Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
4 сентябрь 2019, 17:17

Без спортны сайлыйбыз 1

2 сентярьдә Октябрьскийда «Балаңны спортка алып кил!» чарасы узды

Шәһәрдә төрле спорт чаралары, ярышлар даими үткәрелә. Бигрәк тә яшь буынны физкультура, спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләре булдыру мөһим. Шушы максатта шәһәрдә ел саен «Балаңны спортка алып кил!» чарасы оештырыла. Быел да ул балаларны, аларның ата-аналарын, спорт мәктәпләре вәкилләрен Үзәк мәйданда җыйды.

Чараның тантаналы өлешендә җыелучыларга шәһәр хакимияте башлыгы А.Шмелев мөрәҗәгать итте:

— Спорт мәктәпләре фестивален оештыру шәһәребездә матур бер гадәткә әверелде. Октябрьский хаклы рәвештә республиканың спорт шәһәрләренең берсе булып санала. Безнең спорт казанышларыбыз бик күп, үзебезнең Дөнья һәм Европа чемпионнары да бар.

Алексей Николаевич киокусинкай спорт федерациясе тренеры А.Карпеевка, «Дуэт» компанияләр төркеме оештыручылары О. Рейнгард һәм И.Шәйхлисламовка, «Пакер» фирмасы директоры М.Нагумановка БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чарада катнашучыларны шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Рафаэль Мәрданшин, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов сәламләде.

Тантаналы өлештә уку йортлары арасындагы спартакиада җиңүчеләре бүләкләнде. Аның нәтиҗәләре буенча, өченче урында — УДНТУ филиалы командасы, икенчедә — коммуналь-төзелеш колледжы командасы, беренче урында — нефть колледжы командасы. Шулай ук чарада «Хезмәткә һәм оборонага әзер!» Бөтенрусия физкультура-спорт фестиваленең иң яхшы катнашучылары билгеләнде. Радмила Литвинова, Артур Сөннәгатуллин, Таисия Маркова, Әмир Рамазанов «ГТО»ның алтын билгеләренә ия булды.

Арытаба РФнең спорт мастерлыгына кандидат, пауэрлифтинг буенча дөнья беренчелеге призеры Ксения Материнская укучылар белән чемпион зарядкасы үткәрде.

Спорт «утраулары»нда балаларны һәм аларның ата-аналарын секцияләр җитәкчеләре һәм тренерлар көтте. Укучылар спорт төрләре буенча кирәкле мәгълүматлар, киңәшләр алды, спортчыларның күрсәтмә чыгышларын карады. Биредә үк кызлар һәм малайлар күңелләренә яткан спорт түгәрәгенә языла алды.

Бу көнне «Балаңны спортка алып кил!» чарасы ярдәмендә Октябрьскийда спортчылар саны тагын да артты дияргә тулы нигез бар. Киләчәктә бүгенге балалар шәһәрнең спорт данын тагын да күтәреп, аның тарихына үз исемнәрен кертер, дип ышанабыз.
Читайте нас: