Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 февраль 2023, 14:52

Келәмдә — иң матур һәм нәфис акробатлар

Кунакчыл Октябрьский шәһәре узган атнада янәдән күп сандагы спортчыларны каршы алды.  

Келәмдә — иң матур һәм нәфис акробатлар
Келәмдә — иң матур һәм нәфис акробатлар

Спорт сараенда Александр Дергунов истәлегенә багышланган спорт акробатикасы буенча Бөтенрусия ярышлары үтте. Әлмәт, Березняки, Бөгелмә, Киров, Казан, Магнитогорск, Мәскәү, Яр Чаллы, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пермь — Русия Федерациясенең 30 шәһәреннән килгән 726 акробатчы өч көн дәвамында матурлыкта, җитезлектә һәм нәфислектә көч сынашты.

Турнирның беренче көнендә — 17 февральдә ярышларның тантаналы ачылышы якты төсле тамашага әверелде. Күп сандагы шәһәр халкы иҗат коллективлары чыгышларын, акробатик тамашаны көчле алкышларга күмде.

Турнирның мәртәбәле кунаклары — Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Михаил Черкашнев, Русия Спорт акробатикасы федерациясенең башкарма директоры, Халыкара гимнастика федерациясенең ACRO техник комитеты вице-президенты, халыкара категорияле судья СССРның халыкара класслы спорт мастеры һәм Русиянең атказанган тренеры Ирина Никитина, Русия спорт акробатикасы федерациясе башкарма комитеты әгъзасы Нина Анисимова, Русия Федерациясе спорт акробатикасы буенча җыелма командасының өлкән тренеры атказанган спорт мастеры Теймураз Гургенидзе, Октябрьский шәһәре спорт акробатикасы федерациясенең башкаручы директоры Артем Дергунов, ярышларның баш судьясы, халыкара категорияле судья Олеся Муллагалиева, Александр Дергуновның тренеры Александр Громов.

Спортчылар һәм тренерларны, әти-әниләр һәм җанатарларны Михаил Алексеевич җылы итеп сәламләде.

— Александр Михайлович Дергунов исеме белән шәһәрнең спорт тормышындагы якты сәхифәсе бәйләнгән. Ул Октябрьскийда акробатика үсеше өчен күп көч салды, чын меценат булды. Аның таланты һәм оештыру сәләте бәрабәренә Октябрьскийда акробатика яшәвен дәвам итә. Александр Дергунов — спорт акробатикасы буенча СССР спорт мастерлыгына кандидат, күп еллар дәвамында спорт акробатикасы буенча шәһәр федерациясен җитәкләде. Ул күп акробатлар өчен идея чыганагы һәм рухи илһам булып торды. Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбенә матди ярдәм күрсәтте. Аның җитәкчелегендә Акробатлар федерациясе югары спорт нәтиҗәләренә иреште: 20дән артык спорт мастеры, 100 спорт мастерлыгына кандидат әзерләнде. Бүген безнең арада булса, Александр Михайловичка 23 февральдә 58 яшь тулган булыр иде, — диде ул Александр Дергуновның якты истәлеген искә алып.

Форсаттан файдаланып, Михаил Черкашнев күңелле миссияне үтәде. Ул Роман Гилев, Анита Шабалина, Анета Антипина, Кира Хәмидуллина, Диана Багаева, Татьяна Решетникова, Камилла Шәрипова, Милан Ганцгорнга спорт һәм беренче разряд мастерлыгына кандидатларның квалификация китапларын һәм значокларын тапшырды.

Безнең шәһәрдә өч көн дәвам иткән спортның иң матур һәм сокландыргыч төре — спорт акробатикасы буенча турнирның нәтиҗәләре дә горурланырлык. Физик культура һәм спорт комитеты биргән мәгълүматларга ярашлы, беренче урында — Анета Антипина, Анита Шабалина, Дарья Иванова (тройка-күптөрлелек, 11-16 яшь); Дина Низаева, Тихон Брезгин (катнаш пар-күптөрлелек, 8-15 яшь); Риана Латыйпова, Виталий Плешков (катнаш пар-күптөрлелек, 13-19 яшь); Жасмин Насыйбуллина, Диана Корнеева, Анна Власюк (тройка-күптөрлелек, 12-18 яшь).

Өченче урында — Екатерина Рязанова, Мариям Кашапова, Арина Исламгулова (тройка-күптөрлелек, 13-19 яшь); Миләүшә Гыйззәтуллина, Арсен Шәрәфетдинов (катнаш пар-күптөрлелек, 14 яшь һәм өлкәнрәкләр); Алана Зиннәтуллина, Роман Гилев (катнаш пар, 13-19 яшь).

Яшь акробатлар 1нче спорт мәктәбе тренерлары Олеся Муллагалиева һәм Фәйрүзә Низаева кул астында шөгыльләнә.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: