Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 апрель 2022, 16:13

Туры төбә дә, төз ат!

Шәһәр тирында Урындагы үзидарә органнары көне уңаеннан пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар оештырылды.

Туры төбә дә, төз ат!
Туры төбә дә, төз ат!

Башкортстан ДОСААФ-ы составында эшләүче тирга (җитәкчесе — Айдар Наилович Хәмитов) нигез 1982 елда салынган. Биредә мәктәп укучылары һәм студентларны, кадет класслары курсантлары һәм «Юнармия» хәрәкәте катнашучыларын атарга өйрәтәләр, булачак солдатлар өчен әзерлек чаралары, шулай ук ярышлар үткәрәләр.

Бу юлы да тирга үзләренең осталыгын, мәргәнлеген сынап карарга теләүчеләр җыелды. Ярышучылар арасында хакимият башлыгы Алексей Николаевич Шмелев, бизнес-шериф Сергей Васильевич Литов, хакимият эшләре идарәчесе Алексей Евгеньевич Пальчинский бар иде.

— Урындагы үзидарә көненә багышланган спорт чараларында муниципаль хезмәтләр, хакимият вәкилләре, депутатлар катнаша, — ди хакимиятнең спорт һәм физик культура комитеты рәисе Илдар Илһамович Рамазанов. — Бәйгечеләр шимбә көнне Нефть институты нигезендә дартс, өстәл теннисы, бильярдта көч сынаштылар. Бүген исә тирда ату буенча БР Башлыгы Кубогына ярышлар оештырылды. Анда 6 команда катнаша. Бу мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, сәламәтлек саклау, яшьләр хәрәкәте, шәһәр округы Советы, хакимият вәкилләре. Һәр командадан 6 кеше (3-әр ир-ат һәм хатын-кыз) сынау уза. Гомумән алганда, ярышучылар канәгатьләнерлек нәтиҗәләр күрсәтте.

Шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев та уй-фикерләре белән бүлеште: «Һөнәри бәйрәм билгеләнгән чорда төрле өлкәләрдә хезмәт куючылар белән көч сынашырга карар иттек. Ату тирында күтәренке кәеф һәм киеренке ярышлар рухы хөкем сөрә. Шәһәребездә шундый тирның булуы мәслихәт күренеш. Ату буенча ярышлар армия хезмәтендә өйрәнгәннәрне хәтердә яңарту, үзеңне сынап карау өчен яхшы мөмкинлек ул. Нәтиҗәмне яхшы, иң мөһиме — тотрыклы дия алам».

… Винтовкадан ату күнекмәләре кешедә төгәллек, ихтыяр көче, үз-үзеңә ышану сыйфатлары тәрбияли. Аеруча яшь буын вәкилләре, армиягә барырга әзерләнүче егетләр өчен мөһим бу. Шәһәр тирында мәргәнлекләрен үстерергә, төз атарга өйрәнергә теләүчеләрне көтеп калалар.

Лилия ГАБИТОВА, автор фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: