СССРның спорт мастерлары Петр Бобков һәм Харис Сәхипов истәлегенә велоспорт буенча Башкортстан һәм шәһәр беренчелеге Җиңү паркы биләмәсендә үтәчәк.
Ярышларда 4нче спорт мәктәбенең 20гә якын велоспорт бүлеге укучысы катнашуы көтелә. 9-18 яшьлек спортчылар аерым төркемнәрдә 9, 16, 30 км арада узышачак.
Спорт чарасын ачу тантанасы 12.00 сәгатьтә Үзәк мәйданда оештырыла.