Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 февраль 2023, 15:08

Русия чаңгы юлы — спорт бәйрәме

11 февральдә колач җитмәслек Русиянең һәр почмагында кар өстендә чаңгы шуган тавышлар ишетелде — шәһәр һәм районнарда сәламәт яшәү рәвешенә табынучыларны зур күләмдә үзенә сыйдыра торган традицион «Русия чаңгы юлы-2023» ярышлары узды.

Русия чаңгы юлы — спорт бәйрәме
Русия чаңгы юлы — спорт бәйрәме

Шәһәр тормышына 2005 елда ук килеп кергән әлеге спорт вакыйгасына октябрьскийлылар да — яше һәм карты, гаиләләр, мәктәп укучылары, балалар бакчасы нәниләре, студентлар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре бик теләп кушылды. «Спартак» спорт-сәламәтләндерү комплексының парковка мәйданчыгына бер-бер артлы килеп туктаган машиналарны күзәтеп, ирексездән шәһәр юллары бушап калгандыр, дип уйлап куясың.

«Русия чаңгы юллары» «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Әлеге ярышларның төп максаты — халыкны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Чаңгы юлына чыккан шәһәрдәшләрне хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде. Ул ярыш көненең уңышлы узуын, шулай да иң көчлеләрнең җиңү яулаван теләде. Форсаттан файдаланып, Октябрь Рәис улы шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары арасында 2022 елгы комплекслы спартакиадада катнашучыларны котлады һәм дипломнар тапшырды. Менә алар — хезмәт һәм спорт белән тигез шөгыльләнүче коллективлар: «Теплоэнерго» җәмгыяте, «Альтернатива» пластмасса эшләнмәләр заводы, «ПетроТул» җәмгыяте, «Горизонт» фәнни-җитештерү фирмасы, «Октябрьский УБР» җәмгыяте, 1нче шәһәр дәваханәсе.

Комплекслы спартакиадада беренче урында — «Пакер» фәнни-җитештерү фирмасы, икенче урында — Туймазы шәһәрендәге «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыяте филиалы, өченче урында — «ОЗНА-Измерительные системы» җәмгыяте командалары дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Беренче булып старт чаңгы спорты белән һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнүче ир-егетләр өчен бирелде. Алар артыннан чаңгы юлына спортчы хатын-кызлар басты. Өченче старт авазы һәвәскәр чаңгычылар өчен яңгырады.

Кемнәрдер беренче мизгелләрдән үк алга ыргылды. Арада чаңгылары ычкынып, дистанциядән чыккан балалар да булды. Бер дә күңел төшенкелегенә бирелергә кирәкми. Март аенда «Октябрьский чаңгы юлы» узачак. Чөнки безнең шәһәр БР Спорт министрлыгында массакүләм чаңгы ярышлары үткәрү өчен грант откан. Моннан тыш, башка төрле кышкы спорт һәм күңел ачу вакыйгалары да булачак. «Ниһаять, күптән өлгереп килгән уй-хыялыбызны быел тормышка ашыру мөмкинлеге туды. Үзебезнең шәһәрдә «Октябрьский чаңгы юлы»н оештырачакбыз. Әлеге чарага инде бүгеннән үк хәзерлек күрә башладык. Беренче биш урынга кадәр махсус бүләкләр тапшыруны күздә тотабыз. Шулай ук катнашучылар да сувенирлар белән билгеләнәчәк», — дип сөйләде физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Рамазанов.

Чаңгы юлында 90 яшьлек Геннадий Михайлович Добринны очрату, әлбәттә, бик күпләргә спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен яхшы стимул булды.

— Кәефем бик яхшы. Көн саен чаңгыда шуам. Кичә җиде чакрым ара уздым. Озын гомернең сере нәрсәдә дип сорыйсызмы? Актив һәм сәламәт яшәү рәвешендә! — дип җавап бирде спорт ветераны.

Ярышларда барлыгы 500гә якын кеше катнашты. Алар алдында 4 һәм 6 чакрым дистанция узу бурычы торды. Һөнәрман чаңгычылар арасында беренче өч урынны яулаган спортчылар бүләкләнде. Һәвәскәр чаңгычыларга «Русия чаңгы юлы-2023» логотипы төшерелгән махсус башлыклар тапшырылды.

Ләкин табигать-ана да һәерхаклы булган бу иртәдә, бөтен шәхси мәшәкатьләрен бер читкә куеп, чаңгы юлына баскан октябрьскийлылар өчен, мөгаен, табигать хозурлыгында булу, ярышларда катнашып, адреналин алу, үзара аралашу — иң зур бүләк булгандыр. Чөнки бу көнне шәһәр тормышында чын спорт бәйрәме булды.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: