Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль 2020, 23:09

Октябрьскийда спорт акробатикасы буенча Бөтенрусия ярышларын ябу тантанасы узды

Бүген, 16 февральдә, Спорт сараенда Александр Дергунов истәлегенә спорт акробатикасы буенча Бөтенрусия ярышларын ябу тантанасы узды, анда нәтиҗәләр игълан ителде һәм җиңүчеләр бүләкләнде.

Бүген, 16 февральдә, Спорт сараенда Александр Дергунов истәлегенә спорт акробатикасы буенча Бөтенрусия ярышларын ябу тантанасы узды, анда нәтиҗәләр игълан ителде һәм җиңүчеләр бүләкләнде.
Ярышларның ябылуы, ачылу тантанасы кебек үк, чын спорт бәйрәме булды. Караоке-батл һәм иң югары пирамидага конкурс тамашачыларда да, спортчыларда да уңай хис-кичерешләр уятты.
Тренерлар, судьялар, спортчылар һәм кунаклар алдында шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев чыгыш ясады. Ул җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, ярышларны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Барлык катнашучыларга сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, зур спорт казанышлары яулауларын теләде һәм барысын да киләсе елдагы ярышларга чакырды.
Русия Спорт акробатикасы федерациясе башкарма директоры Ирина Никитина спортчыларга уңышлар, киләсе елда тагын да яхшырак һәм уңышлы булырга теләде.
Өч көн барган киеренке ярышларда Октябрьский спортчылары сынатмады. Алар төрле төркемнәрдә беренче, икенче һәм өченче урыннарны яулады. Ә инде «өчле — күптөрле ярыш — 11-16 яшьлек кызлар» төркемендә гимнасткаларыбызга тиңнәр булмады.
Ярышлар турында тулырак мәгълүматны гәзитебезнең киләсе саннарында укырсыз.
Читайте нас: