Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 декабрь 2022, 11:21

Кеше бәхет өчен туа

Һәм бәхет өчен күп тә кирәкми кебек...  

Кеше бәхет өчен туа
Кеше бәхет өчен туа

Александра Карсакова белән без аның яңа фатирында очраштык. Әле дә булса буяу исләре ахыргача таралып бетмәгән биш катлы йортның бөтен тәрәзәләрендә дә ут балкымый, шул ук вакытта кемнәрдер ремонт ясый: дрель тавышы яңгырый.

— Мин үз фатирымнан ачкыч кабул иткән көнне озак көттем. Әлбәттә, мәйданы артык зур түгел, әмма мин ни бар, шуңа шатмын. Иң мөһиме, ипотекага түгел, банкларга бурычым юк, — дип Александра мине түргә дәште.

2022 елның көзендә Рәхимьян Насыйров урамында төзелгән йортлардан фатир алучылар арасында ятим балалар да бар иде. Шуларның берсе — гәзитебезнең Яңа ел саны кунагы Александра Карсакова.

— Миңа фатир белән бик кулай туры килде дип уйлым. Яңа йорттан. Икенче кат. Яхшы ремонт. Пыялаланган лоджия. Хәтта түшәмне дә тарттырып ясаганнар. Чак шул яктырткычларны гына алмаштырдым. Әлеге бәхетле көннәрне, кызганычка, әнием генә күрә алмады. Озак авырганнан соң ул бер ел элек мәрхүм булды... — Саша карашын читкә борды.

Шулай килеп чыккан инде, Александра сабый чактан үк ятим калган. Аны әнисе яклатып әбисе Елена Васильевна һәм бабасы Александр Михайлович тәрбияләп үстергән. Әмма әлеге олы йөрәкле кешеләр Саша өчен әби һәм бабай түгел. Алар кыз өчен дөньядагы иң газиз һәм кадерле булган әти-әни. Сөйләшеп утырганда, Саша өзелеп яраткан әнисе Елена Васильевнаны бик зирәк һәм алтын йөрәкле кеше иде дип бер тапкыр гына искә алмады. Аля. Әнисе аны иркәләп менә шулай дип дәшә торган булган. Бүген ул аның тормышында бик җитми. Кыз аны сагына һәм юксына...

— Әни белән әти миңа күпмедер дәрәҗәдә совет чоры тәрбиясе бирде. Кешелекле һәм ярдәмчел булырга, һәрнәрсәдә позитив күрә белергә, тормышта югалып калмаска алар өйрәтте. Һәм, әлбәттә, хезмәт тәрбиясе. Бары тик тырышлык һәм эш аша гына тормышта үз теләгеңә ирешеп булганын алар миңа кече яшьтән үк сеңдереп үстерде. Яшермим, бүгенге тормышта мондый тәрбия белән яшәү бик авыр. Карьера, акча, дәрәҗә кебек төшенчәләр тамыр җәйгән җәмгыятьтә минем тормышка булган карашларым кайбер кешеләрдә аңлашылмаучанлык таба. Әмма минем өчен тормыш һәм гаилә кыйммәтләре барыннан да кадерлерәк, — дип сөйли Саша.

Кыз кечкенәдән тырыш һәм максатчан булып үсә. Дүрт яшендә инде ул укырга өйрәнә. Мәктәптә башкалардан тыйнаклыгы белән аерылып торса да, бик актив була. Бары тик яхшы билгеләргә генә укыган Александра Карсакова катнашыннан башка уку йорты тормышында бер генә чара да узмый. «Мине ничек бар шулай кабул иткән укытучыларым белән әле дә булса элемтәне өзмибез, аралашып яшибез», — ди әңгәмәдәшем.

Кызга башлангыч сыйныфларда белем алганда, әнисе белән әтисе йортта ремонт башлый. Менә шушы кызу эш көннәре вакытында Саша үз тормышына зур үзгәрешләр алып кергән кеше белән таныша. Ремонт бригадасы белән җитәкчелек иткән ир-егет тренер булып чыга һәм ул кызны тхэквондо — Корея сугыш сәнгате белән шөгыльләнергә чакыра.

— Беренче тапкыр тренировкага барган көнне әле дә булса онытмыйм. Миңа бик ошады, шул ук вакытта куркыныч та булды. Тирә-ягымда олы кешеләр, ә мин тугыз яшьлек бердәнбер кыз бала. Әмма бу гына мине туктатып кала алмады. Әлеге шөгылемә каршы төшкән әти белән әнине дә күндердем. Һәм мин спортта матур казанышларга ирешә алуыма бик шатмын, — дип сөйли Саша моннан 12 ел элек булган вакыйгаларны искә алып.

Тхэквондо белән шөгыльләнә башлавына дүрт ай дигәндә Александра Карсакова аттестация тапшыра һәм тагын ике айдан соң ул республика ярышларында катнаша. Ул вакытта пьедесталның өченче баскычына күтәрелгән кыз бәхетнең җиденче күгендә була. Бүген дә спорт турында сөйләгәндә, аның йөзеннән елмаю китмәде, күзләрендә бәхет чаткылары кабынды. Аның Уфа, Абдуллино, Ярмәкәй, Самара, Казан һәм башка шәһәрләрдә узган күп сандагы ярышларда уңышлы катнашуы турында бер кочак медальләре сөйли. Саша яңа фатирына үзе өчен бик кадерле булган бүләкләре белән бергә күченгән. Шулай, алар аның узганы, чынбарлыгы һәм якты киләчәге. Бәлкем, нәкъ менә шушы спорт төре кызда ихтыяр көче, рух ныклыгы, кыенлыклар алдында тезләнмәскә, язмыш китереп сукса да егылмаска һәм яшәү өчен үзендә көч табарга өйрәткәндер.

Бүген Александра Карсаковага 21 яшь. Туймазы шәһәре көллиятен тәмамлаган кыз Октябрьскийның нефть техникумында юрист булып эшли. Сүз уңаеннан, ятим балаларга федераль программа буенча бүлеп бирелә торган торакны юллап алу процедурасын дөрес итеп башкарып чыгарга Сашага закон хәрефен яхшы белүе ярдәм итмичә калмаган.

Александра бүген дә яраткан сугыш сәнгате белән шөгыльләнә. Дөрес, билгеле сәбәпләр аркасында кыз үзе әлегә турыдан-туры тренировкаларда һәм ярышларда катнаша алмый. Әмма ул унике ел дәвамында тренеры гына түгел аның якын дусты булып та өлгергән Александр Ефимовның уң кулы һәм төп ярдәмчесе. Александр Юрьевич беренче тапкыр спорт дөньясына килеп кергән яшь балаларны үз укучысы Александра Александровнага ышанып тапшыра.

— Миңа балалар белән эшләү бик ошый. Аларга тхэквондо серләрен өйрәтү, беренче хәрәкәт ясауларын күзәтү минем иңнәремә канат куя. Үзеңнең кемгә дә булса кирәк булуыңны тою — ул зур бәхет. Спорт, гомумән, минем тормышымда зур урынны алып тора. Эштән кайтып керү белән дә мин клубка ашыгам. Анда мине чын дусларым һәм яраткан шөгылем көтә. Ә буш вакытларымда китап укыйм. Нәфис әдәбиятка мәхәббәтне әнием тәрбияләде. Язарга яратам. Юк, шигырьләр түгел, уй-фикерләремне шигъри юлларга салып бетерә алмыйм. Нинди дә булса җитди теманы сайлап алам яисә ул үзлегеннән туа күңелдә, һәм аны үзем ничек күрәм, ничек тоям, шулай тасвирлыйм. Әлеге кулъязмаларымда күбрәк минем күңел халәтем чагыладыр, мөгаен.

— Саша, ниһаять, сез озак көттереп килгән торак хуҗасы булдыгыз. Яңа фатирда яңа елга аяк басачаксыз. Кызганычка, Ходай Тәгалә бөтен кешегә дә бәхетне тигез итеп бүлеп бирми. Әмма язмыш нинди генә авыр сынаулар әзерләп куймасын, безнең һәркайсыбыз изге теләк һәм кадерле хыяллар белән яши...

— Һичшиксез. Минем өчен беренче теләгем — сәламәт булу. Икенче хыялым — гаилә кору. Үземне гаилә тормышында бик тә бәхетле итеп күрәсем килә. Кеше бит җир йөзенә бәхетле булыр өчен туа! Шуңа күрә Яңа елда мин һәркемнең бәхетле һәм сәламәт булуын телим!

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: