Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 сентябрь 2022, 12:17

Акробатика кыю һәм матурларны ярата

Узган атнада Октябрьский шәһәренең Спорт сараенда спорт акробатикасы буенча бөтенрусия һәм халыкара ярышлар узды.  

Акробатика кыю һәм матурларны ярата
Акробатика кыю һәм матурларны ярата

2015 елдан башлап Александр Дергунов истәлегенә багышлап оештырыла торган бөтенрусия ярышларының масштабы агымдагы елда тагын да киңәйде һәм ул халыкара статуска ия булды.

Быел өч көн дәвам иткән спорт чарасында Әрмәнстан, Белорусия, Донецк Халык Республикасы, Казахстан һәм Русиянең 12 төбәге — Башкортстан, Татарстан Республикалары, Пермь крае, Воронеж, Киров, Мәскәү, Новгород, Омск, Самара, Свердловск, Ярославль өлкәләре һәм Санкт-Петербургның әйдәп баручы акробатика мәктәпләреннән 400гә якын спортчы көч сынашты.

Ярышларның тантаналы ачылышы Александр Дергуновның тормышы турындагы фильм күрсәтү белән башланды. Спорт акробатикасы буенча СССРның спорт мастерына кандидат Александр Дергуновны беренче тренеры Александр Громов, хезмәттәшләре, дуслары һәм укучылары никадәр тырыш һәм максатчан кеше булуын билгеләп узды. Александр Дергунов җитәкчелек иткән елларда шәһәрнең Акробатлар федерациясе 20дән артык спорт мастеры һәм 100 спорт мастерына кандидат тәрбияләгән.

Тантананы Октябрьскийның «Аяз», «Дайс Бокс», «Щедрый вечер» иҗат коллективлары чыгышлары дәвам итте. Һәм, әлбәттә, Александр Дергунов исемендәге федерация тәрбияләнүчеләре, РФның җыелма командасы әгъзалары һәм килгән кунаклар — Әрманстан, Белорусия, ДНР, Казахстан спортчылары тәкъдим иткән бердәм акробатик тамаша тантананың якты бер бизәге булды.

Мәртәбәле кунаклар — БР спорт министры вазыйфаларын башкаручы Сергей Алопин, Октябрьский хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Михаил Черкашнев, Русия спорт акробатикасы федерациясе башкарма комитеты әгъзасы, Русиянең атказанган тренеры Теймураз Гургенидзе, Русиянең атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Нина Анисимова, Русиянең атказанган тренеры Александр Громов, Октябрьский Спорт акробатикасы федерациясенең башкаручы директоры Артем Дергунов, Воронеж шәһәреннән Русия Спорт акробатикасы федерациясенең башкарма комитеты әгъзасы, Русиянең атказанган тренеры Валерия Кудрявцева, ярышларның баш судьясы Олеся Муллагалиева һәм күп сандагы җанатарлар көчле алкышлар белән акробатлар парадын каршы алды. Ярышларда катнашучыларны сәламләгән кунаклар спортчыларга уңышлы чыгышлар, җанатарларга онытылмас якты тәэсирләр теләде.

Ярышлар яшь категориясе буенча парлы, өчле, дүртле кызлар һәм егетләр, шулай ук катнаш составта узды. Көрәш келәменә чыккан акробатлар, бөтен ихтыяр көчен йодрыкка җыеп, үз осталыкларын күрсәтте. Команда рухын тоеп, берьюлы гәүдә тигезлеген саклап, төрле күнегүләр ясау, әлбәттә, җиңел түгел. Өстәвенә, дулкынлану хисен дә җиңә белергә кирәк. Әмма әлеге зур көч һәм сабырлык, җитезлек һәм матурлык таләп итә торган спорт төрен сайлаган һәр бала минем өчен кыюлык үрнәге. Зәвыклы костюмнар, нинди генә очракта да йөзләреннән елмаю китмәгән кызлар һәм малайларның һәр чыгышы ул чын иҗат. Әлбәттә, ару-талуны белмәгән фантазиягә бай тренерларының хезмәтенә дә тиешле бәя бирергә кирәк.

Ниһаять, ярышларның соңгы көне җитте. Иң оста акробатлар мактау пьедесталына күтәрелде. Без үзебезнең гәзит битләрендә бары тик Октярбьский шәһәре акробатларын гына исемлибез. Беренче урында — Лия Сәләмова һәм Данил Колесников; Полина Сәфәрова һәм Айдар Гайнуллин; Дина Низаева һәм Тихон Брезгин; Екатерина Рязанова, Мәриям Кашапова һәм Арина Исламгулова; Жасмин Насыйбуллина, Диана Корнеева һәм Анна Власюк; Айгөл Сәлимҗанова, Аделина Нәфыйкова һәм Камилә Кутиярова; икенче урында — Риана Латыйпова һәм Виталий Плешков; Арина Можгина һәм Ильяс Биктимеров; Аделина Әхмәтова, Екатерина Коптеева һәм Дарья Иванова; өченче урында — Анета Антипина, Анита Шабалина һәм Арина Дударева; Азалия Исламова, Анна Полякова һәм Сафия Маликова. Акробатлар медальләр һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде. Ярышларның барлык җиңүчеләрен һәм призерларын да котлыйбыз!

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: