Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
18 гыйнвар 2023, 15:50

Спорт — чикләрне белми

Узган атна ахырында Спорт сараенда барлык категориядәге инвалидлар арасында йөзү буенча Октябрьский шәһәренең V Ачык Кубогы булып үтте.  

Спорт — чикләрне белми
Спорт — чикләрне белми

Узган елда «Сәламәт яшә!» автоном коммерцияле булмаган җәмгыяте физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Төп җиңү — үз-үзеңне җиңү» дип аталган проекты белән Президент грантлары конкурсында җиңү яулады. Тренер Марина Плеханова җитәкчелегендә 2019 елда гына оешкан һәм сәламәтлекләре чикле булган яшь октябрьскийлыларга гидротернәкләнү аша ярдәм итүне максат итеп куйган оешманың бу инде икенче зур уңышы!

«Сәламәт яшә!» җәмгыяте 2021 елда «Чикләрсез спорт» проекты белән Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды. Грант проектының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча йөзү белән системалы шөгыльләнүгә һәм гомуми физик әзерлек дәресләренә 26 бала җәлеп ителде, ә 30 бала тренировкалар йөкләнешен арттыру мөмкинлеге алды. Бу исә республика ярышларында һәм Олимпия чемпионы В. Таянович призларына Бөтенрусия йөзү турнирында катнашу өчен спортчылар әзерләргә мөмкинлек ачты, 16 йөзүчегә яшьүсмерләр спорт разрядлары бирелде. Балалар белән эшләү өчен өстәмә ике белгеч җәлеп ителде. Йөзү буенча психик авыру шәхесләр өчен Бөтенрусия спартакиадасында катнашу мөмкинлеге барлыкка килде.

Йөзү буенча Октябрьский шәһәренең V Ачык Кубогында Башкортстаннан һәм Татарстаннан бер йөздән артык инвалид катнашты. Йөзүчеләрне, аларның тренерларын һәм җанатарларны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде. Ул «Олимпия чемпионы В. Таянович призларына барлык төрдәге инвалидлар арасында йөзү буенча традицион турнир» Бөтенрусия ярышларында мактаулы урыннар яулаган Мелана Радаева, Глеб Гәрәев, Диана Ивакина, Илгизәр Урманов, Ирина Казакова, Азалия Вилданова, Алексей Никифоров, Денис Хисмәтов һәм Ирина Хәсәншинага көчле алкышлар астында медальләр һәм грамоталар тапшырды.

Ярышларда катнашучыларга үзләренең эчкерсез теләкләрен чараның мәртәбәле кунаклары — Русиянең атказанган спорт мастеры, 2020 елда Токиода йөзү буенча узган Паралимпия уеннары чемпионы Богдан Мозговой һәм Русиянең атказанган спорт мастеры, 2020 елда Токиода йөзү буенча узган Паралимпия уеннарының бронза призеры Аделина Разетдинова җиткерде. Алар физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне авырлыклардан курыкмаска, үз-үзләрендә дисциплина һәм таләпчәнлек тәрбияләргә чакырды. Шул очракта гына алга куйган максатларга ирешергә мөмкин.

Ярышлар башланганчы дөнья чемпионнары үткәргән разминкада физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яше һәм карты бик теләп катнашты. «Задумка» вокал ансамбле чыгышы исә тагын да күңел күтәренкелеге бүләк итте.

— Барлык категория инвалидлары арасында йөзү буенча Октябрьский шәһәренең Ачык Кубогын үткәрү спортчыларга яшьүсмерләр спорт разрядлары нормативларын үтәргә мөмкинлек бирде, алардан башка Башкортстан Республикасы Беренчелегендә һәм Чемпионатында, Бөтенрусия ярышларында һәм югары класслы башка ярышларда катнашу мөмкин түгел. Спорт әзерлеге программасы  буенча шәһәрдә 8  яшьтән 26 яшькә кадәрге сәламәтлекләре чикле булган 38 бала шөгыльләнә. Спорт осталыгын арттыру өчен, спортчыларга төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашырга кирәк. Грант ярдәме, шулай ук, квалификацияле хөкемдарларны җәлеп итеп ярышлар уздырырга, анда башка төбәкләрдән спортчыларны чакырырга мөмкинлек бирде. Йөзү буенча Ачык Кубок үткәрү, киләчәктә хезмәттәшлек итү һәм сәламәтлек саклау оешмалары белән төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашу, ә белгечләргә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу мөмкинлекләрен ачты, — дип билгеләп үтте Марина Плеханова.

Барлык категорияләрдәге инвалидлар арасында йөзү буенча V Ачык Кубогы катнашучылар, тренерлар һәм тамашачылар өчен чын спорт бәйрәме булды. Үз яшь төркемнәрендә һәм нозологиядә җиңүче һәм призер булган октябрьскийлылар Софья Рукавишникова, Мелана Радаева, Яна Радаева, Ирина Казакова, Ирина Хәсәншина, Юлия Хәйруллина, Азалия Гайсина, Азалия Вилданова, Максим Пахомов, Алексей Никифоров, Глеб Гәрәев, Даниил Ляпустин, Антон Волков, Алексей Кочкин, Василий Кулаченков, Тимур Әхмәтшин, Илгизәр Урманов, Айдар Ибәтуллин, Иван Ситнев исә лаеклы бүләкләр кабул итте.

 

Автор фотосы

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: