Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 февраль 2022, 09:50

Камилә Вәлиевага — Дуслык ордены!

Русия җыелма командасы составында Олимпия чемпионы булган Камилә Вәлиева Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Камилә Вәлиевага — Дуслык ордены!
Камилә Вәлиевага — Дуслык ордены!

Русия Президенты Владимир Путин спортчыларны бүләкләү турындагы указга кул куйды.

Пекинда өч тапкыр Олимпия чемпионы исемен алган Русия чаңгычысы Александр Большуновка Александр Невский ордены бирелде.

Дуслык орденнарына шулай ук фигуралы шуу буенча команда турнирында Олимпия чемпионнары Камилә Вәлиева, Александр Галләмов, Анастасия Мишина, Марк Кондратюк һәм Виктория Синицина, ир-егетләр һәм хатын-кызлар чаңгы эстафетасында олимпия чемпионнары Наталья Непряева, Татьяна Сорина, Вероника Степанова, Юлия Ступак, Сергей Устюгов, Алексей Червоткин һәм хатын-кызлар фигуралы шууында Олимпия чемпионы Анна Щербакова лаек булдылар.

Никита Кацалаповка Почет ордены бирелде.

Дәүләт бүләкләренә Пекиндагы Олимпия уеннарының барлык призерлары да тәкъдим ителде.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: