Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 февраль 2023, 11:45

КУДО буенча ярышлар махсус хәрби операцияне хуплап узачак

2023 елның 23 февралендә Уфада Ватанны саклаучылар көненә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган Идел буе федераль округының КУДО — «Россия киләчәге» Төбәкара турниры узачак.

Турнирның баш инициаторы һәм оештыручысы — Башкортстан Республикасында «Русия КОДО федерациясе» Гомумрусия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге һәм аның рәисе Регина Хөсәенова.
Идел буе федераль округының КУДО буенча төбәкара турниры Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә генә түгел, ә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук үсеп килүче буынны спорт-патриотик тәрбияләүгә дә юнәлдерелгән. Идел буе, Урал федераль округлары почмакларыннан бик күп катнашучылар турнирда катнашачак. Төрле дәрәҗәдәге спортчылар мактау пьедесталында тору мөмкинлеге өчен көрәшәчәк, чөнки җиңүчеләр грамоталар һәм кубоклар гына түгел, акчалата призлар да алачак.
Регина Рамил кызы спорт яшьләре кулында безнең киләчәгебез барлыгына ышана. Ул үз үрнәге белән безнең һәрберебез чараларны оештыру аша гына түгел, ә иң беренче чиратта катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтеп, безнең көрәшчеләргә ярдәмгә өлеш кертә алуын күрсәтте. Турнирга тамашачылар сыйфатында «Юнармия», яшь «шәйморатовлылар» хәрәкәтләрендә катнашучылар, Уфа шәһәренең хәрби-патриотик клубларында һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр чакырылган. Спорт-патриотик тәрбия ирлек, чыдамлык, рух көче, тәртиплелек кебек сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән. Балаларга патриотизмның нәрсә икәнен, чын геройларның безнең арада булуын аңлату, күрсәтү мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә турнирга махсус хәрби опера катнашучылар чакырылган да инде. Алар — замана каһарманнары!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: