Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 декабрь 2022, 16:33

Безнең каратистлар көрәшә белә

17-19 декабрьдә Уфада халыкара көрәш сәнгате форумы кысаларында киокушин буенча шәхси-команда ярышлары узды.

Безнең каратистлар көрәшә белә
Безнең каратистлар көрәшә белә

Анда Русия төбәкләреннән көрәшчеләр һәм Казахстан җыелма командасы чыгыш тотты.
Башкортстан җыелма командасы составында Октябрьский абруен яклап, кат һәм кумитэ бүлекләрендә 16 Дружинник көч сынашты һәм 19 медаль яулады. Ксения Скородумова һәм Ангелина Шәрифуллинаны аеруча билгеләп үтәсем килә. Алар үз яшь төркемендә абсолют авырлык категорияләрендә чыгыш ясады. Кызларның көндәшләре 6 килограммнан алып 12 килограммга кадәр авыррак булды! Шуңа карамастан, Ксения чемпион булды, ә Ангелина, хөкемдарлар карары белән өстәмә аерым вакытта, финалда оттырды. Октябрьский шәһәре каратистлары Русия дәрәҗәсендәге ярышларда үз өстенлекләрен бер тапкыр исбатламады, бу юлы да алар халыкара ярышларда шәһәр данын лаеклы яклады.
Башкортстан җыелмасы команда зачетында икенче урынны алды. Чиләбе өлкәсе җыелма командасы — өченче урында. Казахстан җыелма командасы — җиңүче.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: