Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 ноябрь 2022, 15:17

Улларым — очар канатларым!

«Кошлар канатларын җәеп, биеклеккә омтылган кебек, миңа да балаларым үсәргә, камилләшергә көч бирә», — ди 3нче спорт мәктәбенең әйдәүче тренеры Гүзәл Никитина.

Улларым — очар канатларым!
Улларым — очар канатларым!

Гүзәл Габбасовна белән танышлыгыбыз социаль челтәрләрдән башланды.

Моңа кадәр аның турында ишетеп белсәм дә шәхсән аралашканыбыз булмады. Бер көнне мин очраклы рәвештә шәһәрдәшнең ВКонтактедагы рәсми битенә юлыктым. Андагы язмаларны укып чыккач, күңелдә бу ханым турында тагы да күбрәк белү, аның тарихын ишетү теләге туды. Ният иткән — эшләгән. Шушы араларда Гүзәл Габбасовнаны редакциягә кунакка дәштем. Ул тәкъдимемә каршы килмәде.

Әйтеп үтүемчә, Гүзәл Никитина 3нче спорт мәктәбендә тренер булып эшли, ул Башкортстан Республикасының иң яхшы физик культура хезмәткәре һәм тренеры. Аның тәрбияләнүчеләре шәһәр, республика, ил күләмендәге ярышларда даими призер була, араларында җиде спорт мастеры, Русия чемпионнары, хәтта халыкара дәрәҗәле медальләргә (Европа һәм дөнья беренчелекләре) ия булучылар да бар.

Бияләй кыйссасы яки спорт белән дуслык ничек башлана?

Гүзәл Габбас кызы тумышы белән төп Октябрьскийныкы. Ел башындагы иң суык һәм шул ук вакытта иң гүзәл, аклык-сафлыкка бай гыйнвар аенда дөньяга килә ул. 18нче мәктәптә укый. Укытучыларын бүген дә тирән хөрмәт белән искә ала. «Спорт белән мавыгып китүемдә физкультура укытучысы Юрий Александрович Скворцовның өлеше зур. Моңа бәйле бер тарих сөйләп үтмәкчемен. Өченче сыйныфта укыган вакыт. Мәктәп укучылары арасында өч километр ераклыкка чаңгы ярышлары оештырылды. Котлован янындагы трассадан җилдерәбез шулай. Минем чаңгылар буема туры килеп бетми, бик озыннар. Бермәлне берсенең очы шартлап сынмасынмы! Шунда кече сыйныф баласына каяндыр килгән зиһенлелек белән чаңгыга бияләйне кидереп куйдым. Нәтиҗәдә, дистанцияне уңышлы үтеп, хәтта бүләкләнүчеләр исемлегенә эләктем. Икенче көнне Юрий Александрович мине «Нефтьче» паркына тренер Римир Әхтәмовка алып килде. Спорт ориентлашуы буенча беренче остазым белән танышлык шулай башланды. Римир Кәрамович минем өчен тренер гына түгел, әтием кебек үк якын кеше, киңәшче-остаз да булды. Ул мине перспективалы фикерләргә, дөрес план төзергә, хәтта хуҗалык эшен алып барырга да өйрәтте. Аның белән әле дә араны өзмибез, хәл-әхвәлләрне белешеп торабыз».

Гүзәл ханымның булачак тормыш иптәше — Сергей Николаевич Никитин белән танышуына да спорт сәбәпче була. Яшь кыз спорт ориентлашуы секциясенең кечеләр, егет исә олылар төркеменә йөри. Бу вакытта әле хисләр яңа бөреләнә генә башлагандыр. Ә язмыш ике йөрәкне кавыштыру өчен үзенекен эшләвен дәвам итә. Сергей белән Гүзәл икесе дә бер вузны (Смоленск физкультура институты) сайлый. Бу этапта инде мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә чыга.

— Безне мәхәббәт кенә түгел, ә бергәләп ул чордагы сынауларны җиңү дә якынайткандыр, — ди Гүзәл ханым. — Катлаулы 90нчы еллар иде бит. Безгә уку белән берлектә эшләргә дә туры килде. Гади итеп әйткәндә, алып-сатар булдык. Товарлар артыннан хәтта Польшага кадәр үк йөрдек. Кибетләрдә «Марс», «Сникерс» ише шоколадлар күренә башлаган вакытны хәтерлисездер. Сергей шуларны алып кайта да, бергәләп сата идек. Ул замандагы өйрәнгәннәр әле дә онытылмый. Мине бүген базарга чыгарсагыз бер чиләк бәрәңгене миллион сумга сатып җибәрә алам... Ә инде икенче курста мин спорт мәктәбенә тренер булып урнаштым. Яшьләр җыелма командасы исәбендә дә тордым. Икешәр тапкыр күнекмәләргә йөри идем. Шул ук вакытта лекцияләрне дә калдырганым булмады. Бер сүз белән әйткәндә, бу чорда без чын мәгънәсендә тормыш мәктәбен үттек, укуда да сынатмадык (ирем белән икебез дә институтны кызыл дипломга тәмамладык), эшкә дә өйрәндек. Институттан соң, билгеләнеш буенча туган шәһәрдәге туризм станциясенә эшкә җибәрделәр. Туризм буенча методист итеп куйдылар. Әйтергә кирәк, ул вакыттагы тәкъдимнәрем бүген дә анда кулланышта кала. Кандракүлдә турслет үткәрүгә Әлфия Фәрит кызы Таюпова, Геннадий Васильевич Сәлимов белән башлангыч салдык. Шулай берничә ел эшләгәч 3нче спорт мәктәбе директоры Юрий Михайлович Лукьянов үзенә чакырды. Бу мәктәптә көчле тренерлар составы туплануын билгеләп үтәсе килә. Ирина Владимировна Ермакова, Елена Владимировна Гутьяр, Ирек Вәгыйзович Хөснияров, Надежда Хәнифовна Садыйкова кебек белгечләр хезмәт куя биредә. Без бердәм коллектив булып эшләүгә омтылабыз, чөнки шул вакытта гына югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.

Үзеңнең иң яхшы версияң бул!

Гүзәл Никитинаның тормыш өндәмәсе шулай яңгырый. «Мин гаделлек, дөреслек яклы, үз сүземдә торам, ялган сөйләү, кемгәдер ялагайлану минем өчен ят нәрсә. Кирәк булганда хаталарымны таный беләм. Ә инде хакыйкать минем якта икән моны мотлак дәлилләячәкмен. Бу сыйфатларымны яратып бетермәүчеләр дә бар, әлбәттә. Әмма күпчелек ата-аналар балаларын миңа ышанып тапшыра. Мин исә бу ышанычны акларга тырышам. Эшемне бик яратам, балалар һәм олылар белән дә уртак тел табарга тырышам, күпләргә минем аралашучан, энергияле, тапкыр сүзле булуым, кыю идеяләр белән яшәвем ошый.

Минем фикеремчә, баланың төрле яклап үсешенә тренерның шәхесе, аның үрнәге зур йогынты ясый. Малай-кызларның игътибарын тотып калу өчен генә дә күп сәләтләргә ия булырга кирәк. Аларга остаз да, киңәшче дә, дус-ахирәт тә була белү зарур. Мин тәрбияләнүчеләремә күнекмәләр биреп кенә калмыйча, алардан чын җиңүчеләр тәрбиялим. Эштә һәрчак җаваплылыкны үз өстемә алам. Әгәр биш ел буена бала бернинди нәтиҗәгә ирешмәгән икән, беренче чиратта гаепне үземнән эзлим. Димәк, нәрсәнедер күз уңыннан ычкындырганмын.

Хакимиятнең спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Илһам улы Рамазанов:

— Гүзәл Никитина бик энергияле, максатчан тренер. Ул һәр тәрбияләнүчесе белән шәхсән эшли. Аның уллары да спортта яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Мәсәлән, кече улы Вадим шәһәр һәм республика күләмендә юниорлар арасында иң көчлеләр исемлегендә, дөнья һәм Европа беренчелекләре көмеш призеры.

Соңгы елларда тренерлык эшендә зур ярдәмчем барлыкка килде. Ул сезгә яхшы таныш булган Надежда Садыйкова. Мин аны бик яратам, хөрмәт итәм, бергәләп күп проектларны гамәлгә ашырабыз. Әлеге вакытта Дана Аникина белән хезмәттәшлек башлап җибәрдек. Ул Нарыш-тауга экологик сукмак салуга башлангыч биргән кеше. Аның белән киләчәктә бердәм проект эшләргә ниятлибез. Әмма бу әлегә сер булып калсын.

Надежда Хәнифовна белән икебез дә чын фанатикларча эшлибез. Әйтик, күпчелек кеше җәйге чорда ял итәргә тырыша. Ә мин көненә икешәр тапкыр тренировка үткәрәм. 25 баланы алып, Абзаковога барып кайттык. Анда ике атна тордык. Көн саен өч тапкыр күнекмәләр эшләдек. Моның өстенә иртәнге, төшке һәм кичке ашны әзерләүче дә булдым. Гүзәл Габбасовна, шулкадәр энергия, көч-куәтне кайдан аласыз, дип сораучылар да була. Аларга болай җаваплыйм: «Минем батарейкам — ул балаларның күзләрендәге очкыннарда».

Көч һәм интеллект бердәмлеге

Гүзәл Никитина сүзләренчә, спорт ориентлашуы физик үсештән тыш фикерләү сәләтен үстерә, хәтерне яхшырта, ә иң мөһиме — дөрес сайлау эшләп, тиешле карарлар кабул итәргә өйрәтә.

Мәкаләм героеның уллары Дмитрий белән Вадим да шушы спорт төрен үз иткән.

— Монда минем тренерлык эше дә үз ролен уйнады, әлбәттә, — ди Гүзәл ханым. — Балаларны кечкенәдән үзем белән ярышларга йөртә идем. Әмма шул ук вакытта мин аларга сайлау мөмкинлеге бирдем. Улларым футбол, йөзү, шахмат һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнде, бу юнәлештә билгеле нәтиҗәләргә дә иреште. Ахырда исә спорт ориентлашуын сайладылар. Вадим Стәрлетамак физик культура колледжын, ә Дмитрий Чиләбе физик культура институтын тәмамлады. Бүген алар спорт ориентлашуы буенча спорт мастерлары, Русия милли җыелма командасы әгъзалары, әйдәп баручы белгечләр. Шәһәрдә аларны «абыйлы-энеле Никитиннар» дип танып беләләр. Дима бик яхшы стратег, ул һәр нәрсәне акыл белән, җентекле уйлап эшли. Аны киләчәктә уңышлы җитәкче итеп күрәм. Вадим исә темпераментлы, тиз карарлар кабул итә. Кече улым тренерлык эшенә зур кызыксыну күрсәтә, яңа алымнар тәкъдим итә, балалар белән осталык дәресләре үткәрә. Улларым заманча технологияләрне дә файдага куллана, интернет челтәрләреннән үзләренә кирәкле белем-күнекмәләрне ала. Мәсәлән, Норвегия биатлончысы, сигез тапкыр олимпия чемпионы булган Уле-Эйнар Бьёрндален һәм башка билгеле спортчыларның нинди техникада күнекмәләр үткәрүен карап, аларны үзләштерәләр.

Хуҗалыкта да алар зур ярдәмче миңа, кирәк булса ремонт та ясыйлар, ашарга да пешереп куялар. Агымдагы елдан төзелеш эшенә өйрәнә башладылар. Әтиләре нәкъ шушы өлкәдә мәшгуль һәм ул Вадим белән Дмитрийны да әкренләп моңа җәлеп итә. Сергей белән күптән аерылышсак та дустанә мөнәсәбәтне саклап калдык, аңа балалар өчен рәхмәтлемен, аларның казанышларында, күркәм холыкларында минем тәрбия генә түгел, ә уңай генетика да зур роль уйный.

Бүген мин гаиләмдә үземне тыныч һәм ышанычлы итеп тоям. Улларымны чын ир-егет итеп тәрбияли алуыма бәхетлемен. Булачак киленнәремнән хәтта бераз көнләшеп тә куям…

Мәхәббәтсез дөнья күңелсез

Ике балага гомер бүләк иткән, аларга яхшы тәрбия биргән гүзәл әни, уңышлы эшләп килүче тренер бүген үзе турында тулы хокук белән: «Мин бәхетле!», — дип әйтә ала. Әмма хатын-кызга чынлап торып бәхетле булу өчен үзен аңлаучы, янында булырга теләүче кеше дә кирәк. Гүзәл ханымның тормышында да бар мондый зат.

— Ул спорт дөньясыннан түгел, миннән яшьрәк тә, — ди әңгәмәдәшем. —Әмма болары минем өчен вак нәрсә. Арада рухи бәйлелек, бер-береңне ничек бар, шулай кабул итү, чын ярату булса шул җитә. Эштән кайтканда тәрәзәләрең балкып тору, үзеңне көтүләрен белү тормышны тагы да матурлый бит ул!

… Әйе, мәхәббәт кешене яшәтә дә, яшәртә дә дип юкка гына әйтмиләр шул. Гүзәл ханымның нурлы йөзенә, очкынланып янган күзләренә карагач моңа тагы бер тапкыр инанасың.

Мавыгулар була күптөрле…

Гүзәл Габбасовна бер юнәлеш белән генә чикләнмичә, үзен төрле өлкәләрдә сынап карарга вакыт таба. Мәсәлән, ул тормышының бер мизгелендә бизнес белән мавыгып ала.

— Бу башлыча тормыш таләбе булды, — ди әңгәмәдәшем. — Ирем белән аерылышкач, тренер буларак хезмәт хакы гына җитми башлады. Нәтиҗәдә, челтәрле бизнес белән кызыксына башладым.

Бу өлкәдә уңышлы гына эшләп, үзем өчен мөһим тәҗрибә алуга ирештем. Соңрак исә криптовалюта белән дә шөгыльләнеп алдым. Бүген инде үземне тулысынча тренерлык эшенә багышладым, дияргә була, әйтерсең дә миндә икенче сулыш ачылды! Шулай да бизнесны бөтенләй ташламадым, инвестиция өлкәсен өйрәнәм. Әйтергә кирәк, әлеге юнәлеш белән Вадим да кызыксына.

Спорттан кала мавыгуларын санаганда Гүзәл ханымның китап укырга яратуын билгеләп үтмичә булмый. Иң яраткан әсәрләренең берсе — Ф. Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романы, аны ул алты тапкыр укып чыккан! Әңгәмәдәшем фикеренчә, уку сүз байлыгын үстерә, белемне арттыра.

Мәкаләм герое мәдәни үсеш турында да онытмый. Театр-концертларга йөри, чараларда катнаша. «Мине күлмәктә сирәк күреп була, чөнки тормыш рәвешем башлыча активлык белән бәйле. Әмма шул ук вакытта үземнең нәфис зат булуымны да онытмыйм. Кроссовкада гына түгел, кирәк булса ун сантиметрлы биек үкчәле түфлидә дә рәхәтләнеп йөрим!».

Спорт — иң яхшы мотиватор

Гүзәл ханым редакциягә килеп кергәч тә аның яшь кызлар да көнләшерлек зифа гәүдәле булуына сокланган идем. Моның сере — сәламәт яшәү рәвешендә.

— Мин дөрес туклануга өстенлек бирәм, — ди ул. — Ит, хәтта балык ашаудан да баш тарттым, баллы һәм камыр ашларын файдалы төрләре белән алыштырам. Рационга яшелчә-җимешләрне, смузи кебекләрне күбрәк кертергә тырышам. Җиләк, чикләвек, гөмбә җыеп кайнатма, кабымлыклар әзерлим. Моннан тыш, физик торышны тәртиптә тотарга тренажерда шөгыльләнү, велосипедта йөрү, чаңгыда шуу да булыша. Мин көненә 25-30 мең адым узам. Спорт — иң яхшы дәва. Ул тынычландыра, уйларны тәртипкә сала. Бик шәп мотиватор да ул, яңадан-яңа биеклекләргә менәргә булыша. Минем дә киләчәккә зур максатым бар. Ул — дөнья чемпионатында «алтын» алу.

Сүземне шәһәрдәшләргә мөрәҗәгать белән тәмамлар идем. Әгәр сез балаларыгыз көчле рухлы, кабатланмас, тәвәккәл һәм физик яктан сәламәт булсын дисәгез, аларны миңа алып килегез. Мин ул-кызларыгызга иң кирәкле тормыш күнекмәләрен биреп, аларны лидер булырга өйрәтәчәкмен!

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: