Туган як
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 март 2022, 15:41

Иң җитез һәм мәргәннәр җыелды!

Халыклар дуслыгы йортында кышкы спорт төрләре фестиваленең иң көчле спортчыларын — «Добрино» кубогында катнашучыларны бүләкләделәр.

Иң җитез һәм мәргәннәр җыелды!
Иң җитез һәм мәргәннәр җыелды!

Узган ялларда Октябрьскийда «Добрино» Кубогы ярышлары үтте. Традицион спорт бәйрәменең беренче көнендә кышкы спорт төрләре буенча чаңгы ярышлары фестивале оештырылды. Анда Октябрьский, Уфа шәһәре һәм районыннан, Ишембай, Бәләбәй һәм Туймазыдан 11-15 яшьлек 397 спортчы катнашты. Ярышларны ачу тантанасында шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы М. Черкашнев, спорт һәм физик культура комитеты рәисе И. Рамазанов, Башкортстанның чаңгы ярышлары һәм биатлон Федерациясе башкарма директоры А. Корбанов, биатлон буенча республика олимпия резервы мәктәбе директоры, БР-ның өлкән тренеры В. Никитин, «Мегафлекс» компанияләр төркеме җитәкчесе Р. Шәрипов, Наганода Олимпия уеннарының бронза призеры, РФ-нең атказанган спорт мастеры П. Мөслимов катнашты. Павел Мөслимов яшь спортчылар белән аралашып та алды, аларга автографы куелган фотосурәтләр бүләк итте.

Чаңгы ярышлары барышында яшь төркеменә карап кызлар 1,6-3 километр араны үтте. Егетләргә дистанция 1,6-5 км булды.

Финишта балаларны шәһәребезнең спорт ориентлашуы йолдызлары Иван Куликов һәм Егор Коптилин каршы алды. Алар малайлар-кызларга спорт башлыклары бүләк итте. Ахырдан барлык катнашучыларны да карабодай боткасы һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Фестивальнең икенче көнендә оештырылган биатлон буенча ярышлар шулай ук төрле яшь төркемнәре арасында узды. Трассаларда җитди көрәш барды, җанатарлар спортчыларга көч-куәт биреп торды.

«Добрино» төзелеш үзәге күптән чаңгы спорты һәм биатлон белән бәйле. Әлеге спорт төрләре буенча ярышлар инде бишенче ел уздырыла. Кышкы фестиваль биатлон һәм чаңгы ярышларын үстерү һәм популярлаштыру, балаларны спорт белән шөгыльләнүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатларын күзаллый. Оештыручылар күркәм гадәтне алга таба да дәвам иттермәкче.

Ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр «Добрино» үзәгеннән медаль-кубоклар һәм бүләкләр белән билгеләнде. Мактау пьедесталында октябрьскийлылар да бар.

 

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: