21нче төбәктәге «Чишмә» халык иҗаты йорты 2016 елда ачылганнан бирле сәнгать сөючеләрнең мәдәни кичәләр, фәһемле очрашулар үткәрү урынына әверелде. Биредә балалар һәм олылар хозурына байтак түгәрәкләр тәкъдим ителә. Тәүдә учреждение Юрий Лапшин җитәкчелегендә эшләсә, хәзер ул яшьләр «кулына» күчте.
Быел яз айларында гәзитебездә «Чишмә»нең бүгенге торышы турында язып чыккан идек. Сүз бинаның бөтенләй диярлек ремонт күрмәве, аның эче дә, тышы да бик күңелсез халәттә булуы, шулай ук иҗади эшчәнлек өчен техник җайланмалар, сәхнә әсбаплары җитешмәве турында бара. Әлбәттә, иҗат йорты хезмәткәрләре үзаллы рәвештә вак-төяк төзекләндерү эшләре үткәрергә, реквизитлар табарга, актерларны әзерләргә тырыша. Бу эштә башлап йөрүчеләр буларак директор Р. Усманов һәм «Өч тонна» иҗади остаханәсенең сәнгать җитәкчесе А. Шакировны билгелисе килә. Әмма финанс мөмкинлекләрнең чикле булуы сәбәпле, күпчелек мәсьәләләр хәл ителми һәм «Чишмә»нең торышы элеккечә кала бирә. Битараф булмаган химаячылар да табылмаган, РФ Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе белән сөйләшү дә нәтиҗә бирмәгән...
Шулай булуга карамастан, «Чишмә»некеләр яхшы якка үзгәрешләр булачагына өметен өзми, яңа проектлар өстендә эшли. Шушы араларда иҗат йортында чираттагы премьера үтте. Антуан де Сент-Экзюпериның «Маленький Принц» әсәре буенча куелган спектакль иде ул. Яшь режиссёр Ирина Мостафина сәхнәләштерүендәге фәлсәфи әсәрдә мөһим темалар күтәрелә. Сүз кешенең җәмгыятьтәге урыны, аның шәхес буларак үсеше, шулай ук мәхәббәт, тугрылык, дуслык төшенчәләре турында бара. Иҗатчылар кешеләрне үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплылык турында онытмаска, рәхим-шәфкатьлелекне югалтмаска өнди...
Премьерадан соң Айнур Шакиров белән фикерләшеп алдык, әлбәттә, тәү чиратта «Чишмә»не төзекләндерү мәсьәләсе телгә алынды. Хәлләр мактанырлык булмаса да, иҗат йортының һаман да эшләп торуы, алай гына да түгел, яңарышларга омтылуы, әлбәттә, мәслихәт күренеш. Айнур әфәнде әйткәнчә, илһамланып эшләргә теләк-ният җитәрлек, яшьләр генә түгел, олылар да «Чишмә»гә йөреп тора, чараларда катнаша, актерлык осталыгын үзләштерә. Тик шул финанс мәсьәләсе генә читенлек тудыра. «Шулай да, битараф булмаган ярдәмчеләр табыла үзе, — ди сәнгать җитәкчесе. — Аларның берсе — спектакльнең режиссеры Ирина Мостафина. Ул риясыз рәвештә яшь актерларны өйрәтүне үз өстенә алды. Көн саен сәгатьләр буе репетиция ясап, искитмәле тамаша әзерләүгә иреште». Коми республикасының Усинск шәһәрендә туып-үскән кыз Октябрьскийга ничек килеп эләккән соң? Моны ачыклау өчен Иринаның үзенә мөрәҗәгать иттем.
«Эш шунда, әти-әнием чыгышы белән Башкортстаннан, — ди яшь режиссер. — Шуңа күрә бу төбәк миңа туган ягымдай таныш һәм якын. Әлеге вакытта Уфада З. Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институтында белем алам. «Чишмә» турында социаль челтәрләрдән укып белдем. Мине тәү нәүбәттә биредә төрле юнәлешләр буенча түләүсез шөгыльләнү, сәләтеңне үстерү мөмкинлеге гаҗәпләндерде. Сер түгел, мондый күренешләр хәзер бик сирәк. Кайда барсаң да иң элек акча, матди нигезләмә кирәк. Ә «Чишмә»дә үз эшенә чын-чынлап бирелгән, зур йөрәкле кешеләр эшли. Алар белемен башкалар белән эчкерсез бүлешә. Әйткәндәй, «Маленький принц»та бергә эшләгән яшь актерлар да ихлас соклану тудырды. Иҗат йортына бөтенләй әзерлексез килсәләр дә, тырышлыклары аркасында яхшы нәтиҗәгә ирештеләр, ару-талуны онытып рольләрне өйрәнделәр. «Чишмә» җитәкчелегенә, барлык хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Сез халыкның мәдәни үсеше, сәнгать дөньясы өчен зур эш башкарасыз!»
... Ирина белән тулысынча килешәм. Иҗат йортындагы тыйнак кына, артык уңайлыкларсыз шартларда, реквизитлар, сәхнә киемнәре кытлыгына карамый, һәркемне уйланырга, фикерләргә чакыручы гүзәл әсәр тудыруга ирешкән сәләтле актёрлар һәм режиссёр чын хөрмәткә лаек. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын аларга! Ә инде ремонт мәсьәләсенә килгәндә, шәһәр һәм республика җитәкчелеге, битараф булмаган химаячылар «Чишмә»безгә игътибар итмичә калмас дип өметләнәбез...