Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 июль 2019, 15:48

«Ярышлар кабатланмас тәэссоратлар, бай тәҗрибә, яңа дуслар бүләк итте»

Мәгълүм булуынча, октябрьскийлылар Халыкара балалар уеннарында ике спорт төрендә — пляж волейболы һәм грек-рим көрәше ярышларында катнашты. Соңгысында алар уңышлы чыгыш ясап, ике алтын һәм бер көмеш алып кайтты. Шушы көннәрдә шәһәр хакимиятендә Уеннарда катнашучылар белән матбугат киңәшмәсе оештырылды.

Мәгълүм булуынча, октябрьскийлылар Халыкара балалар уеннарында ике спорт төрендә — пляж волейболы һәм грек-рим көрәше ярышларында катнашты. Соңгысында алар уңышлы чыгыш ясап, ике алтын һәм бер көмеш алып кайтты. Шушы көннәрдә шәһәр хакимиятендә Уеннарда катнашучылар белән матбугат киңәшмәсе оештырылды.
Киңәшмә башланыр алдыннан алар хакимият башлыгы А. Шмелев белән очрашты. Алексей Николаевич балалардан Уеннардан алган тәэссоратлар, андагы яшәү шартлары турында, нинди көндәшләр белән алышуын белеште. Ул шулай ук дәрәҗәле ярышларда шәһәр, республика данын лаек яклаган яшь спортчыларны котлап, рәхмәтләрен җиткерде һәм киләчәктә дә җиңүләр юлдаш булуын теләде. Әйткәндәй, А. Шмелев ярышларга үзе дә килеп, команданың бердәм киемендә спортчыларга теләктәшлек күрсәтте.
Хакимият башлыгы белән бергәләп истәлеккә фотога төшкәннән соң спортчылар журналистлар белән очрашуга юнәлде. Киңәшмәне спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов алып барды.
Хәбәрчеләр ярышларда катнашуга нигә нәкъ әлеге ике спорт төрләренең сайлап алынуы белән кызыксынды.
— Без күп төрләрдә катнашырга мөмкин идек, әмма квота шулкадәр генә бирелде. Безнең спортчыларыбыз йөзү, дзюдо, мини-футболда да үзләрен яхшы күрсәтерләр иде, дип исәплим. Болар бездә зур үсеш алган, — диде Илдар Илһам улы. — Иң башта бары тик Уфа гына ярышларда катнашырга тиеш иде. Әмма остазыбыз Венер Кәлимулла улы Гайнуллинның тырышлыгы белән Уеннарга грек-рим көрәше дә кертелеп, безнең шәһәр дә бу төрдә катнашу мөмкинлеге алды. Арытаба кайбер чит илләр командалары киләлмәү сәбәпле, әзрәк урыннар бушады. Тик ул вакытка республиканың башка шәһәрләреннән дә гаризалар күп булып, бирелгән квота буенча гына катнашырга туры килде. Без шәһәребезне генә түгел, республиканы да лаек күрсәтерлек спортчыларны сайлап алдык. Грек-рим көрәшчеләре — Идел буе ярышлары җиңүчеләре, Русия беренчелеге катнашучылары. Волейбол буенча да иң яхшы спортчылар гына команда составына керде.
Грек-рим көрәше буенча тренер Алексей Зиманов спортчыларга Уеннарга махсус әзерләнү таләп ителмәвен белдерде. Чөнки алар майда гына Русия беренчелегендә катнашканнар. Көндәлек күнекмәләр ясауны дәвам итеп, егетләр әлеге ярышларга мораль һәм физик яктан да әзер була. Иң беренче булып җиңгән Алмаз Мәҗитов башкаларны да уңышларга рухландыра. Арытаба тагын бер алтын (Кирилл Балако) һәм көмеш (Георгий Сәлимов) яулый көрәшчеләр.
«Уеннарда катнашу безгә бик ошады. Аларны ачу тантанасы көчле кичереш-тойгылар калдырды, үзебезне Олимпиадада сыман хис иттек. Беренче тапкыр чит ил спортчылары белән көрәшү мөмкинлеге булды. Гомумән, ярышлар кабатланмас тәссоратлар, бай тәҗрибә, яңа дуслар бүләк итте», — дип уй-кичерешләрен уртаклашты яшь спортчылар.
Волейболчыларыбыз, кызганычка каршы, җиңүгә ирешә алмады. Гадәти классик волейболыннан пляжныкына күчү җиңел түгел шул. Күнекмәләр ясарга да юньләп мөмкинлек булмый. Чөнки «Нефтьче» паркындагы комлы мәйданчык әле реконструкциядә, күнекмәләрне бу уенга бик яраклашмаган «Спартак» спорт-савыктыру комплексында үткәрергә туры килгән. «Комда уйнау тәҗрибәсе алу өчен кызларны Әлмәттә узган ярышларга да алып бардык», — дип белдерде тренерлары Румия Сәгъдиева. Тик әзерлек, тәҗрибә җитмәү, әлбәттә, үзенекен итә, кызлар да, егетләр дә көндәшләренә оттыра. Уеннар волейболчыларга җиңү китермәсә дә, анда катнашу, көчле командалар белән көч сынашу, һичшиксез, зур тәҗрибә, киләчәктә югары нәтиҗәләргә ирешер өчен тагын да ныклап күнекмәләр ясарга этәргеч бирде.
Чараны оештыру дәрәҗәсенә Спорт сарае директоры Александр Кузнецов үз бәясен бирде. «Уфа Уеннарны оештыруга ныклы әзерләнгән, алар югары дәрәҗәдә үтте. Эссе һава шартларында да спортчылар өчен барлык уңайлыклар тудырылды: ярышлар үтүче биләмәдә һава сафландыргыч, душ, бәдрәф булган вагончыклар, су тутырылган савытлар куелды. Хәвефсезлекне тәэмин итү ягы да яхшы оештырылган иде», — диде ул.
Киләсе Халыкара балалар уеннары Венгриянең Кечкемет шәһәрендә узачак. «Булачак Уеннарда күбрәк спорт төрләрен алып, зур команда белән катнашу бурычын куйдык. Моңа ирешү өчен бар тырышлыгыбызны салачакбыз», — диде Илдар Рамазанов очрашуны йомгаклап. Без, үз чиратыбызда, спортчыларга шушы хыяллары тормышка ашуларын, яңадан-яңа үрләр яулавын теләп калабыз.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.


Читайте нас: