Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 март 2020, 13:00

Татар кызлары үрләр яулый!

Илзана, Лилиана, Милена, Лия, Ралина — алар барысы да Илчембәт авылы кызлары. Һәркайсы бер кызыклы образ булырлык, тырыш, ачык һәм гүзәл кызлар. Республика күләмендәге бокс турнирларында хөкем итүче судьялар аларны яратып: «Илчембәт тракторлары» дип атый.

Илзана, Лилиана, Милена, Лия, Ралина — алар барысы да Илчембәт авылы кызлары. Һәркайсы бер кызыклы образ булырлык, тырыш, ачык һәм гүзәл кызлар. Республика күләмендәге бокс турнирларында хөкем итүче судьялар аларны яратып: «Илчембәт тракторлары» дип атый.
Әйе, чынлап та, алар көрәштә чыдам, көчле, ныкышмалы булуларын бер тапкыр гына расламады, яуланган үрләре — гел 1нче урыннар. Үсмер чакта бит көч-дәрт ташып тора. Нидер эшлисе, үзеңә бер шөгыль табасы килә. Бер урында гына таптанып торып булмый. Мондый халәт күпләргә таныштыр. 12-15 яшьләр тирәсендә нәкъ менә шундый чор була. Ә бит бу көчне юкка гына сарыф итәргә ярамый, ә файдалы эшкә, яки берәр хоббига багышларга кирәк. Бала кешесе моны үзе генә
хәл итәлми, әлбәттә. Шул мәлдә аның янында дөрес юлдан алып китүче бер кеше кирәк — укытучымы, тренермы, кем дә булса, әмма үзеннән өлкәнрәк, акыллы фикер бирүче, үрнәк күрсәтүче, үзенә ияртүче...
Авыл мәктәбен тәмамладым. Һич кенә дә кыенсынмыйм мин бу сүздән, ә горурланам гына. Чөнки ул заманда без бармаган ил-җир, башкармаган эш, җиңмәгән ярыш, олимпиада калмады. Район ярышларын исәпкә дә алмыйм, республикада, бөтенрусия күләмендә беренчелекне кулдан ычкындырмадык. Чаңгы, көрәш, йөгерү, шашка-шахмат буенча безгә тиңнәр булмады, урыс теле һәм әдәбияты, ана теле, химия, биология фәннәреннән дә 1нче урыннарга ирешкән укучылары белән мәктәбебез, авылыбыз, районыбыз, республикабыз дан тотты. Хәтеремдә, спорт ярышларында барыбыз да бертөрле спорт киеменнән — зәңгәргә кызыл лампаслы костюмнардан чыгыш ясадык. Аларны махсус безнең өчен тектерделәр. Кызык, акча да тапканнар! Хәтта акробатика ише катлаулырак төрне дә үзләштердек бит. Ә турникта исә нинди генә күнегү ясамадык: малайлар белән беррәттән күтәреләбез, гәүдәне берничәгә бөкләп әйләнәбез. Футбол уйнаганда безгә форма итәге дә комачауламады, тәнәфескә чыккан арада кырның бер башыннан икенчесенә тупка ияреп чабабыз, хыялыбыз — шул тупка бер генә тапкыр булса да тибү!
Безнең заман үтте... Ниндидер сәер тынлык урнашты. Юк, мәктәбебез ябылмады, балалар да кимемәде. Битарафлык чәчкә атты. Беркемгә берни кирәкмәде. Физкультура дәресләре дә үтте... Әмма элеккеге кебек авыл, мәктәп исеменнән ярышларга бару гадәте онытылды. Моның инде сәбәпләрен дә, гаепле кешеләрен дә бүген эзләп һәм атап торудан файда юк. Габдрахман Кадыйров кебек 6 тапкыр дөнья чемпионын биргән авылда мондый хәлгә юл куелырга тиеш түгел иде, әлбәттә.
Ниһаять, һәр болытлы көннән соң кояш чыккан кебек, бүген шушы җирлектә балаларны чын күңеленнән яраткан, аларны спорт белән мавыктыра алган кеше пәйда булды. Бу — минем өчен зур куаныч. Ул бокс буенча тренер Халиков Зөфәр Хәләфетдин улы.
Шулай итеп хәзер авылда бокс буенча тренер эшли. Күз алдыгызга китерәсезме, бала-чага тезелешеп күнекмәләргә йөри. Нәрсәгә игътибар иттем, бокс белән кызлар да бик теләп шөгыльләнә. Московка авылыннан килеп йөрүче тренер чын фанат кеше, бу эшкә ул үз теләге, җәмәгать башлангычында алынган. Моның өчен бер җирдән дә бер тиен алмый ул. Спортта шундый нәтиҗәләргә ирешкән кешенең хезмәте бәһаланмау бик аяныч та соң. Үзенең элеккеге укучылары, танышлары ярышларга баруда ярдәм күрсәтә икән дә, әмма мондый ярдәм туктаусыз булалмый. Әлегә балалар шушы тренер кул астында нибары 10 ай шөгыльләнә, ә нәтиҗәләр — аптырарлык. Тәүге уңышка алар ике айдан ук ирешәләр. Уфага ярышка алты бала китә, шуның дүртесе беренче урын алып кайта. Ярышларга алып баруны, оештыруны тренер үз өстенә ала. Зөфәр Хәләфетдин улы берьюлы эшкә дә өйрәтә тәрбияләнүчеләрен. Ярышка баргач ашарга әзерләү, кием юу һәм башка мәшәкатьләрне балалар үзләре башкара.
Сүз дә юк, бокс белән шөгыльләнгән балалар үзендә ихтыяр көчен туплый, ярышларда катнашып җиңү яулагач, үзләренә зур максат куя. Әле менә күптән түгел Илчембәт командасы Уфадан республика чемпионатыннан кайтты. Ышанасызмы-юкмы, төрле яшь төркемнәрендә барлык беренче урыннар безнең кызларныкы. Бу бит могҗиза!
— Ярыш булгач, җиңелү дә булмый калмый, — ди тренер, — мондый вакытта аларның холкы ныгый, һәм үз өстеңдә тагын да ныграк эшләргә көч туа.
«Нинди генә авырлыклар, хәтта күз яшьләре булса да, бу спорт төренә кереп китсәң, кире чыгып булмый», — ди Илзана Маннанова. Көндәшеңне җиңеп, судьяның нәкъ синең кулны өскә күтәрү мизгеле — үзе ни тора бит!»
Район һәм шәһәрнекеннән кала, республика, Русия күләмендә оештырыла торган ярышлар яшь боксчыларны чыныктыра, көндәшләр генә түгел, инде дуслар булып өлгергән спортчылар белән берләштерә.
«Мин кечкенәдән үк көрәш ярышларын карарга яраттым, — дип сүзгә кушыла Илзананың апасы Лилиана Маннанова. — Илчембәт мәктәбендә укый башлагач, мине тренер — Зөфәр Хәләфетдин улы көрәш түгәрәгенә чакырды, һәм мин анда барырга бик теләп риза булдым. Шулай итеп, көрәшкә кереп киттем дә.
Яхшы боксчы булыр өчен бик күп тырышырга, күнекмәләр ясарга һәм файдалы тукланырга кирәк. Көрәшкәндә дөрес алымнар кулланып, кызмыйча, техника белән көрәшергә кирәк дип уйлыйм».
Әлбәттә, көрәшчеләр башкалардан аерылып тора. Бигрәк тә холык белән. Бераз усалрак та булалар, чөнки гел җиңәм дип көрәшәләр. Бу кызларга киләчәктә тагы да югарырак уңышларга ирешергә, сайлаган юлдан тайпылмаска, төпле белем алып, әти-әниләренә файдалы балалар булып үсүләрен телибез.
Ә тренер Зөфәр Халиковка зур рәхмәт белдерәсем килә, Сезнең кебек көчле ихтыярлы кешеләр сирәк, арытаба да укучыларыгыз шулай югары нәтиҗәләре белән сөендерсен, ә хезмәтегез лаек бәяләнсен иде.
Әйтик менә балаларны шул ук рәсем сәнгате, бию, җыр-музыка белән шөгыльләндерү өчен нәкъ шәһәр мохите кирәк түгел бит инде. Моның өчен Зөфәр Хәләфетдин улы кебек ихлас, тырыш кешеләр кирәк. Ә бездә бар андый кешеләр. Аларны җәлеп итәргә, башлап сөйләшергә генә кирәк! Сүз сәнгате, сәхнә осталыгы буенча укыту өчен үзебезнең атказанган актрисабыз — Римма апа Ключарева бар. Баянда уйнау серләренә төшендерү өчен — БРның атказанган мәдәният хезмәткәре — Рәшит абый Кашапов, хореография буенча — Розалия Кашапова һәм башкалар. Аларның сәләтен һәм осталыгын дөрес файдалансак иде.
«Шәһәр баласына рәхәт инде, авылныкы гына
бер җиргә дә бара алмый, түгәрәкләр юк», — дигән сылтауны һич тә кабул итмим. Киләчәк турында уйлап эшләгән кешеләр болай димәячәк, ә үзе үк эшкә тотыначак. Мисал өчен, мәктәпне тәмамлап, авылдан чыккан яшьләребез уку йортларына кергәч, җиң сызганып татарча көрәш белән шөгыльләнә башлады. Октябрьский коммуналь-техникум студенты булган Илдар Кашапов, Октябрьский нефть колледжы студенты Наил Хәйбрахманов, Илнар Фәхретдинов кебекләр милли көрәш буенча Халыкара һәм дөнья чемпионатларында катнашып, чемпион исемнәренә лаек булды бит!
Читайте нас: