Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
30 март 2022, 15:46

Спорт тырышлыкны ярата!

29 мартта Октябрьский шәһәрендә Башкортстанның һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында көрәш буенча республика Беренчелеге үтте.

Спорт тырышлыкны ярата!
Спорт тырышлыкны ярата!

Ярышларда барлыгы 10 команда көч сынашты: Стәрлетамак физик культура, идарә һәм сервис Нефтекама машина төзелеше, Ишембай нефть, Стәрлетамак тармакара, Уфа ягулык-энергетика, Башкорт эретеп ябыштыру-монтаж һәм сәнәгать җитештерүе, Стәрлетамак политехника, Башкорт аграр-техник, С. Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть көллиятләре һәм Уфа урман-техник техникумы. Спорт сараенда бу көнне 100дән ашу көрәшче җыелды. Чарада хөрмәтле кунаклар: Октябрьский нефть көллияте директоры, шәһәр округының иҗтимагый палатасы рәисе Халиков Рөстәм Венерович, Русиянең атказанган тренеры, атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, БР спорт көрәше вице-президенты, Октябрьскийның Мактаулы кешесе Гайнуллин Венер Кәлимуллович, шәһәребезнең спорт көрәше Федерациясе рәисе, Русиянең спорт мастеры, грек-рим көрәше буенча профсоюз илләре арасында дөнья чемпионатының көмеш призеры Хәбиров Илнур Радикович, хакимиятнең спорт һәм физик культура комитеты рәисе, Русиянең спорт мастеры Илдар Илһамович Рамазанов, ярышларның баш судьясы, халыкара категорияле хөкемдар Гарифуллин Хәлил Габделмәҗитович, баш сәркатип, СССР-ның спорт мастеры Исламгулов Айдар Миргасимович катнашты.

Спортчыларга сәламләү сүзләрен Октябрьский нефть колледжы директоры Рөстәм Халиков җиткерде:

— Шәһәребезнең спорт сараенда төрле төбәкләрдә белем алучы көршче егетләрне күрүемә шатмын. Һәммәгезгә дә уңышлар, яхшы нәтиҗәләр телим. Иң көчле һәм осталар җиңү яуласын!

«Ике атна элек кенә шушы залда спорт көрәше буенча Русия Беренчелеге оештырылган иде, — диде үз чыгышында хакимиятнең спорт һәм физик культура комитеты рәисе Илдар Рамазанов. — Анда безнең Башкортстан спортчылары, шул исәптән октябрьскийлылар да лаеклы чыгыш ясады. Бүген дә егетләребез сынатмас дип уйлыйм, арада илебез данын халыкара ярышларда да яклаган көрәшчеләр бар. Чагу, мавыктыргыч, җәрәхәтләнүләрсез очрашулар сезгә!».

Илдар Илһам улы Октябрьский нефть көллиятенең физик культура укытучысы Валентина Яновна Сайфуллинага БР Дәүләт җыелышы — Корылтай рәисенең Рәхмәтен белдерү буенча хөрмәтле йөкләмәне дә башкарды.

Беренчелектә БР спорт көрәше вице-президенты Венер Гайнуллин да чыгыш ясады:

— Октябрьскийда ел саен командалы спорт ярышлары үткәрелүе мәслихәт күренеш. Рөстәм Венерович кебек битараф булмаган, төбәктә спорт үсешенә зур өлеш кертүче кешеләр, җитәкчеләр күбрәк булсын иде. Көрәшчеләребезгә югары казанышлар телисем килә, сез шәһәр, республика һәм илебез данын үстерүчеләр!

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Октябрьский нефть колледжы һәм Ишембай нефть көллияте командалары җиңү яулады. Уфа ягулык-энергетика колледжы — 2нче, Стәрлетамак физик культура көллияте 3нче урын алды.

Спорт тырышлыкны ярата, зур сабырлык сорый. Бу өлкәдә ниндидер уңышларга ирешергә телисең икән, авырлыклар алдында югалып калмаска, ныкышмалы, чыдам булырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Бу уңайдан шәһәребез спортчыларына тел-теш тидерерлек түгел. Алар даими рәвештә күләмле ярышларда лаеклы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә ирешә. Афәрин, октябрьскийлылар!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: