Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 август 2019, 11:50

Спорт — иң яхшы дәва!

Физкультурачылар көнендә «Тизрәк, югарырак, көчлерәк!» өндәмәсе белән спорт чаралары үтте

Шәһәребездә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бик күп. Бу юнәлештә спорт түгәрәкләре һәм мәктәпләре дә, тәҗрибәле тренер-остазлар да даими эш алып бара. Спортчыларыбыз чемпионнар һәм спорт мастерлары исеменә лаек була, дәрәҗәле ярышларда бүләкле урыннар яулый. Ел саен Физкультурачылар көне уңаеннан оештырылучы бәйрәм чаралары бу нәтиҗәләрне тагы да үстерергә, халыкны сәламәт яшәүгә җәлеп итәргә булыша.

Быел да, шимбә ялының иртәнге сәгатьләреннән үк Гагарин паркында сәламәт тормыш сөюче яшьләр, олылар җыела башлады. Берәүләр ярышларда көч сынаса, икенчеләр аларга көч-куәт биреп торды.

Спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов билгеләвенчә, агымдагы елда Физкультурачылар көне программасына берникадәр үзгәрешләр кертелгән. «Быел спорт ярышлары күңелле көйләр астында үтә, ә инде физкультура һәм спорт өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы алдагы көндә үк, хакимият бинасында оештырылды», —ди Илдар Илһам улы.

Скандинавча йөрү — шәһәребездә күптән түгел генә танылу алган спорт төрләренең берсе. Бүген инде бу юнәлештә шөгыльләнүчеләр саны артканнан-арта. Бәйрәм көнендә дә Спорт сараеның дәвалау физкультурасы инструкторы Ләлә Әхмәтгәрәева тарафыннан скандинавча йөрү буенча осталык дәресе оештырылды. Ләлә ханым сүзләренчә, шушы спорт төренең организм өчен файдасы гаять зур. Ул артык авырлык булганда, өлкән кешеләргә хас сәламәтлек тайпылышлары вакытында ярдәмгә килә. Скандинавча йөрүнең һәр кеше өчен дә файдалы ягы бар, ә менә зарары бөтенләй дә юк.

Бу көнне «Апельсин-сити» һәм «X - FIT»ның йога һәм фитнес белгечләренең күнекмәләрендә катнашырга мөмкин булды. Моннан тыш һәр теләгән кеше туристик сукмак аша үтте.

Паркның музыка колледжы ягындарак урнашкан футбол кырында стритбол ярышлары «кызды». Биредә 2011 елгы малайлар-кызлар командалары осталыгын күрсәтте. Нәни футболчыларның уенын җанатарлар зур кызыксыну белән күзәтте. Бу вакытта теннис, баскетбол мәйданчыкларында олылар да көч сынашты.

Әлбәттә, аеруча зур кызыксынуны воркаут буенча ярышлар тудырды. Турнирны оештыручы һәм алып баручы — Башкортстанда воркаут хәрәкәтенә нигез салган Роберт Дәүләтшин, судьялар — воркаут буенча Русия һәм Башкортстан чемпионатлары җиңүчесе, «Спорт — сәламәтлек өчен иң яхшы дәва» өндәмәсе белән яшәүче Серж Варламов, Октябрьскийда хәрәкәт лидеры Артем Чахеев. «Дуэт» компаниясе бүләкләренә үткән киеренке «көрәш» олыларны да, балаларны да битараф калдырмагандыр. Мондый төрдәге ярышлар шәһәребездә инде өченче тапкыр оештырыла. Җанатарлар өчен воркаут дөньясының чын мәгънәсендә «йолдыз»ларына әверелгән танылган спортчыларның чыгышы аеруча зур бүләк булды. А.Исламов, Ф.Сабиров, А.Кисарев, И.Мельников, шәһәребезнең яшь воркаутчысы С.Батяев күрсәткән күнекмәләр чынлап та истә калырдай матур һәм чагу иде. Ә инде малай-кызларга оештыручылар тарафыннан хәстәрләнгән тәмле күчтәнәчләр: туңдырма һәм кукуруз таякчыклары бәйрәмне тагы да ямьләндереп җибәрде.

Ярышлар арасында җанатарлар өчен дә бәйгеләр оештырылды. Аларның берсе: терсәккә таянган килеш гәүдәне тоту. Кем озаграк шушы халәттә тора —шул җиңүче. Бу бәйгедә велосипедчылар, шулай ук төрле яшьтәге хатын-кызлар көч сынап карады. Соңгы төркемдә 10 яшьлек Саша җиңүче булды. Булдыклы кызыкай белән сөйләшеп алдык. «Мин бәйге башлангач, нык дулкынландым. Тиз бирешермен дип курыктым, — ди Саша. — Әмма көндәшләремнең әкренләп сафтан чыга баруын күргәч, көч-куәтемнең артуын тойдым һәм җиңүгә ышаныч уянды. Әлбәттә, бию түгәрәгендә шөгыльләнүемнең дә файдасы тимичә калмагандыр. Чөнки без бу күнекмәне даими эшлибез, гәүдәне шул рәвешле чыныктырабыз. Гомумән, мин кечкенәдән спортны яратам, 5 яшьтән түгәрәкләргә йөри башладым. Ә инде бүген откан сертификатны әниемә бүләк итәчәкмен!»

Физкультурачылар көне үз уңаена дәвам итте. Ветераннар аллеясе самокатта йөрергә яратучы нәниләр өчен узышу мәйданына әверелде. Иң җитезләр тәмле бүләкләргә лаек булды. 7 яшьлек Айдар бәйрәмгә әнисе һәм дусты белән килгән. «Самокатта ярышу бик кызыклы булды, — ди яшь шәһәрдәш. — Безгә каршылыкларны да узарга, тиз хәрәкәтләнергә дә кирәк иде. Мин дусларым белән Гагарин паркына еш киләм, бергәләп самокатта йөрибез. Тәҗрибәле булуым көндәшемне җиңел генә узарга булышты».

«Камелот» триатлон мәктәбе һәм OKTLIFE. RU шәһәр порталы оештыруындагы «Минем белән йөгер» гаилә эстафетасы да спорт сөючеләр игътибарыннан читтә калмады. Әтиләр 600 метр, әниләр — 400 м, ә инде малайлар-кызлар 200 метр арада узышты. Гаилә командалары, шулай ук спорт мәктәпләре, клуб һәм федерацияләрендә шөгыльләнүче балаларга да күңелле спорт ярышлары оештырылды. Моннан тыш өлкәннәр һәм балалар спорт ориентлашуында, шахмат уенында көч сыный алды.

Гомумән, Физкультурачылар көне чагу бәйге-ярышларга бай булды, шәһәрдәшләр аларда актив катнашты. Яшьләр һәм олыларның сәламәт яшәүне сайлавы уңай күренеш. Киләчәктә дә шәһәребездә спорт сөючеләр күп булыр дип ышанасы килә, чөнки спорт — ул яшәү чыганагы.

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотолары.
Читайте нас: