга кызыксыну алып килде, — ди Равил Мотыйгулла улы. — Язмышыма моның өчен бик рәхмәтлемен. Тренерлар да, тәрбияләнүчеләр дә бирегә теләп йөри, үзара дустанә мөнәсәбәттәләр».

Әйтергә кирәк, Р. Идиятуллинның шахмат белән кызыксынуы улы Айвазга да күчә, ул 4,5 яшеннән уйный башлый, Анатолий Ильясов кул астында шөгыльләнеп, шәһәрнең абсолют чемпионы була.

Коллектив турында язганда ветераннар турында да онытырга ярамый.

— Мөмкинлектән файдаланып, кадерле ветераннарыбызга — тренер Ә. Зиязетдинова, хуҗалык мөдире Г. Шәйхумова, вахтер Т. Габдрахмановага, шулай ук бүгенге көндә хуҗалыкны тәртиптә тоту өстендә эшләүче Г. Хазиева һәм аның ярдәмчеләре — И. Тимашева белән А. Рамазановка, вахтер  С. Миңнегуловага да чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә, — ди Ирина Волкова.

Коллективның нәтиҗәле эшчәнлеге, тәрбияләнүчеләрнең югары күрсәткечләргә ирешүе тәү чиратта җитәкченең оештыру талантына, лидерлык һәм кешелек сыйфатларына бәйле.

И. Волкова шәһәрнең иҗтимагый-спорт тормышында актив катнаша, төрле чараларны оештыруга өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә Урал, Идел буе федераль округы; БР беренчелекләре, конференцияләр үткәрелә. Килешәсездер, мондый дәрәҗәдәге чараларны оештыру җиңел түгел.

Ирина Антоновнаның фидакарьлеге дәүләт тарафыннан югары бәяләнә. Ул физик культура һәм спорт өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен БР мәгариф Министрлыгының Почет грамотасы, «БРның иң яхшы физик культура хезмәткәре» мактау билгесе, РФ мәгариф һәм фән Министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән. 2018 елда РФ спорт Министрлыгы булышлыгында уздырылучы «Спорт мәктәбенең иң яхшы хезмәткәре» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында «директор» номинациясендә җиңү яулаган, шул ук елда «БРның атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеме бирелгән.

«Шахмат — тормышымның аерылгысыз өлеше, — ди Ирина ханым. — Гаиләдә барыбыз да әлеге спорт төре белән мавыга иде. Еллар узу белән уенга мәхәббәт арта гына барды. Шахматта минем кумирым — Александр Алехин. Ходайдан бирелгән сәләткә ия гаҗәеп шәхес ул».

Хезмәтнең татлы җимеше — укучылар уңышларында

Шәһәребез горурлыгы — шахмат мәктәбенең югары казанышларга ирешкән тәрбияләнүчеләре турында әйтеп үтмәсәк, мәкаләбез тулы булмас сыман.

Алексей Евтеев — Идел буе федераль округы чемпионы, Р. Нәҗметдинов истәлегенә шахмат буенча халыкара мемориал җиңүчесе (Казан). Сүз уңаеннан, Алексей беренче булып Европа ярышларында чыгыш ясый, 2008 елда Европа беренчелегендә көч сыный. Бүгенге көндә ул үзе дә остаз — 2нче гимназиядә укыта.

Рената Гарипова 2010 елда классик шахмат буенча ил беренчелеге призеры, ике тапкыр БР беренчелеге чемпионы, дүрт тапкыр призер булган, Бөтенрусия һәм халыкара турнирлар катнашучысы. Арина Москвина — БР беренчелеге җиңүчесе, Идел буе федераль округы призеры, хатын-кызлар арасында шәһәр чемпионы. Екатерина Селютина — БР беренчелеге җиңүчесе, шахмат буенча Бөтенрусия турниры — Р. Гомәров мемориалы призеры. Данил Денисов — БР беренчелеге һәм «Анапа — 2022» илкүләм шахмат турниры призеры, ир-атлар арасында шәһәр чемпионы.

ФИДЕ мастеры, Русия спорт мастеры Артур Гайфуллин исәбендә дә югары казанышлар күп: «Ак Ладья» республика турнирында, БР беренчелегендә җиңүче; Русия чемпионы; мәктәп командалары арасында классик шахмат буенча Европа чемпионатында призер. Артур шахмат буенча Русиянең Яшьләр спорт командасы составына керә, Европа һәм дөнья чемпионатларында республика һәм илебез исеменнән чыгыш ясый. Һиндстанда узган 16 яшькәчә шахматчылар арасындагы Олимпиада (2017 ел) шәһәрдәш өчен аеруча истәлеклеләрдән. Русия җыелма командасы бу сынауда 18 мөмкин булган очкодан 16ны җыйды! Артур исә чын лидер булды. Ул җыелма команда составында иң күп очко җыюга иреште. Якташыбызның уңышлары беренче чиратта Октябрьский шахмат мәктәбе тренерларының фидакарь хезмәте һәм үзенең тырышлыгы нәтиҗәсе ул.

Әлбәттә, мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең барысы да танылган шахматчылар булып китми. Бу максат итеп тә куелмый. «Шахмат уены үзендә спорт, фән, сәнгать элементларын туплап, һәрьяклы үсешкә этәргеч бирә. Шахмат уйнаганда без нәтиҗәле эшләргә, җиңүгә омтылырга һәм авыр вакытларда төшенкелеккә бирелмәскә өйрәнәбез, — дип билгеләп үтә Ирина Антоновна. — Шахматчы тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә тиеш. Үз чиратында әлеге сыйфатлар киләчәк тормышта, һөнәри эшчәнлектә файдалы булачак. Бу уен аша күп нәрсәне алдан фаразларга өйрәнәсең, фикерләү сәләте, зирәклек кебек сыйфатларны тагы да ныграк ачасың. Кече яшьтән шахмат уйнап үскән, соңрак гимнастика, көрәш, атлетика һәм башка спорт төрләрендә уңышка ирешкән тәрбияләнүчеләребез өчен ихлас күңелдән шатмын. Балачак мавыгуы аларны чыныктырган, чын тормыш тәҗрибәсе биргән».

Шәһәребезнең шахмат буенча 2нче спорт мәктәбе коллективын һәм шәхсән Ирина Антоновнаны (ул апрель аенда матур гомер бәйрәмен билгели) күркәм юбилейлар уңаеннан тәбрикләп, җаваплы да, мавыктыргыч та, кирәкле дә хезмәтләрендә зур уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз!

 

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотосы һәм архивтан

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: