Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 март 2022, 15:50

Алга, яңа казанышларга, Октябрьский!

Октябрьскийга эш сәфәре белән Башкортстан Республикасының спорт министры Руслан Хәбибов килде.

Алга, яңа казанышларга, Октябрьский!
Алга, яңа казанышларга, Октябрьский!

Руслан Таһирович Халыклар дуслыгы йортында оештырылган муниципаль берәмлекләрдә физкультура һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмәдә катнашты. Анда Октябрьский шәһәре, Бакалы, Бәләбәй, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Шаран һәм Туймазы районнары вәкилләре җыелган иде. Хакимият башлыгы вазыйфаларын башкаручы М. Черкашнев үз чыгышында төбәктә массакүләм спорт һәм физкультура чаралары уздыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шәһәребездә ярышларны сыйфатлы итеп оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Монда сүз матди-техник базаның югары дәрәҗәсе, спортчыларның яшәү һәм туклану шартлары, турнирлар оештырылучы спорт объектларының торышы турында да бара. Юкка гына мени Октябрьский республикабызның әйдәп баручы спорт үзәкләренең берсе буларак танылу алган!

Р. Хәбибов үз чиратында 2022 елда Башкортстанның муниципаль берәмлекләрендә физик культура һәм спорт үсеше перспективалары турында сөйләде, республика буенча бу өлкәдәге уңай динамиканы билгеләде.

Утырыш барышында «БР-ның иң яхшы физик культура һәм спорт хезмәткәре» Почет билгеләре, XXIX авыл спорт уеннарында һәм балалар-үсмерләр, олимпия резервы спорт мәктәпләре арасындагы 2021 елда «Иң яхшы спорт мәктәбе» республика конкурсы җиңүчеләре дипломнары тапшырылды.

«Спорт талантлары» олимпия спорт төрләре төркемендә Октябрьский шәһәренең 1нче спорт мәктәбе 2нче урынга лаек булды.

Министр яшь спортчылар белән дә аралашып алды, аларның спорттагы казанышлары турында кызыксынды, биатлон буенча Русия чемпионаты барышында алган тәэссоратлары белән уртаклашты. Чемпионнарның автографлары куелган фотосурәтләр яшь октябрьскийлылар өчен күңелле сюрприз булды. «Ярышлар тәмамлангач Уфада викторинада катнашучы спортчылар белән очраштык, — диде Руслан Таһирович. — Дөресен генә әйткәндә, яшь буын вәкилләре биатлонны шулкадәр яраталар дип уйламаган идем! Бигрәк тә октябрьскийлы Әскәр исемле егет гаҗәпкә калдырды: ул Уфага ярышлар көнендә килгән, спорт йолдызлары, Дмитрий Губерниев белән фотографияләр коллекциясен җыйган. Бу искиткеч! Октябрьскийда спорт белән шөгыльләнүче балаларның күп булуы бик шатландырды. Димәк, спортка һәм биатлонга мәхәббәт арта!».

Грек-рим көрәше буенча яхшы резерв үсә

Эш сәфәре кысаларында Р. Хәбибов шәһәрнең берничә объектында булды. Спорт сараенда ул 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Русия беренчелегенең финал очрашуларын карады һәм җиңүчеләрне бүләкләү буенча хөрмәтле йөкләмәне башкарды. Тантанада шулай ук Октябрьский хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы М. Черкашнев, олимпия һәм дөнья чемпионы, алты тапкыр Европа чемпионы А. Мишин, Русиянең атказанган тренеры, БР спорт көрәше федерациясенең Почетлы вице-президенты, шәһәрнең Мактаулы кешесе В. Гайнуллин катнашты. Бу көнне 80, 92, 110 һәм 120 кг авырлык категорияләрендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. 120 кг авырлык төркемендә Башкортстан спортчысы Жора Оганесян (тренерлары: Коробов В.П., Косарев А.В.) җиңү яулады.

Гомумән алганда, шәһәребездә узучы ярышларга илнең 60 төбәгеннән 455 көрәшче җыелган иде. Башкортстан җыелма командасы составында 27 кеше чыгыш ясады. Нәтиҗәләр буенча, Октябрьский спортчылары — Данил Марданов Русия беренчелегендә 51 кг авырлык төркемендә алтын, ә Илья Кандалин 48 кг категориясендә көмеш медальгә иреште. Егетләр БР җыелма командасының өлкән тренеры Дамир Марсович Әхмәтҗанов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, шәһәрнең 1нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Илья Кандалин — ил беренчелегендә катнашучы иң яшь көршәче, аңа нибары 14 яшь. Узган елда Илья Европа беренчелегендә бронза медаль яулады. Ә быел гыйнварьдә Идел буе федераль округы беренчелегендә 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә иң көчлесе булды.

— Шушы араларда Октябрьскийда эш сәфәре белән булып, төбәктә спорт үсешенә бәйле киңәшмә үткәрдек, — дип яза социаль челтәрләрдәге битендә БР спорт министры Руслан Хабибов. — Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, 2 елга якын мондый форматтагы җыелышлар оештыра алмадык, хәзер исә вәзгыять уңай якка үзгәрә. Октябрьскийда якын-тирәдәге 7 муниципалитет вәкилләре җыелды. Алар белән «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты, тармакның үсеше, фәнни-методик эшчәнлеге турында сөйләштек, алдагы планнарның берсе — волейбол елын уздыру бурычын билгеләдек. Төбәк өчен бик мөһим булган төзелеп килүче объектта — 800 урынга исәпләнгән «Боз сарае»нда да булдык. Соңгы тапкыр бирегә килгәндә әле эшләр яңа башланган гына иде. Хәзер исә эчке төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Киләсе елда хоккей уйнау, тимераякта шуу, шулай ук ярышлар уздыру өчен яңа мәйданчыклары булган «Боз сарае» ачылыр дип өметләнәм.

Иң көчле тәэссоратларны, әлбәттә, грек-рим көрәше буенча ил беренчелегендә алдык. Финал ярышларында Башкортстан Республикасы гомумкоманда исәбендә өченче урын яулады. Беренче һәм икенче урыннарда — Мәскәү өлкәсе һәм шәһәре спортчылары. Безнең өч яшь көрәшчебезне билгеләп үтәсем килә. Үз авырлык төркемнәрендә Белорет районыннан Жора Оганесян һәм Октябрьский шәһәреннән Данил Марданов финалда югары осталык күрсәтеп 1нче урынга ирештеләр, Илья Кандалин 2нче булды. Бу егетләр безнең горурлыгыбыз, димәк, Башкортстанда грек-рим көрәше буенча яхшы спорт резервы үсә!

Тагын бер кызыклы проект — ул шәхси инвестор тарафыннан гамәлгә ашырылучы Девон футбол клубы эшчәнлеге. Биредә без дәүләт күләмендәге һәм шәхси проектлар турында фикерләштек. 20нче мәктәптә булып, «Мәктәпләргә — спорт көрәше», «Сәламәт яшь буын — көчле төбәк», «Хәрби-патриотик тәрбия» проектлары барышы белән таныштык. Укучыларга фотолары белән яңа баннер бүләк итәргә вәгъдә иттем!

Эшлекле сәфәр төбәктә яшәүчеләрнең спортны ихлас яратуларын һәм аның үсеше өчен бөтен көчләрен куюын күрсәтте. Алга, Башкортстан, алга, Октябрьский!

 

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: