Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
1 март 2020, 03:29

Келәмдә – көрәшчеләр!

Шәһәребезнең спорт сараенда Җиңүнең 75 еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Республика Беренчелеге узды.

Шәһәребезнең Спорт сараенда Җиңүнең 75 еллыгына багышланган  билбау көрәше буенча Республика Беренчелеге узды.
Келәмгә 2000-2002 елларда туган егетләр һәм кызлар чыкты.
Күләмле чара Уфа, Мәләвез, Агыйдел шәһәрләре, Дүртөйле, Дәүләкән, Туймазы, Шаран, Тәтешле, Стәрлебаш, Илеш районнарыннан 100гә якын спортчыны җыйды. 
Октябрьский данын 1 нче спорт мәктәбенең 20 тәрбияләнүчесе яклады. Ярышларда апрель ахырында Каспийск шәһәрендә узачак Русия беренчелегенә юлламалар уйнатылды.
Тантаналы парадта Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, Башкортстанның көрәш һәм билбау көрәше спорт федерациясе президенты Вәкил Ильясов, Бөтенрусия билбау көрәше федерациясенең беренче вице-президенты Рөстәм Зыякаев,  Русиянең атказанган тренеры, шәһәребезнең Мактаулы кешесе Венер Гайнуллин, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов, Русиянең атказанган спорт мастеры Ринат Еникеев һәм башкалар катнашты.
Башкортстанда көрәш һәм билбау көрәше үсешенә керткән өлешләре өчен Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелевка, 1нче спорт мәктәбе тренеры Хәлил Гарифуллинга һем грек-рим көрәше буенча Русия спорт мастеры Илдар Рамазановка Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Шәһәребез спортчылары ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәтте. Үз авырлык төркемендә Зиязов Евгений, Хисматуллин Илвар, Чуканова Екатерина җиңүче булды. Спортчыларның тренерлары – Хәлил Гарифуллин һәм Роксана Җәмәлиева.
Талипов Артур, Мәрданшин Илмир көмеш, Вазигатов Илнар, Әфлитунов Алмаз, Кашапов Рамил һәм Латыйпова Милена бронза медаль яулады.
1нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләрен һәм тренерларын шушы җиңүләре уңаеннан котлыйбыз!
Читайте нас: