Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 апрель 2022, 10:02

ГТО сәламәт яшәргә өйрәтә

Гәзитебездә шәһәр һәм республика күләмендә оештырылучы спорт чаралары турындагы мәкаләләр чыгып тора.

ГТО сәламәт яшәргә өйрәтә
ГТО сәламәт яшәргә өйрәтә

Бу уңайдан «Нигә кирәк ул спорт турындагы язмалар?»,

дип әйтүчеләр дә була. Җавап бирәбез: әлеге мәкаләләр сәламәт яшәүне пропагандалауга юнәлтелгән. Без шул рәвешле шәһәрдәшләрнең уңышлары үрнәгендә күбрәк кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатын күзаллыйбыз. Кемнәрдер бу язмаларда балалары, оныклары, дус-танышларының исемнәрен, фотоларын күреп, горурлык хисе тоя. Якташларның казанышлары турында укып, үзләре дә сәламәт тормыш белән мавыгып китүчеләр, якыннарын да шуңа өндәүчеләр дә юк түгел. Килешәсездер, көннәр буена Интернетта утыру, телевизор карау, яисә теге яки бу җирем авырта дип, учлап дару ашап, юрган астында гына ятуга караганда бу күпкә яхшырак...

Мартның соңгы көннәрендә шәһәребездә чираттагы спорт чарасы үтте. Башкортстан Республикасының белем бирү оешмалары укучылары арасындагы «Хезмәткә һәм яклауга әзер» (ГТО) Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивалендә республиканың төрле почмакларыннан 26 команда катнашты. Октябрьский данын мәктәп укучыларының җыелма командасы яклады. Һәр команда 6 кешедән тора: бу 11-12, 13-15 һәм 16 яшьлек егетләр-кызлар.

Спорт сараенда фестивальне ачу тантанасында шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Светлана Басырова, хакимиятнең спорт һәм физик культура комитеты рәисе Илдар Рамазанов, БР спорт министрлыгының физкультура-массакүләм эшчәнлек, спорт туризмы һәм адаптив спорт төрләрен үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Гладких, хәрби-спорт фонды идарәсе рәисе Виктор Макин һәм фонд директоры Виктор Едренкин катнашты. Дмитрий Леонидович тантаналы шартларда яшь октябрьскийлыларга «Хезмәткә һәм яклауга әзер» дигән аерым хөрмәтләү билгеләрен тапшырды.

Фестивальнең беренче көнендә спорт сараенда һәм 4нче спорт мәктәбендә гомум физик әзерлек буенча нормативлар бирү оештырылды. Командалар пресс, урыннан ераклыкка сикерү, гәүдәне идәннән күтәрү, сыгылмалылыкка тестлауда көч сынады. Спорт сараенда шулай ук 50 метр арага йөзү сынаулары үтте.

3 норматив төре буенча чемпионнарны билгеләп үтәсе килә:

Йөзү — Хикмәтуллин Руден, 25.20 с.

Отжимание — Мостафин Руслан, 107 тапкыр.

Урыннан сикерү — Җиһангиров Даниил, 291 см.

Гомум нәтиҗәләргә килгәндә, шәһәр командалары арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Октябрьский — җиңүче, Салават — 2нче, Стәрлетамак 3нче урын. Районнар арасында беренчелекне Куергазы вәкилләре алды. Гафури икенче, Күгәрчен өченче булды. Шәһәр бистәләре булган районнар: Белорет — 1нче, Дүртөйле — 2нче, Яңавыл — 3нче урын.

Җиңүчеләр һәм рекорд куючыларны котлыйбыз, һәрчак шундый спорт сөючән, көчле ихтыярлы булуларын телибез! «Сәламәт тәндә — сәламәт рух», диләр. Дөрестән дә, саулык ул авыруның юклыгы гына түгел, ә гомум физик, рухи һәм социаль ныклык та. Аны акчага сатып алып булмый. Шуңа күрә физик һәм рухи яктан да сәламәт булу өчен даими үз өстеңдә эшләү кирәклеген онытмыйк, дуслар!

 

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: