Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
21 сентябрь 2022, 15:37

Ярышка чыккан һәр кеше — җиңүче!

Октябрьский шәһәре «Милләтләр кроссы-2022» Бөтенрусия ярышларына кушылды.  

Ярышка чыккан һәр кеше — җиңүче!
Ярышка чыккан һәр кеше — җиңүче!

Күләмле чараның төп максаты — халыкны сәламәт тормышка һәм физик культура белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Агымдагы елда «Спартак» спорт-сәламәтләндерү комплексында узган йөгерешләрдә урта махсус һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары, шулай ук «ОЗНА» җәмгыяте, «АМК Горизонт» һәм «Пакер» фәнни-производство фирмалары, «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең шәһәр филиалы кебек предприятиеләр вәкилләре көч сынады.

Хөрмәтле кунаклар — шәһәр хакимиятенең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илдар Рамазанов, «Спартак» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры, спорт ориентлашуы буенча халыкара дәрәҗәле спорт мастеры Валериян Лукьянов, 3нче спорт мәктәбе директоры, Русиянең атказанган тренеры Юрий Лукьянов, баш судья Владимир Прохоров катнашучыларга сәламләү сүзләрен җиткерде, ярышлар тәртибе белән таныштырды.

— Барчагызны да йөгерү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм, — диде чыгышында Илдар Рамазанов. — Тарихка күз салсак, әлеге спорт бәйрәме нәкъ Октябрьскийдан башлангыч алган. 2005-2006 елларда «Милләтләр кроссы», «Русия чаңгы юлы» ярышлары беренче тапкыр безнең төбәктә үткәрелде. Анда меңнәрчә спортчы катнашты. Алдагы елларда да әлеге күркәм гадәт дәвам иттерелде. Шәһәребездә йөгерергә яратучылар бик күп. Алар арасында мәктәп укучылары, студентлар, һөнәр ияләре һәм ветераннар да бар.

Илдар Илһамович үзе дә йөгерешчеләр исемлегендә бар иде, ул иң беренче төркем белән ярышка чыкты. Дистанцияләр яшькә, җенескә карап 1-3 км араны тәшкил итте. Гомумән алганда, «Милләтләр кроссы»нда 3600 кеше катнашты.

Финишка иң беренче булып килгән йөгерешчеләр белән әңгәмәләшеп алдык.

— Мин 8 яшьтән чаңгыда йөрим, ярышларда катнашам, — ди «Газпром газораспределение» җәмгыяте филиалы вәкиле Айрат Фархутдинов. — Университетны тәмамлагач, өч ел армиядә булдым. Анда офицерское троеборье белән шөгыльләндем. Спорт мастерына кандидат нормативын үтәдем, Санкт-Петербургтагы 6нчы ВВС һәм ПВО армиясе чемпионы булдым. Ярышлар Карелия республикасының Петрозаводск шәһәрендә үткән иде. Хәрби хезмәт чорында спорт белән дуслык психологик тотрыклылыкны сакларга, үз-үзеңә ышанычны арттырырга, рухи һәм физик яктан чыныгырга булышкандыр, дип уйлыйм. Бүген дә физик торышны тәртиптә тотарга тырышам. Кич, эштән соң спорт белән шөгыльләнәм, йөгерәм, хоккей уйныйм. Предприятие данын яклап, ярышларда катнашам, бүләкле урыннарга да ирешкәнем бар, Башкортстанның чаңгы буенча җыелма командасы әгъзасымын.

«Милләтләр кроссы»нда дистанцияне җиңел үттем. Яңгыр явып торса да юл тайгак, уңайсыз тоелмады. Бәлки миңа чаңгычы буларак тәҗрибәм дә булышкандыр, чөнки мондый трассаларда күп тапкыр узышырга туры килгәне бар. Безнең белән бергә тычканнар да йөгерешүен исәпкә алмаганда старт бик яхшы, күңелле үтте, дип әйтә алам.

Чираттагы әңгәмәдәшем — «Нефтегазинтеллект» җәмгыяте белгече Камиль Чембарисов үзенең дистанциясен уңышлы узгач та әле трассадан тиз генә аерылмады. Урман полосасы буйлап йөгерүче спортчы артыннан куып җитәлмәячәгемне аңлагач, аны көтеп торырга туры килде. Ниһаять, берничә «түгәрәк» эшләгәннән соң аңардан да интервью алуга ирештем.

— Бүген кросста катнашкан барлык шәһәрдәшләр дә чиксез энергия, көч-куәт, яхшы кәеф алгандыр, — дип тәэсирләнеп сөйли башлады Камиль. — Чөнки күләмле спорт чаралары нәкъ шундый тойгылар уята, күңелне күтәрә. Ярыштан соң үзеңне арыган, бушанган кебек тойсаң да икенче көнне эштә синдә көч-куәт ташып тора, коллегаларыңны көнләштереп, очып дигәндәй йөрисең! Мин үзем ике ел элек кенә йөгерә башладым. Шушы вакыт эчендә 15 килограмм авырлыкны ташладым. Үсмерлек чорында спорт ориентлашуына йөргән идем. 18 яшьтән соң зур «тәнәфес» булып алды. Һәм менә ике ел элек кенә һәвәскәр спортка кайттым. Гомумән, спорт белән шөгыльләнә башлау беркайчан да соң түгел, дип уйлыйм. Бүгенге ярышлар өчен сайланган трассаның уңайлылыгын билгеләр идем. Туфрак җирдән йөгерү каты асфальт белән чагыштырганда күпкә отышлырак, буыннар өчен дә файдалы. Уртача биеклектәге сөзәклекләргә менү-төшү исә йөрәк-кан системасына уңай тәэсир итә. Кросска әзерлеккә килгәндә, ярышлар турында мин очраклы рәвештә, алдагы кичтә генә белдем. Ни сәбәпледер бу хакта мәгълүмат таратылмаган иде, шуңа күрә әзерләнергә әлләни мөмкинлек булмады. Оештыручылар киләчәктә мондый чаралар турында халыкны алдан искәртү буенча хәстәрлек күрсен иде. Шулай эшләгәндә катнашучылар саны да бермә-бер артачак. Форсаттан файдаланып, тагын бер нәрсәне билгеләп үтәсе килә. Октябрьский — спорт шәһәре, дибез, әмма бүген төбәктә спорт чаралары җитешмәве сизелә. Бу тәү чиратта күнекмәләр өчен махсус шартлар булмавына бәйле. Совет чорындагы бассейн, көрәш залын исәпкә алмаганда, ярышлар, тренировкалар үткәрү өчен заманча җиһазландырылган спорт биналары юк дәрәҗәсендә. Киләчәктә әлеге вәзгыять уңай якка үзгәрер дип өметләнәсе кала…

Әңгәмәдәшем белән килешмичә булмый. Әлбәттә, шәһәрдә спортны үстерү буенча даими эшчәнлек алып барыла, спорт мәйданчыклары төзелә, булганнары заманча җиһазландырыла, парк-скверларда, мәктәп яны биләмәләрендә тренажерлар урнаштырыла, Боз сарае төзелеше бара. Әмма хәл итәсе мәсьәләләр дә бар әле. Алдагы көннәрдә бу өлкәдә эш дәвам итәр, яшь буынга һәм олыларга спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да булдырылыр дигән ышанычта калабыз.

«Милләтләр кроссы» нәтиҗәләрен дә әйтеп үтик. Команда исәбендә «ОЗНА» компанияләр төркеме — беренче, «Пакер» фирмасы йөгерешчеләре — икенче, ә «АМК Горизонт» вәкилләре өченче урын алды. Шәхси исәптә үз төркемнәрендә җиңүче исеменә Ангелина Мөхәмәтова, Айрат Фархутдинов, Рәмзи Сафаров, Елена Хәйруллина, Данил Лобанов, Диана Шмелева, Софья Ахьянова, Анастасия Садовникова, Гөлнара Алтапова, Надежда Садыкова, Шамил Мәхмүтов, Камиль Чембарисов, Илдус Сәетгәрәев, Александр Ермаков лаек булды.

Гомумән алганда, бу көнне йөгерешкә чыккан һәркемне җиңүче дип әйтергә тулы хокук бар. Саф һавада фикердәшләр белән берлектә яраткан спорт төре белән шөгыльләнүнең күңелләргә дәрт, ә тәнгә сәламәтлек өстәвенә шикләнәсе юк!

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: