Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 июнь 2019, 14:01

Тарихы бай, киләчәге өметле

Парлар арасында Русия кубогының 1нче өлеше ярышлары белән Октябрьскийда рәсми рәвештә мотомизгел ачылды

Спидвей чорын шәһәрдәшләр түземсезләнеп көтеп ала. Стадионда гадәттә алма төшәрлек тә урын булмый. Октябрьскийлылар гына түгел, республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан, Русия төбәкләреннән көчергәнешле ярышларны тамаша кылырга киләләр.
Бу юлы да искәрмә булмады. Касса каршындагы чират, халык тулы трибуналар шуны дәлилләде. Спортчыларны һәм җанатарларны шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев сәламләде. Ул Октябрьский спидвееның бай тарихлы булуын һәм еллар дәвамында үз гореф-гадәтләре барлыкка килүен билгеләде, шәһәребездә әлеге спорт төрен тергезүдә булышлык күрсәткән республика җитәкчелегенә һәм шәхсән Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировка рәхмәтләрен җиткерде.
— Безнең спортчылар һәм командалар җиңүләре белән Русия һәм дөнья спидвее тарихының бик күп якты сәхифәләре язылган. Спидвей — шәһәребезнең визит карточкасына әверелде. Бүгенге ярышларны күрергә билгеле хоккейчыларның да килүе очраклы түгел, чөнки спидвей — хоккейдан кала, шәһәрдәшләрнең, республика халкының яраткан уеныдыр, — диде Алексей Николаевич.
Мактаулы кунаклар арасында легендар мотоузышчы, күп тапкыр СССР һәм Русиянең чемпионы Михаил Старостин, ике тапкыр «Алтын башлык» югары бүләге, 2011 елны Гагарин кубогы иясе Игорь Григоренко, яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы, Русия чемпионы, һөҗүмче Владимир Жарков һ. б. «Салават Юлаев» спортчылары бар иде. Хоккей клубы исеменнән чыгыш ясаган В. Жарков «Башкирия» спорт-техник клубы директоры Альберт Латыйповка истәлекле бүләк — «Салават Юлаев» хоккей клубының исемле майкасын тапшырды.
Шунысын да әйтергә кирәк, Октябрьскийның командасы — республикада бердәнбер спидвей командасы. Брендны үзгәртү тәртибен үтеп, хәзер ул «Башкирия» спорт-техник клубы дип атала. Шәһәребездә спидвей яңа сулыш алып, башланган спорт мизгелендә мотоузышчыларыбыз җиңүләре белән сөендерер дип өметләнәбез.
Бүгенге ярышларга килгәндә, алар чагу, мавыктыргыч булды, кайсы команда җиңүнең югары баскычына күтәрелүен алдан фаразларга авыр иде. Һәр заезд киеренке, көчле хис-тойгылар астында узды. Трекка үзебезнең мотоузышчылар чыкканда трибуналар аеруча җанланды. Шәһәрдәшләр спортчыларны көчле алкышлар белән каршылап, уңышларына сөенеп, дәртләндереп торды. Спидвей — экстремаль спорт төре. Узышлар вакытында очулар, имгәнүләр дә булгалый. Беренче заездда ук «Турбина»ның (Балаково) юниор командасы спортчысы Александр Кайбушев мотоциклдан чыгып очып, җитди җәрәхәт алды. Безнең команда өчен дә ярышлар шома гына бармады. Бер заездда спортчыбыз Виктор Кулаков егылды. Бәхеткә, имгәнмичә, ярышларны дәвам итә алды.
Спорт бәйгесе яшүсмерләр һәм зурлар командалары арасында аерым оештырылды. Беренче 12 заезд сайлап алу өлеше булса, арытаба ярымфинал һәм финал ярышлары үтте. Әйткәндәй, бу рәвештә бәйге беренче тапкыр оештырылып, спорт чарасын тагын да кызыклырак итте.
Финал чыгышта олылардан «Башкирия» командасы мотоузышчылары Денис Гыйззәтуллин һәм Виктор Кулаков Балаково командасы (Илья Чалов һәм Владимир Бородулин) белән очрашып, ярыш 5: 1 исәбе белән безнең спортчылар файдасына тәмамланды. Шул рәвешле Октябрьский командасы парлар арасында Русия кубогының 1нче өлешендә җиңү яулады. Яшүсмер парларга килгәндә, җиңүнең иң югары баскычына Тольяттиның «Мега-Лада» командасы күтәрелде. Икенче урында — «Восток» (Владивосток), өченчедә — «Башкирия». Кубокның финал өлеше 3 сентябрьдә Балаковода узачак. Ә көярмәннәрне бер атнадан янә кызыклы, чагу ярышлар көтә. 26 июньдә Русия чемпионаты кысаларында «Башкирия» һәм «Турбина» командалары көч сынашачак. Шәһәрдәшләр чагу ярышлардан читтә калмас, спортчыларыбызга җан атарга, көч-куәт биреп торырга киләр, дип ышанабыз.

Читайте нас: