Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 ноябрь 2022, 13:48

Боксны буйсындырган Азалия

Спорт сарае музеенда хатын-кызлар арасында бокс буенча Русия чемпионы Азалия Әминева белән матбугат конференциясе узды.  

Боксны буйсындырган Азалия
Боксны буйсындырган Азалия

Чемпионга — шәһәрдәшләр рәхмәте

Азалия — бокс буенча күп тапкырлар Русия  һәм халыкара ярышларда җиңүче. 2021 елда Польшада узган кызлар арасында бокс буенча дөнья беренчелегендә аңа тиңнәр булмый. Бокс буенча Русиянең җыелма командасы әгъзасы, халыкара класслы спорт мастеры Азалия Әминева 2022 елда республикада олылар категориясендә бокс буенча беренче чемпион булды.

Алсу Вергун:

— Мин үз кызыма ышандым. Мин аңа һәрвакыт «Азалиям, син минем чемпионым», — дидем. Ярышлада җиңү яуласа да, ул минем өчен кечкенә принцессам.

Краснодарда илнең 49 төбәгеннән 174 спортчы хатын-кыз катнашкан Русия чемпионаты Азалиянең икенче зур уңышы була. Беренчесендә ул, Русия җыелма командасы капитаны мәскәүле Саадат Далгатовадан калышып, бронза яулый. Бу юлы тәҗрибәле Саадат беренче раундта ук ярыштан төшеп кала. Ә безнең шәһәрдәшебез бер көндәше артыннан икенчесен җиңеп, финалга барып җитә. Ул анда Төмән өлкәсеннән Альбина Молоджанова белән очраша. Ике көчле боксчының рингта бу беренче тапкыр гына очрашуы түгел. Шуңа күрә бер-берсенең көрәш тактикасын яхшы белә алар. Әлбәттә, Азалиянең — үз тактикасы. Һәм ул аңа уңыш алып килә.

Кызны бу матур җиңүе белән шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев шәхсән тәбрик итте. «Октябрьский УБР» җәмгыяте коллективы, шәһәр данын лаеклы яклаган өчен, Азалияне премия белән билгеләде.

Тыгыз ярышлар графигы

Әле моннан берничә ел элек кенә рингка чыгуга караганда, интервью бирүдән ныграк куркам дип белдергән кыз, матбуган конференциясе барышында күп сандагы камера һәм фотоаппаратлар каршында үзен сизелерлек кыю тотты.

Сигезенче ел өзлексез тренировкалар белән яши торган 19 яшьлек Азалия өчен көч җитмәслек берни дә юк кебек.

— Чемпионатка хәзерлек Мәскәүдә барды. Тренировкалар җиңел бирелмәде. Әмма алардан да бигрәк курку хисе бар иде. Чөнки мин үземә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен яхшы аңладым, — дип сөйли кыз.

Кирәк бит, өстәвенә аның тренеры Александр Савкин Азалиянең җиңү яулавын төшендә күргән. Ул: «Мин бүген төш күрдем — син көрәшне оттың. Бар да яхшы булачак!», — дип тәрбияләнүчесенә әйтсә дә, төш — төш инде ул. Йомшаклык күрсәтергә кызның хакы булмый. Ул бар көчен һәм осталыгын эшкә җигә. Нәтиҗәсе дә горурланырлык!

Матбугат конференциясе барышында журналистлар Азалия Әминеваның тыгыз ярышлар графигы белән яшәвеннән хәбәрдар булды. Безнең бу язмабыз басмага әзерләнгән арада, боксчы кызыбыз Сочида, чираттагы ярышларга хәзерлек күрә инде. Якын киләчәктә ул Нижневартовск шәһәрендә үтәчәк нефть илләре Кубогына халыкара ярышларда катнашу теләге белән яши. Әмма безнең якташыбыз тагын да югарырак үрләр — Олимпия уеннарында бокс буенча үз урынын яуларга тели.

Көндәлек авыр хезмәт

Апперкот, хук, клинч — әлеге һәм башка сүзләрнең мәгънәсен Азалия безнең кебек интернеттан карап кына белми. Ул аларны көн саен ишетә һәм тренировкаларда куллана.

— Азалия яхшы техникага ия. Ул бик каты суга. Бокс — хатын-кызлар өчен түгел дип уйлаган кешеләргә мин болай дип җавап бирер идем: спортта җенес төшенчәсе юк. Гомумән алганда, бу спорт төре белән шөгыльләнүче кызлар күп. Барысы белән дә көрәшкә чыгарга теләмисең. Барысы белән дә җиңел булмаска, ә кайберләре белән хәтта авыр да булырга мөмкин, — диләр аның ринг буенча дуслары.

Азалия Әминева балачагын искә алып, болай дип сөйли: «Мин кечкенәдән кул эшләре белән шөгыльләндем. Шулкадәр нечкә эш белән мавыккан кыз ничек итеп тупас бокс дөньясына аяк басты дисезме? Үзеннән-үзе. Озак уйлап тормыйча, спонтан кабул ителгән карар бу. Бездә ел саен мәйданда «Баланы спортка алып кил» дигән чара үтә. Шәһәрнең барлык секцияләре дә мәйданда җыела һәм аларның спорты нәрсә белән җәлеп итүе турында сөйли һәм күрсәтә. Мин алардан визитка алдым. Энем белән бардык. Аңа ошады. Берникадәр вакыттан соң мин дә җөрьәт иттем».

Чемпион остазы Александр Савкин — титуллы боксчы һәм спорт мастеры.

— Азалияне беренче тапкыр безнең залда 2014 елда очраттык. Аңа ул вакытта нибары 11 яшь иде. Почмакта эскәмиядә тыныч кына утырган кызчык ни сәбәпледер игътибарны үзенә җәлеп итте. Тоемлау хисе көчле булган, ахры. Без Азалиягә үзен сынап карарга тәкъдим иттек. 2015 елның маенда ул беренче ярышларны отты. Аннан инде башкаларын. Ярышлар, көндәшлек, җиңү теләге аны, әйтерсең лә, рухландыра, — диде ул.

Азалия Әминева фикеренчә, бокс — бик акыллы спорт төре. Аны хәтта шахмат уены белән чагыштыралар. Чөнки кыска вакыт эчендә берничә адым алга уйларга кирәк. Ничек сугарга, ничек каршы алырга, ничек алдарга. Көндәшеңне белергә, аны исәпләргә, аның һөҗүмнәрен юкка чыгарырга кирәк.

Сөйкемле туташ һәм яхшы дус

Зифа буй-сын, сөйкемле йөз, ягымлы күзләр... һәм заманча маникюр. «Мин бит рингтан төшкәч, кызга әвереләм», — дип елмайган Азалия буш вакытларында рәсем төшерергә ярата, фотосурәтләр белән кызыксына. Дуслары белән аралаша.

Әлеге мөлаемлык, тыйнаклык һәм зәвыклык артында никадәр ихтыяр көче һәм җиңүгә омтылыш яшеренгән. Шушы сыйфатлары булмаса, бүген без хатын-кызлар арасында бокс буенча 19 яшендә Русия чемпионы булган Азалия Әминева белән бер шәһәрдә яши алыр идек микән?!

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: