— Без сезгә бик шат, кадерле дуслар! Ярышларда катнашучыларга карап, без оптимизм белән сугарылабыз. Сез һөнәри камиллеккә омтылучы көчле һәм батыр кешеләр, — дип мөрәҗәгать итте кунакларга Радий Хәбиров.
Чыгышының ахырында ул ишарә телендә җыелучыларга уңышлар теләде.
БР башлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 35 яшькә кадәрге яшьләр арасында уза торган һөнәри осталык буенча II Милли чемпионатка Русиянең 45 төбәгеннән, шулай ук Үзбәкстан һәм Казахстаннан 350дән артык кеше килгән. 34 компетенция буенча ярышачак яшьләргә 150 ишарә тәрҗемәчесе һәм 130 волонтер ярдәм итәчәк. Чемпионат 20 октябрьдән 22 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бөтенрусия саңгыраулар җәмгыяте президенты Станислав Иванов билгеләп үткәнчә, бу чын хезмәт бәйрәме булачак. Аны оештыру белән ел дәвамында Башкортстан Хөкүмәте, министрлыклар һәм ведомстволар шөгыльләнгән.
Фото: пресс-служба главы РБ.