Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
6 июнь 2019, 13:09

Мөмкинлекләр чикле — рух көче чиксез

Октябрьскийда сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр арасында хакимият башлыгы бүләгенә ярышлар үтте

Арабызда язмыш сынавына дучар ителеп, сәламәтлек тайпылышлары булган кешеләр байтак.
Аларга башкалар белән беррәттән аралашу шартлары тудыру, буш вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен шәһәребездә төрле чаралар даими оештырылып тора. Май ахырында Спорт сараенда узган «Без төрле, әмма бертигез» исемендәге ярышлар — шундыйларның берсе.
Шәһәрдәшебез Марина Ермолаева тәкъдиме белән башлангыч алган спорт бәйрәме быел алтынчы тапкыр үтте. Бу юлы ярышларда Башкортстаннан һәм Татарстаннан 200гә якын кеше катнашты.
Спортчыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.
— Бүген бик күп таныш йөзләр күрәм. Безнең шәһәрнекеләр белән бергә Башкортстанның башка шәһәр-районнарыннан, күрше республикадан килгән спортчылар ярышларның даими катнашучыларына әверелүе куанычлы. Бүгенге чараны чиксез мөмкинлекләр ярышлары дип атар идем, чөнки сез үзегезнең ихтыяр көчегез, рух ныклыгыгыз белән башкаларга үрнәк булып торасыз, — диде ул.
Октябрь Рәис улы, «Бердәм Русия»нең урындагы бүлекчәсе сәркатибе буларак, ярышларның иң өлкән катнашучысы — 93 яшьлек Миңнегаян Галиевага актив тормыш рәвеше алып барганы өчен партиянең Рәхмәт хатын тапшырды.
Баш хөкемдар Альберт Хөснияров ярышларның тәртибен аңлатып үткәннән соң старт бирелде. Спортчылар һәркем үзенә тәгаенләнгән ярыш төрендә көч сынарга таралышты. Бәйге дартс, пауэрлифтинг, сиртмәле арбаларда узышу, йөзү һәм башка төрләрдә оештырылды. «Эврика» клубы әгъзалары, әкият геройлары булып киенгән «Радуйся» волонтерлар театры артистлары катнашучыларга көч-куәт биреп, дәртләндереп торды. Ирекмәннәр отряды ярышларны күзәтеп, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булды, шулай ук алар ярдәме белән сиртмәле арбада хәрәкәтләнүче спортчылар ярышка килү мөмкинлегенә иреште.
Ярышларны читтән күзәткәндә әлеге спортчыларның инвалид булуын онытасың. Аларның дәртләнеп чыгыш ясауларын, ирешкән нәтиҗәләренә чын күңелдән сөенүләрен сүз белән генә тасвирлап бетерерлек түгел. Язмыш сынауларын җиңә-җиңә алга баруларына, башка кешеләр кебек актив тормыш алып барырга омтылуларына сокланмый мөмкин түгел. Катнашучылар ял иткән арада алар белән әңгәмәләшеп тә алдык. Коляскада хәрәкәтләнүче Алена Лаур һәм Ольга Селюкова бәйгедә беренче тапкыр катнаша.
— «Бәйләнештә» социаль челтәрендә инвалидлар җәмгыяте рәисе Татьяна Борисовна белән танышып, аралашып киттек. Ярышларга аның чакыруы буенча килдем. Моңа кадәр гел үз дөньяма гына бикләнеп утырдым, әмма күпме өйдә ятарга була, үземне кеше арасына чыгарга, аралашырга кирәклегенә күндердем. Биредә бик күңелле булуына инандым, үземә яңа танышлар таптым, — ди Алена Анатольевна.
— Мин дә ярышлар белән бик канәгатьмен. Электән үк җәмгыять белән элемтәдә торсам да, быел, ниһаять, бәйгедә көч сынарга җөрьәт иттем. Килгәнемә бер дә үкенмим, киләсе елда да катнашырга телим, — ди Ольга Сергеевна.
Ярышларның даими катнашучысы Кандра инвалидлар җәмгыяте командасы быел да бердәм җыелып килгән.
— 16 кешелек команда белән килдек. Ярышлар оештырылганнан башлап катнашабыз. Инвалидларның республика спартакиадасында да даими чыгыш ясыйбыз, ел да бүләкле урыннар яулыйбыз. Үзебездә дә төрле чаралар үткәреп торабыз. Тиздән Кандрада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сабантуй оештырырга җыенабыз, республиканың башка район-шәһәрләреннән дә 300гә якын кунак киләчәк. Кызганычка каршы, инвалид балалар саны елдан-ел арта тора. Алар аерым игътибарга мохтаҗ. Сабантуйда балаларга рәхәтләнеп аралашырга, күңел ачарга мөмкинлек бирелә, алар өчен уен-бәйгеләр, концерт оештырабыз, Кандракүл буйлап экскурсия үткәрәбез, тәм-томнар белән сыйлыйбыз, — дип сөйләде җәмгыять рәисе Зөфәр Садыйков.
Спорт ягыннан тыш, иҗади сәләтләре белән дә таң калдырды чара сәбәпчеләре. Жюри нәтиҗәләргә йомгак ясаган арада алар җыелган халык карамагына концерт тәкъдим итте. Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Янош Беляков һәм Александра Устинова, инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Сергей Богомолов башкаруындагы җырларны тамашачылар яратып кабул ите. Оешма рәисе Т. Кетько да аларга теләктәшлек күрсәтеп үзенең җырларын бүләк итте. Моннан тыш, җәмгыять әгъзалары «Ачык йөрәкләр» бию төркемен дә булдырган. Бу көнне алар тәүге тапкыр чыгыш ясады. Төркемгә кушылып, бөтен катнашучылар зал уртасына чыгып биеде, күңел ачты. Аларның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез булуына янә бер кат инандык.
Ниһаять, ярыш нәтиҗәләрен игълан итү вакыты да җитте. Әлбәттә, мондый ярышларда җиңелүчеләр юк. Анда катнашу гына күбесе өчен үзе зур җиңү иде. Әмма ярыш булгач, аның җиңүчеләре дә була. Чемпионнар түбәндәгечә билгеләнде.
Пауэрлифтингта Чишмәдән Фәнис Байбурин һәм Светлана Сапожникова беренче булды. Дартста иң мәргәннәр булып Сергей Арефьев (Кандра), Ирина Казакова (Октябрьский) танылды. Йөзүдә Данил Воронин (Туймазы), Рамазан Хөснетдинов (Октябрьский), Илмир Вәлиуллин (Октябрьский), Динар Хәлимов (Кандра), Оксана Пушкарева (Октябрьский), Юлия Хәйруллина (Октябрьский), Альбина Курмаева (Бәләбәй), Ирина Казакова (Октябрьский) үз төркемнәрендә иң яхшылар булды. Сыгылмалык буенча тестта Алексей Шепелев (Бәләбәй), Татьяна Сергеева (Октябрьский) беренче урын яулады. Үзйөрешле арбаларда узышта октябрьскийлылар Юрий Макаров һәм Әлфия Распутнаяга тиңнәр булмады. Кул идарәсендәгеләрдә Дамир Хәсәнов (Октябрьский) һәм Светлана Сапожникова җиңү баскычының иң югарысына күтәрелде. Җиңүчеләргә мактау грамоталары, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Ярышларны башлап җибәрүче Марина Ермолаева да Рәхмәт хатына лаек булды. Моннан тыш, «Мең велосипедчы көне» фестивалендә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Бәйрәм ахырына якынлашты. Әмма катнашучылар таралышырга ашыкмады. Истәлеккә фотога төштеләр, уй-кичерешләре белән уртаклаштылар, тагын да очрашырга вәгъдәләштеләр. Әйе, киләсе елгы ярышларда да күрешеп, көч сынашып, онытылмаслык тәэссоратлар алырга насыйп булсын.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотолары


Читайте нас: