Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 июнь 2019, 13:26

Кайсы команда көчлерәк?

Октябрьскийда урам футболы буенча ярышлар узды

Чара 20нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында «Бердәм Русия» партиясенең «Балалар спорты» проекты кысаларында оештырылды. Анда 8, 18, 20нче мәктәпләрдән һәм 2нче гимназиядән һәвәскәр командалар катнашты.
Ярышларны ачу тантанасында урындагы «ДОСААФ» авиация-техник клубы җитәкчесе Айдар Хәмитов катнашты. Ул спортчыларны сәламләп, оешма тарафыннан да махсус бүләкләр әзерләнүен белдерде.
Уеннар боҗра системасы буенча оештырылды. Футбол кырында һәр команда бер-берсе белән очрашты. Ярышларны хөкем итүдә 4нче спорт мәктәбенең тренерлары Владимир Ан, Игорь Сыров булышлык күрсәтте. Өч көн дәвамында үткән ярышлар көчергәнешле барды, һәр команда җиңүгә омтылды. Уенны караган көндезге лагерьга йөрүчеләр, якын-тирәдә яшәүчеләр спортчыларга көч-куәт биреп, дәртләндереп торды.
Турнир тәмамлангач ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды. Уен нәтиҗәләре буенча, өченче урында — 2нче гимназия командасы, икенче урында 18 мәктәпнең командасы булды. Беренче урынны кыр хуҗалары — 20 мәктәпнең һәвәскәр футболчылары яулады. Спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илдар Рамазанов чын спорт бәйрәменә әверелгән ярышларның уңышлы узуы белән котлап, җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм татлы бүләкләр тапшырды. Алдан вәгъдәләнгәнчә, Айдар Хәмитов урындагы «ДОСААФ» авиация-техник клубының махсус бүләкләрен алып килгән иде. «Иң яхшы уенчы» Егор Рябов (18нче мәктәп) һәм «Иң яхшы капкачы» Эмиль Норматов (20нче мәктәп) АН-2 самолетында шәһәр биләмәсеннән очуга мөмкинлек биргән сертификатларга ия булды.
Әлеге спорт бәйгесе сайлап алу гына булды. Җиңүче команда шәһәр данын июль аенда узачак ярышларның төбәк өлешендә яклаячак. Биредә җиңүчеләр республика этабында катнашуга хокук алачак. Бәйгенең финал өлеше Санкт-Петербургта үтәчәк. Анда ил буенча иң көчле командалар җыелачак. Егетләребезгә алдагы ярышларда уңышлар телик.
Фикерләр


Илдар Рамазанов, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе:
— Башка төбәкләрдә кебек безнең шәһәребездә дә урам футболы үсеш алган. Балалар футбол уйнасын өчен мәктәпләр яны, ихаталар, спорт мәйданчыклары җиһазланды- рылган. Үзебез дә ихатада дуслар белән туп тибеп, футбол уйнап үстек. Ул төрле спорт белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә. Футболны шахматчы да, чаңгычы да, йөзүче дә яратып уйный. Урам футболы буенча ярышлар беренче тапкыр оештырыла. Бездә спорт мәктәпләре байтак булгач, ярышлар, нигездә, аларның тәрбияләнүчеләре арасында уздырылды. Әлегесе һәвәскәр спортчыларны җыеп, алар арасында рәсми бәйге үткәреп, иң көчлеләрне ачыкларга мөмкинлек бирде. Мәктәпләрнең командалар җыеп, оешкан төстә әзерләнеп катнашуын билгеләргә кирәк.

Айдар Хәмитов, урындагы «ДОСААФ» авиация-техник клубы җитәкчесе:
— Мин авиациядә 16 еллап хезмәт иттем. Очышлардан буш вакытта иптәшләр белән бергә һәрвакыт футбол уйный идек. Шуңа күрә авиация һәм футбол минем өчен аерылмый торган төшенчәләр. Бүгенге ярышларның ике иң яхшы уенчысын очышка сертификатлар белән бүләкләдек. Алар самолетта гадәти пассажир рәвешендә генә булмаячак, ә уң очучы урынында штурвал артында утырып, самолет йөртү нәрсә икәнен үзләрендә тоячак. Бу аларга ошар дип уйлыйм.

Евгений Култыгин, 20нче мәктәп командасы тренеры:
— Бәйгедә мәктәпнең җыелма командасы катнашкан. Төрле сыйныфлардан 2005-2006 елларда туган малайлардан иң яхшы уенчылар сайлап алынды. Алар физкультура дәресләреннән тыш, җәйге чорда кичләрен мәктәп янындагы мәйданчыкта футбол белән шөгыльләнә. Җиңү яулавыбызның сере уенчыларның үзара татулыгы, бердәм булуы һәм, әлбәттә, даими күнекмәләр ясауда.

Эмиль Норматов, 20нче мәктәп командасы капитаны:
— Футбол белән беренче сыйныфтан ук шөгыльләнәм. Җәй көне һәр кич дуслар, сыйныфташлар белән уйныйбыз. Шушы командабыз бишенче сыйныфта укыганда барлыкка килде. Төрле ярышларда катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз. Мәсәлән, Благовещенда - өченче, Уфада — бишенче, Салаватта — беренче, Бөгелмәдә — өченче булдык. Бүгенге ярышларда беренче урынны алдык. 18нче мәктәп командасы белән ярышлар кызу булды. Уенны безнең исәпкә тәмамларга команда рухы булышлык иткәндер, дип уйлыйм.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.


Читайте нас: