Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
6 август 2019, 11:00

Шахмат уйнагыз һәм үсегез!

«Шах» һәм «мат», «гамбит», «рокировка», «ат йөреше». Шахмат турнирларында еш яңгырый бу сүзләр. Кемгәдер алар бәлки аңлаешсыз да булып тоеладыр. Ә менә шахматчылар өчен бу терминнар зур мәгънәгә ия. Чөнки очрашуның нәтиҗәсе нәкъ аларга бәйле булырга мөмкин. Бүгенге мәкаләм шахматларга багышланганын инде аңлагансыздыр, дуслар.

Борынгы заманнардан ук киң таралган акыл уены зирәклек, исәпләү, уйлый белү сәләтеннән тыш, физик яктан чыдамлылык та таләп итә. Сүздә генә әйтү рәхәт, ә бит еш кына шахмат «көрәш»е сәгатьләргә сузыла. Бер турнир дәвамында уенчылар 5 килога кадәр авырлыгын югалтырга мөмкин!

17нче мәктәп укучысы, 12 яшьлек Илья Миловидов белән танышуыбызга да шахмат сәбәпче булды.

... Илья беренче минутлардан ук зирәк акылы, әдәплелеге, чын егетләрчә җитдилеге белән ихлас хөрмәт уятты. Ә инде яшь шахматчының зиһенлелеге аерым игътибарга лаек. Күз алдына китерегез —ул кызыклы партияләрдәге һәр йөрешне хәтерендә тота! Ильяның фәлсәфи темаларга кагылышлы фикерләре дә бар. Мәсәлән, «кара упкын»га эләгеп, юкка чыгучы әйберләр турында уйлана ул, шушы серле табышмакның асылына төшенергә тырыша. Яшь кенә булуына карамастан, йөрәк хисләренә бәйле сораулар да кызыксындыра икән Ильяны. «Сез беләсезме, мәхәббәт гашыйк булудан нәрсәсе белән аерыла?», — дигән сөаль бирә ул миңа. Дөресен әйткәндә, бер мизгелгә югалып калам. Чөнки без, олылар, еш кына гади әйберләрне дә катлауландырырга, ниндидер акыллы фикерләр эзләргә тотынабыз. Ә хакыйкать күпчелектә өстә генә ята. Яшь әңгәмәдәшемнең үз соравына җавабы да моны дәлилли: «Гашыйклык — тирән хисләргә «чуммый» гына, вакытлыча мавыгу. Ә мәхәббәткә зуррак мәгънә салынган; ул — кешене яшәтүче, максатына илтүче көч»...

— Илья, шахмат белән мавыгуың ничек башланды?

— 2нче класста укыганда мәктәптә оештырылган түгәрәккә язылдым... һәм бу спорт төре белән дуслашып киттем! Арытаба шахмат буенча 2нче спорт мәктәбендә шөгыльләнә башладым. Бүгенге көндә беренче үсмерләр разрядына иямен, классик, тиз һәм блиц-шахмат партияләрен уйныйм.

— Турнирларда еш катнашасыңмы?

— Әйе, ярышларда даими көч сыныйм. Бүләкле урыннар да алам. Мәсәлән, быел шахмат буенча Башкортстанның (көнбатыш төбәге) шәхси чемпионаты ярымфиналында үсмерләр арасында һәм «Бердәм Русия» партиясе бүләкләренә шәһәр турнирында җиңү яуладым. Шулай ук 2007 ел һәм аннан кечерәк кызлар-егетләр командалары арасында шахмат буенча республика ачык беренчелегендә А. Хөсәенов, Т. Орунбаев, Я. Арсланова белән берлектә 1нче урын алдык. Шахмат уены серләренә төшендерүче, белемне камилләштерергә булышучы остазларга, атап әйткәндә тренер Роза Фаил кызы Дәүләтшинага һәм иң тугры җанатарым, һәрчак ярдәмгә әзер әнием — Надежда Александровна Миловидовага рәхмәт әйтәсем килә. Якыннарым мине гел дә: «Ниндидер эшкә алынгансың икән, ахырына җиткер», «Син булдырасың, җиңәсең», дип илһамландырып тора. Бу үз-үземә ышанычны арттыра, көч бирә.

— Иң озак уйнаган партияне хәтерлисеңме?

— Агымдагы елдагылардан — Ижевскта үткән Русия Кубогы этабында 2 сәгать ярымга сузылган уенны билгеләр идем. Бу турнирга төрле төбәкләрдән көчле спортчылар җыелды, ул озайлы һәм киеренке партияләр белән хәтердә калды.

— Шахматта кулланылучы терминнар белән танышып үтик.

— Бик күп инде алар, иң таралганы — «сабыйны тукмау». Тәү карашка сәеррәк тоелса да, аның гади аңлатмасы бар. Турнир вакытында беренче партияләрдә гадәттә көчле һәм йомшаграк уенчылар очраша. Аның нәтиҗәсе күпчелектә бер төрле. Остарак уенчы җиңә, ягъни «сабыйны тукмый»... Тагын бер термин — «Үтәли узучы пешка». Ул шахмат «кырын» ахырынача үтеп, яңа рәвешкә кергән фигура (гадәттә, ферзь яки ладья) турында бәянли. Бу термин ярдәмендә гади пешкадан да хәвеф янау мөмкинлеге күрсәтелә.

— Кайсы фигураны аеруча үз итәсең?

— Әлбәттә, бу уенда ферзь иң популяр санала. Әмма партиядә төрле очраклар була, еш кына башка фигураларның да ярдәме тия. Шәхсән миңа ферьздан кала, ат белән уйнау ошый.

— Яраткан уен алымнарың?

— Күбрәк «Сицилиан яклавы»н кулланырга туры килә. Гроссмейстерлар 17 процент очракта партияне нәкъ шушы алымнан башлый. Англия шахматчысы, фәннәр докторы Джон Нанн дебютның киң таралуына мондый аңлатма бирә: «Сицилиан яклавы»на сугышчан холык хас. Күпчелек очракта кара фигуралар тигезлек өчен генә түгел, ә бәлки өстенлек хакына да көрәшә. Алымның җитешсезлеге дә бар, чөнки ак фигуралар гадәттә беренче йөрешне ясый, бу үз чиратында кискен һөҗүмгә күчү өчен уңайлы».

— Шахматта кумирларың бармы?

— Әйе, ул — уен тарихындагы беренче абсолют дөнья чемпионы, норвегияле Магнус Карлсен. Аның бар төр шахматларда да оста уйнавы сокландыра. Ә инде хатын-кызлардан 4 тапкыр дөнья чемпионы булган Кытай шахматчысы Хоу Ифаньның уйнау рәвеше ошый.

— Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?

— Танылу алган шахматист яки инженер-уйлап табучы булачакмын.

— Шахматтан тыш нәрсә белән мавыгасың?

—- Сынлы сәнгать әсәрләре иҗат итәргә яратам. Бу юнәлеш буенча фестиваль-бәйгеләрдә бүләкле урыннарга да ирешкәнем бар. Әйткәндәй, сынлы сәнгать шахмат уены өчен дә файдалы, чөнки кулдан эшләнмәләр ясаганда акыл эшчәнлеге арта. Спорт белән дә дусмын. Аеруча биатлон, дайвингны үз итәм (автордан: Илья — шәһәребездә сертификация алган беренче дайвер-бала!).

Яшь шахматчы мәктәптә дә тик яхшы билгеләргә ирешә икән. Бу турыда аның әнисе — Надежда Александровна сөйләде. Әйткәндәй, Миловидовлар гаилә уку-укыту системасын үзләштергән. Ягъни Илья өйдә белем ала, ә мәктәпкә бары имтиханнар тапшырырга гына бара. Ул белем программасын яхшы үзләштерә, моны аның төрле фәннәр буенча олимпиадаларда ирешкән нәтиҗәләре дәлилли.

Әңгәмәне Ильяның әнисе белән дәвам итәбез.

— Надежда Александровна, Октябрькийда шахмат спорты үсеше өчен шартлар бармы?

— Шәһәребезнең 2нче спорт мәктәбендә директор Ирина Антоновна Волкова җитәкчелегендә көчле тренерлар эшли. Биредә ел саен 700дән ашу бала уен алымнарына өйрәнә. Яшь шахматчылар Башкортстан, Идел буе федераль округы һәм Русия күләмендәге турнирларда катнашып, бүләкле урыннар яулый. Бер яктан караганда, төбәктә оста тренерлар да, шахматчылар да җитәрлек. Ягъни, шушы спорт төре үсешенә җирлек бар. Әмма монда бер мөһим нәрсәне билгеләмичә булмый. Дәрәҗәле шахмат турнирлары үткәрү өчен зур заллар кирәк, кызганычка каршы 2нче спорт мәктәбе генә бу ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Шуңа күрә бездә күләмле ярышлар үткәрү, чит төбәкләрдән югары квалификацияле шахматчыларны кабул итү мөмкинлеге юк. Бу мәсьәлә бүгенге көндә көнүзәк булып тора. Без, ата-аналар һәм тренерлар, шәһәр һәм республика җитәкчеләре, химаячылар шушы хәлгә игътибар итәр дип өметләнәбез.

— Шахмат уйнау бала өчен файдалымы?

— Әйе, бу уен спорт, фән, сәнгать элементларын туплап, кешенең һәрьяклы үсешенә йогынты ясый. Ул максатчанлыкка, стратегия төзергә, җиңү өчен көрәшергә өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә. Шахматчы тиз һәм дөрес карарлар кабул итәргә тиеш. Үз чиратында әлеге сыйфатлар киләчәк тормышта, һөнәри эшчәнлектә файдалы булачак.

— Балада сәләтне ничек танып-белергә?

— Нинди дә булса спорт түгәрәгенә язылганчы, тәү чиратта баланың мөмкинлекләрен, теләген исәпкә алу зарур. Ә инде шахматка килгәндә, бу уенда иң мөһиме — фикерләү сәләте, игътибарлылык һәм яхшы хәтер.

— Басынкы, математикага мөкиббән кешеләр генә шахмат уйный дигән фикер бар. Моның белән килешәсезме?

— Юк, һәм моны мисалларда дәлилләп була. Әлбәттә, тыныч балага йөрешләрне күңелдән исәпләп чыгаруы җиңелрәктер. Шул ук вакытта холерик табигатьлеләр үз энергиясен тиз һәм төгәл карар кабул итүгә юнәлтә алачак. Математикага килгәндә, монда да бәхәскә җирлек бар. Гроссмейстерлар Гарри Каспаров һәм Михаил Тальны гына алыйк. Алар гуманитар вузларда укыган. Бу үзе күп нәрсә турында сөйли.

— Надежда ханым, Илья! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сез тормыш эчендә кайнап яшисез, вакытыгызны файдалы үткәрергә тырышасыз. Алдагы көннәрегез дә шундый чагу, вакыйгаларга бай булсын. Уңышлар сезгә!

Лилия ГАБИТОВА.
Читайте нас: