Барлык яңалыклар
Спорт
14 февраль 2020, 22:25

Октябрьскийда Александр Дергунов истәлегенә спорт акробатикасы буенча Бөтенрусия ярышлары старт алды

14 февральдә Александр Дергунов истәлегенә спорт акробатикасы буенча Бөтенрусия ярышларын ачу тантанасы узды

14 февральдә Октябрьскийда Александр Дергунов истәлегенә спорт акробатикасы буенча Бөтенрусия ярышларын ачу тантанасы узды.

Инде алтынчы ел рәттән шәһәребездә илебезнең төрле төбәкләреннән иң яхшы спортчылар җыела. Бәйгене ачу тантанасы чын мәгънәсендә сокландыргыч тамаша булды. Иң яхшы акробатлар, иҗади коллективлар чыгышлары, акробатик һәм ут шоу, караоке-стайл, тамашачылар белән уеннарны халык җылы кабул итте .
Тантанада хакимият башлыгы Алексей Шмелев; БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министры ярдәмчесе Эльвира Габдуллина, Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Марданшин; Русия спорт акробатикасы федерациясе башкарма директоры, Халыкара гимнастика федерациясе техник комитеты вице-президенты, Русиянең атказанган тренеры, Халыкара категория хөкемдары Ирина Никитина; Русия спорт акробатикасы федерациясе башкарма комитеты әгъзасы, Русиянең атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре, Русиянең мактаулы спорт судьясы Нина Анисимова; Александр Дергунов тренеры, Русиянең атказанган тренеры, халыкара дәрәҗәдәге тренер Александр Громов,А.Дергуновның улы Артем, Русия спорт акробатикасы федерациясе вице-президенты Анатолий Левченко һәм ярышларның баш хөкемдары, халыкара категория хөкемдары Олеся Муллагалиева катнашты.
Ачылу парады тәмамлангач киеренке ярышлар дәвам итте. Быел безнең шәһәргә 300дән артык спортчы килде. Иң зур команда — 44 катнашучы — безнең шәһәрдән.
Ярышлар 16 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Мавыктыргыч ярышларны күрми калмагыз!
Читайте нас: