Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
29 апрель 2022, 16:57

Йога җанга ямь-сөенеч, тәнгә шифа-сихәт китерә

Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр, физик торышын кайгыртучылар саны артканнан-арта.

Йога җанга ямь-сөенеч, тәнгә шифа-сихәт китерә
Йога җанга ямь-сөенеч, тәнгә шифа-сихәт китерә

Йога кебек экзотик күнекмәләр белән дә кызыксыну үсә. Бу спорт төрен төрлечә аңлаучылар бар. Берәүләр аны гади келәм рәвешендә күзаллый, икенчеләр ике учын тоташтырган кеше рәвешендә күрә, өченчеләргә ул чын могҗиза булып тоела… Ә менә йога белән даими шөгыльләнүчеләр өчен ул — тулаем бер тормыш, рухи халәт. Шәһәребездә дә йога төркеме барлыгын ишеткәч, анда йөрүчеләр белән шәхсән танышып, аралашу теләге туды. Бу максаттан Милли мәдәниятләр үзәгенә юл алдым. Нәкъ биредә 2019 елдан Рузанна Хазиева җитәкчелегендәге йога төркеме эшләп килә.

Кеше йога белән шөгыльләнми, йога кеше белән шөгыльләнә

Башкортстанның Серафимовка бистәсендә туып-үскән Рузанна балачактан биюгә, гәүдә-тәннең яхшы торышы өчен күнекмәләр ясауга һәвәс була. Мәктәпне тәмамлагач Мәскәүгә чыгып китә, башкалада 6 ел яши, укый. Бу чорда йога системаларын актив өйрәнә башлый, шулай ук күнекмәләрне дәвам итә. «Мәскәүдән соң Төркиядә дә алты еллап яшәп алдым, — ди Рузанна. — Спорт биюе һәм велнес программалары (физик һәм менталь сәламәтлеккә, дөрес туклануга, начар гадәтләрдән баш тартуга корылган сәламәт яшәү концепциясе) белән шөгыльләндем. Төрле илләрдән килгән йога остазларыннан дәресләр алдым. Шул рәвешле белем-тәҗрибәне үстердем. Бу чорда европалы 60, 70 һәм аннан да олырак яшьтәге кешеләр белән эшләгәндә аларның яхшы физик торышта булуын, сәламәт туклануга зур игътибар бирүен, үзләрен һәрвакыт карап-тәрбияләп торуын күрдем. Безнең төбәктә яшәүчеләр мохите белән чагыштырсаң аерма сизелә, әлбәттә. Чөнки өлкән яшьтәгеләребезнең тормышы башлыча йорт-хуҗалык тирәлеге белән чикләнүен күрәсең. Бу нигә шулай? Җавабы гади: бездә менталитет шундый, олы яшьтәсең икән, димәк, инде калган гомерне тынычлыкта, беркая йөрмичә үткәрергә мәҗбүрсең. Пенсиядәге апа-абыйларның күпчелеге өлкәннәргә туры килердәй спорт төрләре, күнекмәләр барлыгы турында хәбәрдар да түгел. Нәкъ шул вакытта мин Русиягә кире кайткач әлеге төркемгә караучылар белән эшли башларга, бу юнәлешне үстерергә ниятләдем. Хөрмәтле өлкәннәребез өйдә генә утырмасын, кеше арасына чыксын, аралашсын, физик һәм рухи сәламәтлеген дә кайгыртсын өчен кирәк бу».

2019 елда Рузанна Октябрьскийга күченеп килә. Милли мәдәниятләр үзәгенә эшкә урнаша һәм гәүдә-тән күнекмәләре буенча остазлык итү юнәлешендәге уй-ниятләрен тормышка ашыра башлый. «Йога төркеме оештырылуына өченче ел китте, — ди әңгәмәдәшем. — Бөтен программа өлкәннәргә ярашлы төзелгән. Дәресләргә классик хатха-йога, буыннар өчен гимнастика һәм сулыш алу күнекмәләре керә. Милли мәдәниятләр нигезендәге эшчәнлек моның белән генә чикләнми. Биредә шулай ук минем җитәкчелектәге «Нео Эльфы» исемле балалар бию театры эшләп килә. Анда 4-5 яшьтән алып малайлар-кызлар йөри. Әйткәндәй, Башкортстан шәһәр-авылларын үстерү институты тарафыннан «Кече шәһәрләрнең зур геройлары: урындагы активлык — үсеш драйверы» проекты кысаларында Президент грантлары фонды теләктәшлегендә төшерелгән фильмда «Нео Эльфы» театры коллективын да күрергә мөмкин. Өстәмә рәвештә икенче яшь төркеме белән дә (18 яшьтән алып) «Кристалл» сәүдә-күңел ачу комплексында дәресләр үткәрәм. Биредәге фитнес үзәгендә йога студиясе бар».

— Рузанна, шәхсән сезнең өчен йога — нәрсә ул?

— Кеше йога белән шөгыльләнми, йога кеше белән шөгыльләнә, диләр. Минем өчен ул гади күнегүләр генә түгел, ә бәлки яшәү рәвеше дә. Йога тәнгә дә, җанга да бик файдалы, кызганычка каршы ул бездә киң таралмаган әле. Йога мускулларны, сеңер-буыннарны ныгыта, шулай ук организмга рухи күтәренкелек, көч-куәт бирә. Ул йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу органнары чирләре, баш авырту, сызланулардан җәфаланучылар өчен аеруча кулай. Йога кешегә кирәкмәгән уйлардан арынырга ярдәм итә, тынычлык бирә, аңарда стресс-борчылулардан, ару-талулардан, йокысызлыктан арындыруга юнәлтелгән күнекмәләр бар. Аларны даими эшләгәндә хис-кичерешләр белән идарә итәргә өйрәнәсең. Гомумән, күп нәрсәгә башка күзлектән карый башлыйсың.

— Төркемдә эш тәртибе ничек оештырылган, йогага яңа гына йөри башлаучылар өчен нинди күнекмәләр каралган?

— Йога буенча иртәнге һәм кичке төркемнәр эшли. Өлкәннәр белән көзге-кышкы чорда атнасына ике тапкыр иртән сәгать уннан шөгыльләнәбез. Җәен исә бераз иртәрәк башлыйбыз. Җылы көннәрдә үзәктәге залдан тыш, саф һавада, яшел үләндә, җылы кояш нурлары астында «Дуслык» паркында күнекмәләр үткәрәбез. Дәресләр һәркем өчен шәхсән рәвештә билгеләнә. Төркемгә яңа килүчеләрнең каршылыклар булмавы турындагы табиб белешмәсе булырга тиеш. Аерым диагнозлары булган очракта алар миңа бу турыда әйтәләр һәм моннан чыгып, ниндидер элементларны эшләргә яравы яки тыелуы турында нәтиҗә ясыйм. Мисалга, гипертонияле кеше сулыш алу күнекмәләре вакытында тыныч кына утырып тора, чөнки бу авыру моңа каршылык булып санала. Умыртка сөяге бүсере буганда кискен борылу кебек катлаулы элементлар ясау тыела. Әйтеп үтүемчә, йога буенча дәресләрнең нигезен буыннар гимнастикасы тәшкил итә. Ягъни беренче күнекмәләрне тән-гәүдә өчен җиңел башкарылучы элементлардан башлыйбыз. Бу чорда бернинди кискен хәрәкәтләр, растяжкалар эшләнми. Монда тәү чиратта сүз йогачыларны уңайлы халәткә кертү турында бара. Йога белән шөгыльләнү физик халәтне тонуста тотарга, тирәндәге эчке мускуллар киеренкелеген бетерү аша сузылучанлыкны арттырырга булыша. Әлеге яшь төркеме өчен аеруча уңайлы бу, чөнки классик күнекмәләр аларга авыр биреләчәк. Дәресләргә даими йөрүчеләр шул рәвешле әкренләп физик халәтен яхшырта, тиешле нәтиҗәләргә ирешә, мускулларында тонус барлыкка килә, буыннарның сузылучанлыгы, гомумән алганда организмның көч-куәте арта. Бер сүз белән әйткәндә, физик торыш яшьлектәге халәтенә якынлаша, бу үз чиратында кәефне яхшырта һәм тормыш итү сыйфатын үстерә. Миндә шөгыльләнүче ханымнарны гына алсак та, шушы кыска вакыт эчендә дә аларда зур үзгәрешләр күрәм. Гүзәл затларыбызның үзләренә ышанычы арта, йөзләре ачылып, яшәреп китә, гәүдәләре сылулана. Без бергәләп төрле проект-чараларда катнашабыз, анда төрле төбәкләрдән җыелган фикердәшләр белән очрашып-аралашабыз, тәҗрибә бүлешәбез. Бу да укучыларымның торышына уңай тәэсир итә.

— Димәк, йога физик һәм рухи яктан да файдалы?

— Әйе, нинди яшьтә булуыңа карамастан, үз халәтеңне яхшырту өстендә даими эшләсәң ул уңай нәтиҗәсен бирәчәк. Тормышны ачык төсләрдә күрә башлыйсың, һәр туган көнгә сөенәсең. Йоганың төп кагыйдәсе дә шул бит, ул канәгатьлек, шатлык хисе китерергә тиеш.

— Пандемия вакытында инфекция нәтиҗәсендә кешеләрнең сулыш алу органнарына зур киеренкелек килде. Йоганың бу уңайдан файдасы бармы?

— Һичшиксез! Йога организмны элеккеге халәтенә кайтару өчен кулай чараларның берсе булып тора. Чөнки аның составында дөрес тын алу күнекмәләре дә бар.

— Йогага хатын-кызлар гына йөриме?

— Күпчелек укучыларым — гүзәл затлар, әмма сирәк булса да ир-атлар да килә. Бу әлеге дә баягы безнең төбәк менталитетына, мәгълүматның җитешмәвенә, аның дөрес итеп җиткерелмәвенә бәйле.

Киләчәк планнарга килгәндә, Рузанна агымдагы елда якын-тирәдәге (Туймазы, Серафимовка һ. б.) төбәкләргә чыгып, күчмә мастер-класслар оештырырга ниятли. Йоганың нәтиҗәләре, файдасы турында күбрәк кешеләр белсен, үзләре дә төркемгә кушылып, тормыш сыйфатын үстерсен, сәламәтлеген ныгытсын дигән теләктә ул.

Бүген һәм хәзер яшәргә!

… Залда шөгыльләнүче ханымнарга ихлас соклану белән карап торам. Кайбер яшьләр дә эшли алмаган катлаулы гамәлләрне дә җиңел генә итеп ясый алар. Күнекмәләр тәмамлангач, йогачылар белән әңгәмәләшеп алдык.

— Мин йогага ул шәһәребездә барлыкка килгән вакыттан йөрим, — ди 62 яшьлек Людмила Байдукалова. — Уңайлы зур залда шушы спорт төре белән шөгыльләнә алуыбызга бик шатмын. Нәкъ биредә без искиткеч сәләтле җитәкчебез, тренер-остазыбыз Рузанна Хазиева белән таныштык. Бүген инде ул яшь ахирәтебез кебек. Аңардан без тәнебез һәм күңелебезгә шатлык-кинәнеч бирүче йоганы өйрәнәбез. Күнекмәләрдән соң кәефләр күтәрелеп китә, күңел шатлана, дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәлгәндәй була. Бу тойгыларны сүз белән генә тасвирлап булмый. Өйдә кәефең бик яхшы булмаса да, йогага канатланып барасың, чөнки дәресләрдән соң уңай кичерешләр бермә-бер артып китә. Рузанна — күп төрле сәләтләргә ия, иҗади күңелле шәхес. Без аның җитәкчелегендә йогадан тыш бию белән дә шөгыльләнә башладык. Шулай ук шәһәр биләмәсендә һәм башка төбәкләрдә үткәрелүче төрле чараларда катнашабыз. Мондый актив эшчәнлек төркем әгъзаларын тагы да дуслаштыра, бердәм итә, үзеңне күпкә яшьрәк, энергиялерәк итеп тоя башлыйсың, тормышың күңелле вакыйгалар белән чуарлана.

Чираттагы әңгәмәдәшем — Рәйсә Павлова Людмила ханым кебек үк йогага өч ел элек килгән. «Бу күнекмәләр шәхсән минем өчен тәнне ял иттерү, дөрес сулыш алу, сузылучанлыкны үзләштерү мөмкинлеге, — ди шәһәрдәш. — Без бүген инде катлаулы элементларны да башкарабыз. Алар гәүдә торышын төз, матур килеш сакларга, борчулы уйлардан арынырга булыша. Һәр дәресне, тренер белән очрашуны көтеп алабыз, чөнки ул безнең яшьтәге кешеләргә өйдә дә, әйләнә-тирә мохиттә дә җитеп бетмәгән илһамны бирә. Йога төркеме булдыруга мөмкинлек биргән Милли мәдәниятләр үзәгенә һәм остазыбыз Рузаннага чиксез рәхмәтлебез. Елдан-ел төркемгә кушылучылар саны арта, баштагы мәлләрдә 10-15 кеше йөрсә, хәзер исә 25-30лап булдык. Шәһәребездә һәм якын-тирәдәге төбәкләрдә яшәүче пенсия алды яшендәге һәм хаклы ялдагы якташларны йога белән дуслашырга чакырып калам. Октябрьский өчен бик вакытлы, кирәкле нәрсә бу. Әйткәндәй, йога

һәм биюдән тыш мин җырларга яратам, «Геофизик» шәһәр мәдәният йортында 15 ел дәвамында «Тальянка» ансамблендә шөгыльләнәм».

— Йога белән беренче «танышлыгым» тормышымдагы авыр мизгелләрдә булды, — ди Әлфия Некрасова. — Ул миңа киеренке халәттән чыгарга, күңел тынычлыгына ирешергә булышты. Остазыбыз Рузанна сәламәтлекне яхшырту буенча күнекмәләргә генә өйрәтеп калмыйча, тормышка бөтенләй икенче күзлектән карарга, ягъни бүген һәм хәзер яшәргә кирәклеген аңларга мөмкинлек бирә. Һәм чынлап та, бу дәресләрдән соң дөнья бөтенләй яңа, ачык төсләр белән балкый башлый. Шул рәвешле, йога нерв системасын тотрыклы халәттә сакларга булыша. Ул шулай ук игътибарны үзебезне борчыган авырту-сызлануларга тупларга булыша. Мисалга, организмдагы ниндидер бер әгъзаны күзалларга һәм дөрес итеп сулыш алырга. Безгә вакытын бүлеп, йога серләрен төшендерүче тренерыбыз Рузанна

һәм аның дәресләре турында гәзиткә язылуына бик шатбыз. Бу турыда күбрәк кешеләр укып белсә, бәлки кемнеңдер йогачыларга кушылырга теләге туар.

Төркем оештырылган чорда аның иң олы әгъзасына 87 яшь булган. Бүген исә иң өлкәне Рифа ханымга 84 яшь. «Без күнекмәләргә йөри башлаганчы йога турында бер нәрсә дә белми, аны бик авыр, үзләштерү мөмкин булмастай итеп күзаллый идек, — ди әңгәмәдәшләрем. — Әмма беренче дәресләрдән үк аның үзебез өчен файдалы, кызыклы якларын күреп, инде аңардан аерыла алмаячагыбызны аңладык. Йога — ул физик торышны яхшыртучы гадәти фитнес кына түгел, ә бәлки рухи яктан да зур тәэсир ясаучы халәт тә. Элек сине борчыган, кәефеңне бозган мәсьәләләргә башкача карый башлыйсың. Һәрнәрсәне яхшы кәеф белән кабул итәргә, шулай ук сәламәт яшәргә, дөрес тукланырга өйрәнәсең».

… Уйлап карасаң, бу тормышта адәм балаларына чиксез мөмкинлекләр бирелгән. Тик һәрберебез дә аларны тулысынча файдаланырга гына өйрәнмәгән. Күпләребез хаклы ялга чыккач тормыш төссез-күңелсезгә әверелә дип фикерли. Ә бит бу алай түгел! Теләк булганда, үз өстеңдә эшләп, һәр көнне елмаю белән каршы алып, пенсиядә дә менә дигән күңелле итеп яшәп була икән! Рузанна Хазиева һәм аның җитәкчелегендәге йогачылар моның ачык дәлиле. Бу искиткеч энергияле, йөзләрендә нур уйнап торган гүзәл затларга алдагы көннәрдә дә шундый актив, тормыш сөючән булып калуларын телисе килә!

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы һәм архивтан

 

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: