Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль 2023, 10:12

Кышкы спорт сөючеләр — чаңгы юлында

Узган шимбә иртәсендә «Спартак» спорт комплексында башланган чаңгыда узышу буенча Башкортстан Республикасы Беренчелеге ике көн дәвам итте.  

Кышкы спорт сөючеләр — чаңгы юлында
Кышкы спорт сөючеләр — чаңгы юлында

Октябрьский, Туймазы, Бакалы, Уфа, Нефтекамск, Стәрлетамак, Нуриман, Күмертау, Бәләбәй һәм республиканың башка шәһәр-районнарыннан килгән спортчыларны, тренерларны һәм җанатарларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.

— Мин сезнең барыгызны да республика Беренчелегендә күрүемә бик шат. Һәм сезнең өчен яхшы итеп әзерләнгән трассада сез югары нәтиҗәләргә ирешерсез, дип ышанам. Мин сезгә чын күңелдән шома чаңгы юлы һәм гадел җиңү телим. Спорт бәйрәме белән! — диде ул.

Ярышларның баш хөкемдары Хәниф Галишин әлеге Беренчелекнең ике яшь төркеме — урта һәм өлкән төркемнәрдән республиканың иң көчле чаңгычыларын Русия ярышларында катнашу өчен сайлап алу мөмкинлеге тудыруын билгеләп үтте. Ул ярышларның программасы белән таныштырды, спортчыларга уңышлы старт һәм нәтиҗәле финиш теләде.

Ярышларда 30 команда составында 274 чаңгычы, шул исәптән, Октябрьский шәһәреннән 50 спортчы катнашты. Малайлар һәм кызлар үзләренең яшь төркемнәрендә 3, 5, 10 чакрым арада тимераякта шуу һәм классик стильдә көч сынаштылар.

Спорт иртәсендә хәтта һава торышы да кулай торды — чаңгы базасы бинасында урнаштырылган метеоприбор нибары 5 градус суык булуын күрсәтте.

Шуны әйтергә кирәк, агымдагы елның 4 февралендә бөтен ил буенча Спортның кышкы уен көннәре башланды. Бер ай дәвам итәчәк әлеге акциягә безнең шәһәр дә кушылды.

— Моннан алдагы көнне без 4 санлы спорт мәктәбе стадионында «Лед надежды нашей» тимераякта шуу буенча Бөтенрусия массакүләм ярышларын үткәрдек. Эстафета рәвешендә узган чарада гомуми белем бирү оешмаларыннан һәм урта махсус уку йортларыннан командалар катнашты. Ул бик мавыктыргыч килеп чыкты. Ә бүген без чаңгыда узышу буенча Башкортстан Республикасы Беренчелеген рәсми рәвештә кабул иттек. Ярышларда республиканың иң көчле чаңгычылары үз сәләтләрен күрсәтәчәк, — дип билгеләп узды җирле гаммәви матбугат басмаларына биргән әңгәмәсендә физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Рамазанов.

БР Беренчелегендә Октябрьскийның 3 санлы спорт мәктәбеннән иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән чаңгычылар белән танышыр вакыт җитте.

Тимераякта шуу стилендә: биш чакрым дистанциядә 2005-2006 елгы кызлар арасында — Софья Ахьянова, Элея Сабирова; 10 чакрым дистанциядә 2005-2006 елгы егетләр арасында — Камил Мәҗитов, Шамил Мәхмүтов; 10 чакрым дистанциядә 2007-2008 елгы үсмерләр арасында Адиль Газизов, Данил Ситдыйков; 2007-2008 елгы кызлар арасында биш чакрым дистанциядә — Яна Гыймаева;  өч чакрым дистанциядә 2009-2010 елгы малайлар арасында — Марк Подтеребков, Фидан Фазлыев, кызлар арасында — Дарина Харисова.

Классик стильдә: өч чакрым дистанциядә —  2005-2006 елгы кызлар арасында — Элея Сабирова; 2007-2008 елгы кызлар арасында — Яна Гыймаева; 2009-2010 елгы кызлар арасында — Дарина Харисова.

Безнең шәһәрдә кышкы спорт төрләре буенча ярышларның бу соңгысы түгел. Димәк, безне алда тагын да югарырак күрсәткечләр һәм яхшы тәэсирләр көтә.

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: