Барлык яңалыклар
Спорт
26 Май , 10:00

Иң мөһиме — җиңү түгел, ә катнашу!

«Девон» манежында Октябрьскийның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында җәйге Кече Олимпия уеннары оештырылды.

Иң мөһиме — җиңү түгел, ә катнашу!
Иң мөһиме — җиңү түгел, ә катнашу!

Спорт чарасында 24 балалар бакчасыннан 96 малайлар-кызлар катнашты. Алар 4 дисциплинада көч сынады: эстафета (4х20м), 30 метр арага йөгерү, бәләкәй тупны ераклыкка ыргыту, урыннан озынлыкка сикерү.

— Кече Олимпия уеннары инде 20 елдан артык үткәрелә, — ди мәгариф бүлегенең баш инспекторы Энҗе Хадимовна Аслаева. — Аларның максаты — мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеген үстерү, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә һәм зур спорт традицияләренә җәлеп итү, балаларда үз мөмкинлекләренә ышанычны арттыру, үзара аралашырга, бердәм командада эшләргә өйрәтү. Физкультура буенча инструкторларыбыз күп булмаса да төбәктә спорт үсешенә зур игътибар бирелә. Нәни спортчыларыбыз физкультура буенча «Яшь гагаринчылар» республика конкурсында да уңышлы чыгыш ясады. 5нче балалар бакчасы — икенче, 27нче һәм 36нчы садиклар өченче урын яулады.

Кече Олимпия уеннарына килгәндә, нәни спортчыларның һәрберсе лаеклы чыгыш ясады, чара дәвамында манежда күңелле, азартлы мохит хөкем сөрде. Нәтиҗәләр буенча, бер төркем катнашучылар төрле дисциплиналарда җиңүче-призерлар булды. Команда беренчелегендә исә урыннар түбәндәгечә билгеләнде. 34нче балалар бакчасы — җиңүче. 36нчы «Васильки» балалар бакчасы — икенче, 26нчы «Почемучка» балалар бакчасы өченче урын яулады.

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в